Раббани Шәрипов

спортчы (милли көрәш)

Раббани Шәрипов, Раббани Шәрип улы Шәрипов (1935 елның 8 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чаллы районы, Торнаташ2023 елның 1 сентябре, РФ, ТР, Тукай районы, Иске Абдул) – спортчы (милли көрәш), милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. Милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997).

Раббани Шәрипов
Туган телдә исем Раббани Шәрип улы Шәрипов
Туган 8 октябрь 1935(1935-10-08)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы
Үлгән 1 сентябрь 2023(2023-09-01) (87 яшь)
РФ, ТР, Тукай районы, Иске Абдул
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (милли көрәш)
Җефет Мәгъдәния
Балалар кызы, улы Ришат
Бүләк һәм премияләре РСФСР спорт мастеры

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1935 елның 8 октябрендә Татарстан АССР Чаллы (1935 елдан Ворошилов, 1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Минзәлә, 1984 елдан Тукай) районы Торнаташ авылында туган. Кечкенәдән әти-әнисез кала, абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә[1]. Колхозда эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Чаллыда шоферлар курсын тәмамлагач, туган авылында гомере буе (47 ел) гади машина йөртүче – шофер булып эшләгән. Колхоз йөк машинасы руленә утырып, ерак рейсларга чыгып китә. Лаеклы ялга чыкканда, үзе эшләгән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр. Намуслы хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлык өчен», 3 мәртәбә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медалльләре белән бүләкләнгән.

Көрәш уңышлары үзгәртү

Раббани көрәшче буларак тиз үсә. «Минем бер генә тренерым да булмады. Шофер чагымда йөкле капчыкларны төяп-бушату ― тренерым шул булгандыр. Әзерлек күнегүләрем дә төп хезмәтем иде. Авыр хезмәт мине җиңүче итте», - дип искә ала Раббани Шәрипов [2].

1957 елда авыл Сабан туенда беренче тапкыр батыр кала. 1958 елда – Яңа Юл районы (үзәге Теләнче-Тамак авылы) Сабан туе батыры, 1959 елда – Казанда Сабан туе батыры. 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Яр Чаллы районнарының абсолют батыры. Дистәләрчә калаларның (Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижау һәм башка шәһәрләр) Сабан туе батыры. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы Татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларының дүрт тапкыр җиңүчесе.

1970-еллардан башлап, Раббани Шәриповка республика данын якларга туры килә, ул Россия ярышларында катнаша. 1971-1973 елларда, Россиянең иң көчле көрәшчеләрен җиңгәннән соң, аның җилкәсенә «Россия чемпионы» дип язылган тасма эленә. Көрәшче карьерасын 38 яшендә тәмамлый. Үз авырлыгыннан шактый авыр булганнарны да җиңә.

  Бары тик Раббани Шәрипов кына секунд эчендә җиңү яулау сәләтенә ия иде. Ул гадел иде, көндәшләренә хөрмәт белән карады.
Раббанига, Арча районыннан Татарстанның 1965 елгы батыры Радис Сәйфуллинны аркасына салырга нибары 40 секунд кирәк булды. Чаллы батыры Степановны, Әлмәттән килгән Репинны да 15 секундта җиңде..[3]
Равил Хәйруллин, ТР көрәшчеләр федерациясе башкарма директоры
 

2023 елның 1 сентябрендә 87 яшендә вафат булган [4]. Соңгы елларда яшәгән Иске Абдул авылы зиратында җирләнә[5] .

Гаиләсе үзгәртү

Тукай районы Иске Абдул авылында яши. Хатыны Мәгъдәния белән бер кыз, бер ул үстергәннәр. Улы ― спорт мастеры, район һәм шәһәр Сабантуйлары батыры Ришат (1966), оныгы Руслан (Шәңгәрәев) – көрәшчеләр[1].

Хөрмәтләү үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Тукай районы Иске Абдул авылындагы бюсты.
  • Аның исемендәге турнир. 2010 елдан башлап Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Шәрипов Раббани Шәрип улы кубогына Көрәш буенча ачык турнир уздырыла. [6][7][8] 2022 елда Раббани Шәрипов Кубогына 2005 елгы һәм кечерәк үсмерләр арасында көрәш буенча Xll ачык традицион турнир уза.
  • 2022 елның 23 ноябрендә Тукай районы Иске Абдул авылында мәдәният йорты һәм «Һиндукуш» музее каршында бюсты ачыла (авторы – скульптор Хәмит Мингалиев). Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов катнаша. [9]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Легендарные борцы. «Светлый путь», 6.04.2020
  2. Атаклы көрәшче Раббани Шәрипов: «Келәмгә күпләп яшьләр килүенә шатланам». Якты юл, 22.10.2016
  3. Социалистик Татарстан, 13.11.1973
  4. Танылган көрәшче Раббани Шәрипов вафат. Шәһри Казан, 1.09.2023
  5. Энҗе Габдуллина. Танылган көрәшче Раббани Шәрипов вафат. Татар-информ, 1.09.2023
  6. Мензелинские батыры одержали победу на турнире на призы Раббани Шарипова. «Мензеля», 3.04.2022
  7. Отчет об участии в Открытом традиционном турнире на Кубок Заслуженного мастера спорта Республики Татарстан Шарипова Раббани Шариповича. 2022 елның 17 август көнендә архивланган. МБУ Спортивная школа Юбилейный г. Мензелинск
  8. Открытый традиционный турнир по корэш на Кубок Заслуженного мастера спорта РТ Шарипова Раббани Шариповича. Спортивный портал Республики Татарстан
  9. Гөлнар Гарифуллина. Тукай районы Иске Абдул авылында танылган көрәшче Раббани Шәриповка бюст ачылды. Татар-информ, 23.11.2022

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү