РФ Президентын сайлаулар (2018)
Россия Федерациясендә (Россиядә) 2018 елгы президент сайлаулары — РФ президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында уза. РФ Конституциясе буенча, дәүләт башлыгы 6 елга туры, яшерен сайлау юлы белән сайлана. Сайлауларны РФ Үзәк сайлау комиссиясе (рәисе Элла Памфилова) уздыра.
Сәясәт — Портал:Сәясәт |
Россия Федерациясе |
Әлеге мәкалә |
Россия Федерациясе Конституциясе
Сәяси система |
|
Тарих
үзгәртү2012 елның 4 мартында узган сайлауларда РФ президенты итеп 6 елга В. В. Путин сайлана.
2017 елның 15 декабрендә РФ Федераль мәҗлесенең Федерация Шурасы рәсми рәвештә сайлау көнен билгели. Әлеге дата Кырымны Россия Федерациясенә кушу көненә туры килә.
2018 елның 18 марты – сайлаулар көне.
2018 елның 30 мартына кадәр сайлау нәтиҗәләрен санау төгәлләнә.
2018 елның 1 апреленә кадәр сайлау нәтиҗәләре игълан ителә.
2018 елның 8 апреле сайлауларның икенче туры үткәрелә.
Кандидатлар
үзгәртүИсеме, фамилиясе | Фирка | Вазифасы |
---|---|---|
Сергей Бабурин (59) |
Россия гомумхалык берлеге (РГБ) | РГБ (рус. РОС) фиркасе рәисе (2011 елдан) |
Павел Грудинин (57) |
фиркасез, КПРФ кандидаты |
Видное шәһәре депутатлар шурасы рәисе (2017 елдан) |
Владимир Жириновский (71) |
ЛДПР | ЛДПР рәисе (1992 елдан) |
Владимир Путин (65) |
бәйсез кандидат | РФ президенты (2012-2018) |
Ксения Собчак (36) |
Ватандашлар инициативасы | Ватандашлар инициативасы фиркасе сәяси шурасы әгъзасы (2017 елдан) |
Максим Сурайкин (39) |
Россия коммунистлары | Россия коммунистлары фиркасе ҮК рәисе (2012 елдан) |
Борис Титов (57) |
Үсеш фиркасе | Үсеш фиркасе (рус. Партия Роста) рәисе (2016 елдан) |
Григорий Явлинский (65) |
Яблоко | Яблоко фиркасе рәисе (1993-2008) |
Нәтиҗә
үзгәртүНәтиҗәләр.
Кандидатлар | Фирка | Тавышлар | % |
---|---|---|---|
Сергей Бабурин | Россия гомумхалык берлеге | 479 013 | 0,65% |
Павел Грудинин | КПРФ | 8 659 206 | 11,77% |
Владимир Жириновский | ЛДПР | 4 154 985 | 5,65% |
Владимир Путин | бәйсез кандидат | 56 430 712 | 76,69% |
Ксения Собчак | Ватандашлар инициативасы | 1 238 031 | 1,68% |
Максим Сурайкин | Россия коммунистлары | 499 342 | 0,68% |
Борис Титов | Үсеш фиркасе | 556 801 | 0,76% |
Григорий Явлинский | Яблоко | 769 644 | 1,05% |
Яраксыз/буш бланклар | 791 258 | 1,08% | |
Теркәлгән сайлаучылар/ килү |
109 008 428/ 73 629 581 |
67,54% | |
Чыганак:[1] |
Сылтамалар
үзгәртү- Бюллетень утвержден. В список кандидатов в президенты вошли восемь человек. Российская Газета Неделя, 15-21 февраля 2018.
- ЦИК РФ 2015 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ О результатах выборов Президента Российской Федерации, назначенных на 18 марта 2018 года. ЦИК России, archived from the original on 2018-03-26, retrieved 2018-03-28