Рәлис Уразгулов

Уразгулов Рәлис Ришат улы (10 гыйнвар 1965 ел) — башкорт журналисты, язучы, Русиянең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар (1993) һәм Язучылар берлекләре (2002) әгъзасы, Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (1995).

Рәлис Уразгулов
Туган 10 гыйнвар 1965(1965-01-10) (56 яшь)
Кырмыскалы районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлегеҮзгәртү

Рәлис Ришат улы Уразгулов 1965 елның 10 гыйнварында Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Иске Муса авылында туган. 1996 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

ИҗатыҮзгәртү

Рәлис Уразгулов үзен үткер сүзле һәм төп фикерле журналист итеп танытты. Республика һәм илебез яшьләренең көнүзәк проблемаларына багышланган темаларга язылган һәм «Яшьлек» газетасында басылган публицистик материаллары һәм очерклары өчен ул 1995 елда Башкортстан Журналистлар берлегенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиягә лаек булды.

Республиканың төп иҗтимагый-сәяси гәзите «Башкортстан»ның хезмәткәре буларак, тәҗрибәле журналист икътисад, авыл хуҗалыгы, экология һәм башка халыкны борчыган темаларга язуын дәвам итә.

Тормыш тәҗрибәсе һәм бай материаллары Рәлис Уразгуловны әдәби иҗатка алып килә. Аның «Тәмуг юлы» исемле тәүге хикәясе 2000 елда нәшер ителгән «Ярдагы ташлар» коллектив җыентыкта дөнья күрә. Ә 2004 елда яшь язучы «Бормалы язмышлар» дип аталган үзенең хикәяләр җыентыгын чыгара. 2008 елда басылган «Ачлык» романы әдипнең зур күләмле тәүге әсәре булды, һәм аны төрле буын китап укучылары бик җылы кабул итте. Гәзит-журнал битләрендә Рәлис Уразгуловның иҗат җимеше турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре тарафыннан уңай фикер әйтелде. Мәсәлән, башкорт тел белгече, филология фәннәре докторы Гали Сәетбатталов әдипнең әсәрләре турында үзенең күп томлы «Башкорт теле» дип исемләнгән монографик хезмәтендә түбәндәгеләрне яза: «Рәис Уразгулов узган ХХ гасырның сиксәненче елларында журналистикага, әдәбиятка килде. Ул халыкның җанлы сөйләү телен дә, башкорт әдәби телен дә яхшы белә. Язучы иҗат процесында ана теленең төп сүзлек фондын да, составын да, тасвирлау-сурәтләү чараларын да оста куллана». Галим билгеләвенчә, автор халыкның җанлы сөйләү стилен дә игътибардан читтә калдырмый. Әсәрләр теленең морфологик үзенчәлекләре аның иҗат процессында башкорт теленең сүз төркемнәрен үзенең максатына ярашлы рәвештә файдалануын күрсәтә. Язучының әсәрләрен төрле морфологик берәмлекләр бизәп тора. Гади сөйләм синтаксисы Рәлис Уразгуловның сүз остасы булуын дәлилли.

Бик күп каләмдәшләреннән аермалы рәвештә, язучы сәнгатьчә иҗат процессында кереш сөйләмне оста куллана. Ул шулай ук хәзерге башкорт әдәби телендә билгеле булган ундүрт төрле иярчен сөйләмнең алты формасын, өйрәнелгән биш төрле катлаулы синтаксик конструкцияләрнең өчесен бик уңышлы файдалана.

Шулай итеп, фән докторы, язучының романы һәм хикәяләре телен фәнни күзлектән төпле итеп тикшергәннән соң, «Рәлис Уразгуловның әсәрләре башкорт әдәбиятын, публицистикасын һәм әдәби телебезне үстерүдә зур роль уйный» дип автор өчен кадерле булган уңай нәтиҗә ясый.

Бүгенге көндә журналист—язучы Рәис Уразгулов матбугаттагы көндәлек хезмәте белән беррәттән яңа проза әсәрләре өстендә эшли.

ӘсәрләреҮзгәртү

  • Тәмуг юлы: Хикәя. — «Яр ташлар» (коллектив җыелма). — Уфа: Китап, 2000. — бит.
  • Бормалы язмышлар: Хикәяләр. — Уфа: Китап, 2004. — бит.
  • Ачлык: Роман. — Уфа: Китап, 2008. — бит.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү

Язучы һәм аның әсәрләре турындаҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 29 декабрь 2016)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)

СылтамаларҮзгәртү