Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Роман Аркадиевич Абрамович, Чукотка автономияле округының экс-губернаторы, эшкуар, Forbes мәгълүматлары буенча Россиядә байлык буенча икенче кеше, аның муллыгы берничә миллиард доллар билгеләнә.

Роман Абрамович
Туган телдә исем Абрамович Роман Аркадий улы
Туган 24 октябрь 1966(1966-10-24) (57 яшь)
Сарытау
Яшәгән урын Лондон, Бөекбритания[1]
Мәскәү, Россия[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
 Исраил[3]
 Португалия[4]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт юридик университеты һәм Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре эшкуар
Җефет Беренче хатыны: Абрамович Ольга Юрьевна
Икенче хатыны: Ирина Маландина
Балалар Дүрт баласы бар: улы Аркадий, кызлары Аня, Соня һәм Арина.
Ата-ана

 Роман Абрамович Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

1966 елның 24 октябрендә Сарытау шәһәрендә туа. Анасы Ирина Васильевна, Сарытау чыгышы белән, Сыктывкарда яши һәм Роман 1,5 яшьле булганда үлә. Атасы аркадий Нахимович Сыктывкар совнархозында эшли һәм Роман 4 яшьле булганда төзелештә булган авария нәтиҗәсендә һәлак була. Ятим Романны атасының бертуганы Лейба Нахимович үз гаиләсенә ала. Романның яшүсмер чагы Коми Республикасында үтә. 1983 елда Роман Абрамович 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлый, Индустриаль институтына укырга керә, ике курс укырга җитешә, институтны бетергмәгән Абрамовичны Совет Армиясенә алалар. Армиядә Абрамовичка аның спорт белән мавыгу булыша. Ул футбол командасын нигезли, аның булышы белән хәрби бүлектә үзешчән сәнгать барлыкка килә.

Армиядән соң Абрамович бер Мәскәү институтына керә, аны тәмамламый. Шундый ук вакытта "Уют" ("Ямь") кооперативын оештыра, бу кооперативда полимерлардан уенчыклар ясылар. Соңрак, кооператив буенча хезмәттәшләр "Сибнефть"нең җитәкчелек буыны булып киләчәкләр.

1992 елның 19 июнендә Роман Абрамович Ухта нефть эшкәртә торган заводтан 4 миллион сум бәясенә дизель ягулык белән 55 вагун урлау (ст. 90 УПК РФ) дигән шик астында булып Мәскәүдә кулга алына. Җинаять эше Мәскәү ГУВД татарафыннан 9 июньдә башлап җибәрелә. Ухта "НЭ-С+С" гәзите язганча "1992 февралендә Ухтадан Мәскәүгә 55 цистерналы пуез (3,5 мең дизель ягулык) килеп җитте. Берничә көннән соң пуез Калиниград өлкәсенә чыгып китте, ләкин юлда эзсез югалды. Ачыкланганча, пуез Латвиягә чыкты. Ягулык Ухта заводтан җибәрелгән, ә алучы "АВЭКС-Коми" урынына Мәскәү "АВК" ширкәте (гендиректор Роман Абрамович җитәкчелегендә) булып чыкты".

Искә төшерәбез, башта "АВЭКС-Коми" завод белән килешүне танмады. Шулай итеп, дәүләткә зыян юк, димәк гаеплеләр дә юк: 1992 1 декабрендә җинаять эше җинаять асылы булмавы сәбәпле бетерелә".

1993 елда Роман Абрамович коммерция эшчәнлеген тәмамлый, Ноябрьск шәһәренең нефть сата. Шундый ук вакытта Абрамович Кариб утырауларында Борис Березовский белән таныша. Анда алар Альфа-банк җитәкчеләре Пётр Авен белән Михаил Фридман чакыруы нәтиҗәсендә булалар. Борис Березовский белән уртак паенда Абрамович Гибралтарда регистрацияләнгән оффшор Runicom Ltd ширкәтен һәм Көнбатыш Аурупада регистрацияләнгән биш бүлендек ширкәтләр барлыкка китерә. 1993-1996 елларда Роман Абрамович швейцар Runicom S.A.-ның Мәскәү вәкиллеген җитәкли. 1995-1996 елларда Абрамович "Сибнефть" ААҖ акцияләрне сатып алу өчен берничә ширкәт оештыра. "Сибнефть" акцияларның 51%лы дәүләт пакетын сату бәйгесендә Абрамовичның ширкәтләре җиңәләр. 1996-2000 елларда – "Сибнефть" ААҖнең директорлар шурасының әгъзасы.

1999 елның 9 декабрендә Чукотка бермандатлы 223нче сайлау округында Дәүләт Думасына сайлауларда җиңә. Думада һичнинди фракөиясенә дә керми. 2000нән Думаның Төньяк вә Ерак Көнчыгыш Мәсьәләре буенча комитеты әгъзасы. 2000 елның 24 декабрендә Чукотка автоном округының губернаторы булып сайлана.

2001 елның 29 маенда Генераль Прокуратурасына сорау алу өчен чакырыла. Сорау алу "Сибнефть" җитәкчелегенә каршы җинаять эшләре буенча үткәрелә.

2003 елның апреле азагында Роман Абрамовичның "Сибнефть" белән Михаил Ходорковскийның ЮКОС "ЮкосСибнефть" компаниясенә кушуга әзерләү турында хәбәр итәләр. Хакимият бу планнарны боза.

2003 июлендә Роман Абрамович Лондондагы "Chelsea" футбол клубының акцияләрнең контроль пакетын сатып ала.

Абрамович капиталы үзгәртү

Абрамович куларкадашлар белән Бөекбританиядә регистрацияләнгән "Millhouse Capital" һолдиңгы аша "Сибнефть"нең 80%ка, "Русский Аллюминий"нең ("РусАл") 50%ка, "Аэрофлот"ның 26%ка ия була. Арадашчылар аша "Абрамович һолдингы"на төрле Россия регионнарында электростанцияләр, йөк һәм җиңел машиналар, автобуслар заводлары, кәгазь комбинатлары, банклар һәм иминия компанияләр керәләр. Бу капиталга Россия тышкы тулаем продуктыннан 3-4% туры килә.

"Forbes" журналы 2001 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң байлардан икенчесе, 2002 елда аның муллыгы $3 миллиар, 2002 ул да икенчесе, ләкин муллыгы $5,7 миллиард. "EuroBusiness" журналы язганча, 2002 елда Абрамович 3,3 € капиталына ия була. 2005нченең мартында Роман Абрамович Бөекбританиядә иң бай кеше ("The Mail of Sunday"). Басманың аналитикларча, Абрамович муллыгы 7,2 миллиард фунд стерлинг. Абрамович 2003 елның лидерын Һанс Раусинг һәм Вестминстер герцогын төшереп калдырды. Белегечләр фикеренчә Чукотка губернаторы муллыгы Елизавета II муллыгыннан 7 тапкыр арттыра.

Лобби үзгәртү

Борис Ельцин президентлыгы чорында Роман Абрамович иң йогынтылы олигархларда бесрсе булды. Масс-медиада публикацияләр фикеренчә Абрамович баш вә иң агрессив "Семья"ның идеологы булды. Компартияне тыелу я Думаны куып тарату фикерләренең авторы була имештер. Ленинны күмү һәм ризасызлык демонстрацияләрен армия белән куып тарату идеясының авторы имештер.

Борис Березовскийдан аермалы буларак Владимир Путинның хакимгә килүдән соң Абрамович үз йогытнылыгын югалтмады.

Планнар үзгәртү

Төсле металлургия үзгәртү

Роман Абрамович белән куларкадашы Олег Дерипаска чит ил (нигездә Африкада һәм Һиндстанда) әлүмин һәм глинозем компанияләрен йоту белән кызыксыналар.

Чукотка үзгәртү

Нигә Абрамович Чукотка губернаторы булып китте соң? Моның берничә версиясе фаразлана. Сәяси сәбәпләре дә, икътисадый ягы да бар дип санала. Чукотка да табигый газ белән нефть ятмалары бар, имеш. Анадырь култыгында эзләү эшләре үткәрәләр. "Стройтрансгаз", "Сибнефть-Чукотка" белән берлектә, Чукотка ярымутыравында Западно-Озерное ятмасын округ башкаласы Анадырь белән тоташтыручы газүткәргеч төзелгән. Биредәге газ запаслары 90 елга җитәчәк дип санала. Газүткәргечнең озынлыгы 110 км, төзелеш бәясе $100 миллион. Акчаны губернатор үзе керткән. 2002 елда Чукотка хакимияте Канаданың "Bema Gold" ширкәтенә "Купол" алтын-көмеш ятмасының 75 процентлык өлешен сатты. Бу Чукоткага Көнбатыш инвесторларының беренче кертеме булды. Чукотка байлыгыннан Абрамовичны биоресурслар кызыксындыра ала. Үз флоты булмаса да, Чукотка үз балык квоталарын үзе сатып торды. Абрамович сайланудан соң бер балык заводы инде төзелгән, тагын ике озакламый төзеп бетерәләр, ихтимал. Соралган льготалар бирелгән булса, "Сибнефть" экспорт квоталарына ия булыр, ә Чукотка портлары порто-франко статусы алган булыр иде.

Мәскәү нефть эшкәртү заводы үзгәртү

Мәскәүнең бензин базарын монополияләштерүгә омтылучы "Сибнефть" Мәскәү нефть эшкәртү заводына чимал йөкләү контрактына имза куйды, үз ягулык салу станцияләре челтәрен арттыра.

Славнефть үзгәртү

2002 елда "Сибнефть" "ТНК" белән берлегендә "Славнефть" 74,95% акция сатып алды. Хәзерге көнгә "Сибнефть" "Славнефть”не тулысынча сатып алуны, йә бүлгәләүне планлаштыра.

Шәхси тормыш үзгәртү

Беренче хатыны – Абрамович Ольга Юрьевна, Әстерхан чыгышы белән. Икенче хатыны – Ирина Маландина. Дүрт баласы: улы Аркадий, кызлары Аня, Соня һәм Арина. Өченче хатыны — Дарья Жукова, аңардан балалары — улы Арон Александр һәм кызы Лея. Өчесе белән дә аерылышкан.


  1. https://www.bloomberg.com/news/articles/2022-08-09/roman-abramovich-s-london-empire-unravels-as-sanctions-hit-chelsea-fc-mansions
  2. English Wikipedia community Wikipedia — 2001.
  3. https://www.theguardian.com/world/2018/may/28/roman-abramovich-granted-israeli-citizenship-tel-aviv-chelsea
  4. https://www.publico.pt/2021/12/18/desporto/investigacao/roman-abramovich-cidadao-portugues-desde-abril-1989109
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Geni — 2006.