Рөстәм Зарипов (1956)

композитор

Бу композитор турында мәкалә, язучы Рөстәм Зарипов турында моннан укыгыз

Рөстәм Зарипов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рөстәм Фәрит улы Зарипов

Туу көне

1956(1956)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

1979 — х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор, дирижер, педагог

Жанрлар

классика

Коллективлар

ТДФ
КДМИ
КДК
КДВМА
ТДОһБТ

Бүләкләр
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - 2003
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Рөстәм Зарипов, Рөстәм Фәрит улы Зарипов (1956 елда туган) — композитор һәм дирижер, педагог, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы, Казан дәүләт ветеринария академиясенең мәдәни-тәрбия эшләре буенча проректоры (2006 елдан), ССРБ, РФ һәм ТР Композиторлар берлекләре әгъзасы (1991 елдан), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Сәйяр» ВИАсы (1970-1984)

Югары һөнәри белем алган: Казан дәүләт консерваториясенең 1979 елда дирижер-хор факультетын, 1987 елда теоретик – композиторлык факультетын тәмамлый.

1975—1977 елларда — КХТИның «Садко» ВИАсы, 1979–1980 елларда — «Тасма» берләшмәсенең «Альтаир» ВИАсы («Кышкы эстрада» республика фестивале җиңүчесе), 1981–1983 елларда — «Сәйяр» ВИАсы[1], «Радиоприбор» заводының джаз-оркестры белән җитәкчелек итә.

1982—1984 елларда — Татар дәүләт филармониясенең Римма Ибраһимова катнашкан эстрада төркеменең сәнгать җитәкчесе.

Казан дәүләт мәдәният институтының академик хоры, Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе хоры, Татар дәүләт опера һәм балет театры хоры, оркестры һәм солистлары белән, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына дирижерлык итә.

Иҗаты үзгәртү

Опера, 2 симфония, оратория, поэмалар, кантаталар, күп кенә камера-инструменталь, хор өчен һәм вокаль әсәрләр, татар, башкорт, рус һәм башка халык җырлары һәм төрле хор составлары өчен көйләр эшкәртмәләре, транскрипцияләр, аранжировка, оркестровка, инструменталь ансамбльләр һәм оркестрларның төрле составлары өчен әсәрләр авторы, шул исәптән «Табигать кочагында» ораториясе, «Нәби Дәүли истәлегенә» һәм «Башкорт триптихы» симфонияләре, өч кантата, «Йа, Рәсүлем» хор поэмасы, камера-инструменталь музыка, acapella катнаш хоры өчен «Шам-Шәриф» концерт-поэмалары, 100гә якын җыр һәм романслар авторы.

Г. Камал исемендәге Татар академия драма театры («Ат карагы»), В. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры («Трубадур һәм аның дуслары»), Чаллы дәүләт татар драма театры («Каравыл») һәм башка театрларның спектакльләренә музыка язган.

КДВМА эшләү белән беррәттән композитор һәм дирижер булып кала, музыка яза һәм хор, эстрада-симфоник оркестр өчен аранжировка ясый, Татарстан һәм Украинаның дәүләт эстрада-симфоник оркестрлары, Башкорт хор капелласы(башк.) коллективлары белән чыгыш ясый.

Педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә: гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләрендә музыка дәресләре өчен татар һәм рус телләрендә 4 җыентык әзерләгән. Бу — «Мәгариф» нәшрияты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР укытучыларны камилләштерү институты проекты. Башлангыч сыйныфлар өчен ноталар грамотасын, музыкаль законнарны, дөнья һәм татар музыкасы тарихын, композиторларның биографияләрен өйрәнү өчен «Әлифба», хрестоматияләр – әсәрләр җыентыклары әзерләүдә катнашкан.

Р. Ф. Зариповның әсәрләре Швеция, Финляндия, Польша, Төркия һәм башка күп кенә чит илләрдә башкарыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Разил Вәлиев. «Сайяр» наших дней. 2017 елның 7 март көнендә архивланган. rt-online.ru, 02.04.2004(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү