Рәис Хәннанов

җырчы, мәдәният оештыручы, үзешчән композитор. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)

Рәис Хәннанов, Рәис Җамалетдин (Ямалетдин[2]) улы Хәннанов (Ханнанов[2]), псевдонимы Бату Гыйниятов[2] (1956 елның 6 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Яңа Шаһ) — җырчы, мәдәниятне оештыручы, үзешчән композитор. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)[3]. 700 дән артык җырга көй язган [2].

Рәис Хәннанов
Туган телдә исем Рәис Җамалетдин улы Хәннанов
Туган 6 март 1956(1956-03-06) (68 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Яңа Шаһ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Чиләбе дәүләт мәдәният институты[d][1]
Һөнәре композитор, җырчы
Җефет Тәнзилә
Балалар уллары Ленар, Роберт
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)

Биографиясе үзгәртү

Рәис Җамалетдин улы 1956 елның 6 мартында Ярмәкәй районының Яңа Шаһ авылында туа[4]. Әтисе Ямалетдин тимер юлда эшләгән, җырчы һәм гармунчы булган. Әнисе шигырьләр иҗат иткән. Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт республика мәдәният техникумының хор-дирижерлык бүлеген (1976), Чиләбе дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту эшләре факультетын (1986) тәмамлый[3]. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Ярмәкәй район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге автоклуб мөдире булып башлый[3]. 19791988 елларда — район мәдәният сарае директоры, 19882008 елларда — район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, 2009 елдан — муниципаль район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге баш белгече[5].

Ярмәкәйдә даими составлы гармунчылар ансамблен җитәкли.

Казаныш үзгәртү

Композитор буларак татар һәм башкорт эстрадасында 1980-елларда ук таныла. Халык күңелен яулаган 700 дән артык җырга көй язган. Рәис Хәннановка 19801990-еллар уртасында «Ярмәкәйнең чишмәләре», «Уфтанма», «Килә ява бер болыт», «Катаржан юлы», «Озак торды атым, чапмады» һ. б. җырлар үзешчән һәм популяр профессиональ җырчылар башкаруында киң танылу алып килгән: Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов Радик Юлъякшин («Уфтанма»), Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин («Озак торды атым, чапмады»), Ришат Төхвәтуллин («Тыңлачы, сандугач»), һ. б. 3 җыр җыентыгы дөнья күргән, 8 аудиотасма, 2 компакт-диск чыгарылган.

Бүләкләр үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Тәнзилә, Ырынбур ягыннан, Стәрлетамак мәдәният училищесында театр бүлегендә укыган. Башкортстанның «Ак калфак» оешмасын җитәкли. Ике бала үстергәннәр: олы уллары Ленар Пенсия фондында эшли, музыкант, алып баручы, тамада; кече уллары Роберт ― икътисадчы [2].

Әдәбият үзгәртү

  • Эльвира Мозаффарова. «Тыңлачы, сандугач» ун ел сүзсез ятты». «Ирек мәйданы», 2022 ел, 14 апрель, № 14, 8нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://ermekeevsky-raion.ru/rais-yamalutdinovich-xannanov/
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Эльвира Мозаффарова. «Тыңлачы, сандугач» ун ел сүзсез ятты». «Ирек мәйданы», 2022 ел, 14 апрель, № 14, 8нче бит.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Сайт-энциклопедия Ермекеевского района 2018 елның 6 октябрь көнендә архивланган.: Раис Ямалутдинович Хәннанов 2018 елның 20 октябрь көнендә архивланган.
  4. Земля Ермекеевская… (Под ред. В.Я. Бабенко).- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 1999.- 336 с., илл.- ISBN 5-85051-137-7
  5. Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан.- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010.- 200 с., илл.- ISBN 878-5-85051-504-1.