Рангазар мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Рангазар, Сарман районы, Татарстан, Россия)

Рангазар мәчете, «Ислам нуры» мәчете (рус. Мечеть «Ислам нуры» в деревне Рангазар Сармановского района) ― Татарстанның Сарман районы Рангазар авыл җирлеге[d] үзәге[1] Рангазар авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. Районда иң беренчеләрдән булып, 1990 елда ачылган мәчет[2].

Мәчет
Рангазар мәчете
«Ислам нуры»
Ил Россия
авыл 423359 Татарстан, Сарман районы, Рангазар
Координатлары N 55° 13' 7.3848" E 52° 45' 39.5748"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1989
Төзелеш еллары 19891990 еллар
Төп даталар:
1990 (ачылу)
Халәте гамәлдә

1872 елдан да соңга калмыйча нигезләнгән, Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла волостена караган Рангазар (Алан Газар) зур авыл булганлыктан, 3 мәхәлләгә бүленгән булган, һәр мәхәлләнең үз мәчете булган, мәхәлләләр белән аерым мулла һәм мөәзиннәр җитәкчелек иткән. Хәзерге Үзәк урамны ― беренче мәхәллә, Әлмәт ягындагы урамны ― икенче мәхәллә, кечкенә урамны өченче мәхәллә дип атаганнар[3].

Җиһанша Мадияр улы указлы мулла, 1816 елдан Мифтахетдин Җиһанша улы азанчы, 1829 елдан Сәгъдетдин Җиһанша улы имам, мөгаллим; 1849 елдан Зәйнулла Нәдерша улы имам-хатыйп һәм мөгаллим булулары мәгълүм. 1870 ел мәгълүматларына караганда, биредә мәчет, мәктәп булган[4], 1906 елда ике мәчет, мәдрәсә эшләгән[5].

Рангазар авылының беренче мәхәллә мәчетенең яңа бинасы 1891 елда төзелгән (хәзерге клуб урынында). 1891 елдан Шәрәфетдин Сәгъдетдин улы Бохарин (1844―1918) имам һәм мөдәррис, 1896 елдан Хәбибрахман Галиулла улы Габидуллин азанчы һәм мөгаллим, 1906 елдан Әхмәтхарис Шәрәфетдин улы (1875 елгы) хатыйп, Шакирҗан Раббани улы (1881 елгы) азанчы булганнар.

1895 елда икенче җәмигъ мәчетен төзүгә Мәхкәмәи шәргыядан рөхсәт алынган (икенче мәхәллә өчен хәзерге Мөдәрисов Вәзир планында мәчет салганнар). 1899 елдан Талибетдин Хәйретдин улы (1869―1921) хатыйп, 1915 елдан Гамирҗан Раббани улы (1922 елда вафат) имам, Нуриәхмәт Габделкәбир улы (1881 елгы) 1897 елдан азанчы, 1924 елдан имам булулары мәгълүм[2].

1914 елда өченче җәмигъ мәчетен төзүгә Мәхкәмәи шәргыядан рөхсәт алынган (өченче мәхәллә өчен хәзерге Сафин Мотыйгулла планында мәчет салганнар). 1921 елдан Әхмәтшакир Хөсәен улы (1880 елгы) имам, Фәхразый Раббани улы (1885 елгы) азанчы; Харис Бохарин (1875 елгы), Мөбарәкхан Хәсән улы Бохарин (1877―1931) мулла булганнар. Авыл халкы шушы 3 мәчеткә йөреп гыйбәдәт кылган[6].

Икенче җәмигъ мәчетен 1939 елда ябып, бинасын балалар яслесе итеп файдалануга тапшырганнар[7][2].

Рангазар авылыннан 4 дин әһеле хөкем ителгән. 1931 елның апрель аенда Мөбарәкхан (Мөбарахман) Хәсән улы Бохарин (1877―1931) кулга алынган, июль аенда 5 елга концлагерьга җибәрүгә хөкем ителгән, Алабугада вафат булган. 1931 елның май аенда Харис Бохарин (1875 елгы) кулга алынган, үлем җәзасы 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрү белән алыштырылган. 1931 елның июль аенда Хәсәнов Шакир Хөсәен улы (1878 елгы) кулга алынган. «Колхозга каршы агитация, ашлык хәзерләүне өзү»дә гаепләнеп, 8 елга концлагерьга җибәрелгән. 1937 елда «Совет властена, даһи адресына яла ягу»да гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителгән. 1938 елның 11 гыйнварында Алабугада үтерелгән. 1932 елның февраль аенда Фәхразый Раббаниев (1885 елгы) кулга алынган, «Колхозга каршы агитация»дә гаепләнеп, 5 елга концлагерьга җибәрүгә хөкем ителгән[2].

Рангазарда туган Мөхтәр Нәҗип улы Нәҗипов (1937―2016), 37 ел Кузбасс шахталарында эшләп лаеклы ялга чыккач, Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә 1996 елда ачылган «Рамазан» мәчетендә[8] имам вазыйфасын үтәгән, Кузбасс имамнары арасында иманлы, гыйлемле, хөрмәтле, үз сүзен әйтә белүче дин әһеле булган[2].

Яңа заман

үзгәртү

1990 елда, районда иң беренчеләрдән булып, Рангазарда яңа мәчет ачыла. Төзелешнең башында Гариповлар гаиләсе торган, иганә акчасына төзелгән[9].

Тасвирлама

үзгәртү

Рангазар елгасы яры буенда, авыл уртасында салынган, 60―70 кеше сыйдырышлы мәчет бер катлы, кирпеч белән тышланган бинада урнашкан. Манарасы түбәсендә. Бина электр белән җылытыла, тәһарәтханәсе бар[2].

Ачылганнан бирле (1990 елдан) имам вазыйфасын Кәраметдин хәзрәт Сираев, Әхәт хәзрәт Ганиев, Мөхәммәтдин хәзрәт Сәрвәров (1932 елгы) алып барган, хәзерге имам – Рәүф Кәрами улы Кәрамиев[2].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Рангазар. О поселении. sarmanovo.tatarstan.ru
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 62нче бит
  3. Туган авылым Рангазар
  4. Рангазар (Алан Газар). Институт Татарской Энциклопедии
  5. Рангазарово. Альмет-Муллинская волость. Генеалогический форум ВГД(рус.)
  6. Рангазар авыл җирлеге. Җирлек турында. Сарман муниципаль районы, 9.02.2021
  7. Рангазар. Татарская энциклопедия TATARICA
  8. Мусульманская организация Махалля-Рамазан г. Прокопьевска. татарыкузбасса.рф
  9. Яңа мәчет. 1990 ел. Туган авылым Рангазар

Әдәбият

үзгәртү
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү