Равил Кузюров

(Равил Күзүров битеннән юнәлтелде)

Равил Афраим улы Кузюров (рус. Равиль Кузюров яки рус. Кузюров Равиль Афраимович, 1973 елның 9 гыйнвары, ТАССР, Аксубай) – 2018 елның 8 февраленнән ТР урман хуҗалыгы министры. 2013-2018 елларда ТР Нурлат районы башлыгы.

Равил Кузюров
Татарстан байрагы ТР урман хуҗалыгы министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 8 феврале
Аңа кадәр Алмас Нәзиров
Туган 9 гыйнвар 1973(1973-01-09) (51 яшь)
ТАССР, Аксубай районы, Аксубай
Белем Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елның 9 гыйнварында Татарстан АССР Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан штб) туган. «инженер-төзүче–технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен (2001) тәмамлаган[1]. «Дәүләт хезмәтендә идарә итү эшчәнлеген планлаштыру һәм оештыруның заманча ысуллары» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетында (2012), «Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсен үзгәртеп коруда файдалану» белгечлеге буенча Саклык банкының Корпоратив университетында (2016) укыган. 2015 елда Мәскәүнең «Сколково» идарә итү мәктәбендә һәм КФУда белемен күтәргән. 2015 елда Сингапурда һәм 2016 елда Австриядә стажировка үткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

1990-1991 елларда ДОСААФның Аксубай район комитеты инструкторы.

1991-1993 елларда хәрби хезмәттә.

1994 елда Әлмәттә «Востокмонтажгаз» трестының 5нче махсус идарәсе монтажнигы.

1995-2005 елларда шәхси эшмәкәр.

2006-2007 елларда Аксубай районы башкарма комитетының «Муниципаль заказ хезмәте» оешмасы генераль директоры.

2007 елда Аксубай районы башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге башлыгы.

2008-2010 елларда Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.

2010-2011 елларда ТР президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе.

2011-2013 елларда ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары.

2013-2018 елларда Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы.

2018 елның 8 февраленнән ТР урман хуҗалыгы министры[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике улы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү