Ришат Фазлыйәхмәтов

татар эстрадасы җырчысы

Ришат Фазлыйәхмәтов, Ришат Нур улы Фазлыйәхмәтов (1989 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, Мари АССР, Бәрәңге районы, Мазарбашы) ― татар эстрадасы җырчысы, Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе иясе (2023).

Ришат Фазлыйәхмәтов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ришат Нур улы Фазлыйәхмәтов

Туу көне

15 февраль 1989(1989-02-15) (35 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Мари АССР Бәрәңге районы, Мазарбашы

Эшчәнлек еллары

2010 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Барс-Медиа

Ришат Фазлиахметов

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 15 февралендә Мари АССР Бәрәңге районы Мазарбашы авылында туган. Әтисе Нур (2012 елда вафат) инженер-механик булып, әнисе Луиза (2014 елда вафат) аш-су остасы булып эшләгән. Бертуганнары Рифат (2006 елда вафат), Ринат, Рүзәл.

Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (укытучылары – Римма Ибраһимова, Кирам Сатиев). Икенче курстан Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлый башлаган. «Барс Медиа»га күчкән. Шул чорда «Ак шомырт та, ак сирин» (Р. Габделганиев көе hәм сүзләре) җыры [1] белән тамашачыга таныла. 2018 елда «Барс Медиа» компаниясе белән килешү тәмамлану сәбәпле, үзенең концерт төркемен булдырган. [2] [3]

Танылган җырлары үзгәртү

  • Ак шомырт та, ак сирень
  • Әле ярый, син очрадың
  • Сәлам әйтегезче, кошкайлар
  • Син кирәк
  • Әткәй
  • Яшәтәсе килә әниләрне
  • һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

  • Беренче никахы Гөлназдан улы Искәндәр. [6]
  • Икенче никахы Эльмира (Тәтишкә). [7]

Искәрмәләр үзгәртү