Радик Шәрәфиев
Бу мәкалә, мөгаен, автобиографиктыр
Радик Шәрәфиев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Радик Рашат улы Шәрәфиев |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2017 (җырчы) — х. в.Алсу-Азат Фазлыевлар (гитара) — 2018—2020 Duslar (солист) — 2020 Казан Егетләре (солист) — 2020—2022 Фирдус Тямаев (гитара) — 2023 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы, үзешчән композитор |
Кораллар | |
Жанрлар | |
Коллективлар |
Алсу-Азат Фазлыевлар төркеме Duslar төркеме Казан егетләре төркеме Фирдус Тямаев төркеме |
Лейбллар |
SHARAFIEV |
Радик Шәрәфиев |
Радик Шәрәфиев, Радик Рашат улы Шәрәфиев (1999 елның 20 ноябре, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә) — популяр эстрада җырчысы, автор-башкаручы, популяр җырлар язучы, үзешчән композитор. Татар һәм рус телләрендә җырлар башкара.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1999 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туган. Әтисе Рашат — шофёр булып, әнисе Алсу — тәрбияче булып эшли. Бертуган абыйсы, Айрат — Таттелком да эшли.
Радик кечкенәдән бик актив була. Сәнгатьне, спортны бик ярата башлый. Әнисе (Алсу) Радикны төрле бәйгеләргә йөртә башлый. Бәйгеләр аша Радикны Әтнә дәүләт драма театрына Туфан Миңнуллинның Мулла исемле спектакленә Ильдар ролен уйнарга чакыралар. 2014 елда Радик Созвездие-Йолдызлык фестивалендә Пирамида концертлар залында II нче урынга лаек була. Марат Фәйрушин репертуарындагы «Әнкәй мине таңда уят әле» җыры белән күп кешеләрнең күңеленә үтеп керә. 2014 ел ахырында Радикның тавышы үзгәрә (мутация голоса) башлый. Бер елдан артык Радик җырламаска тырыша. Соңрак әкренләп яңа тавышына да күнегә.
Казан дәүләт мәдәният институтын этносәнгать бүлеген тәмамлаган. Икенче курстан Азат Фазлыев Алсу Фазлыева төркемендә электрогитарада уйный башлаган. Параллель рәвештә үзенең җырларын да иҗат итә. 2019 нчы елда беренче «Уйла мине» исемле альбомы дөнья күрә. Радик башка татар эстрада җырчылары белән дә хезмәттәшлек итә башлый. 2020 нчы елда Радик TMTV каналында «Яңа йолдыз I» проектында катнашып, финалист була. Шул елда «DUSLAR» исемле төркемгә чакырыла. Ә аннары күп тә үтми Радикны «Казан Егетләре» төркеменә чакыралар. 2022 нче елда «Яңа татар җыры II» конкурсында катнашып, «Эзлим сине» һәм «Бер җылы сүз» исемле җырлар махсус премияга лаек була. 2 ел егетләр төркемендә көч куйгач, ул Фирдүс Тямаев төркеменә электрогитарист буларак китә. Ул араларда Радик үзенә яңа имидж уйлап таба. Һәр чыгышта аны тамашачы башында ак повязка белән күрә башлый. Радик русча җырлар да иҗат итә, ягъни беренче «Самокат» исемле җыры күп кешеләрне битараф калдырмый. Аның иҗатын яшьләр генә түгел, балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә үз итә. Хәзерге көндә Радик үзенең җырларын язып, үз тамашачысына җиткерә, Фирдүс Тямаев төркемендә электрогитарада уйный һәм башка җырчыларга җырлар иҗат итә.
Иҗаты
үзгәртүҖырлары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Раяз Фасихов, Алмаз Мирзаянов, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев, Ришат Фәзлиәхмәтов, Ильдар Хәкимов, Айрат Сафин, Айдар Гәлимов, Гөлназ Батталова, Әбри Хәбриев, Резеда Әхмәтвәлиева, Ильшат Сафин, Рәфис Кәлимуллин һ. б. җырчыларның репертуарында бар.
Кайбер популяр җырлары: «Синең белән килә каласым», «Мин бәхетле», «Сагынмам», «Ярат», «Эзлэдем», «Ишет сүзләремне», «Бер җылы сүз», «Бер гомер арасы», «Урлап китәм», «Сиңа атап».
Альбомнары
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Радик Шарафиев. «Уйла мине», archived from the original on 2023-08-25, retrieved 2018-01-02
Сылтамалар
үзгәртү- «Казан егетләре»: перестановка слагаемых 2023 елның 25 август көнендә архивланган.
- «Барс Медиа» готовит звезд на средства от государства: если Зайнаб — мама, то Айдар — отец проекта?
- Финалисты шоу «Яңа йолдыз» спели с мэтрами татарской эстрады
- «Мин „Казан Егетләре“ төркеменнән киттем…»
- Радик Шәрәфиев: «Иҗат белән яшәргә кирәк»
- "Казан егетләре"ннән китеп, Тямайга урнашкан
- «МУНЧАДА ҖЫРЛАРГА ЯРАТАМ!»
- «Казан Егетләре»: «Артистлар арасында чын дуслык булмыйдыр»
- Радик Шәрәфиев «Казан егетләре» төркеменнән китеп, Фирдүс Тямаевка гитарист булып урнашкан(үле сылтама)
- Казан егетләре: «Һәр кызны үбәчәкбез!»
- «Яңа татар җыры»: кемгә ике премия, кемгә берәү дә юк…
- «Шигырь ошамый икән, аны Тукай язса да, көй килеп чыкмаячак»
- Ни өчен "Казан егетләре"нең составы үзгәреп тора?
- "Казан егетләре"ндә үзгәрешләр: «Ызгышуга урын юк»