Сәяси фиркаләр
Сәяси фирка яки Сәяси партия – уртак сәяси программасына таянучы, үз президентын куеп һәм үз хөкүмәтен төзеп, законлы юл белән хакимияткә килергә омтылучы бердәм кешеләр төркеме.
Сәяси фиркаләр | |
Оешма җиткәчесе вазыйфасы | президент һәм co-president[d] |
---|---|
Үрнәк элементы | АКШ Демократик фиркасе, Xristian-demokratik berlek, Кытай камунислар фиркасе[d], Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе һәм Һиндстан милли кәнгрисе |
Эпонимик төркемнәр төркеме | [d] |
![]() |
Фиркаләрнең төзелешеҮзгәртү
Фирканең барлык әгзалары да акчалата взнос түлиләр. Фирка аппараты шулар хисабына яши. Фирка әгъзалары күбрәк булган саен аның казнасы да баерак була.
Фиркаләрнең функцияләреҮзгәртү
- Сәяси – дәүләт хакимиятен кулга төшерү.
- Вәкиллекле – халыкның аерым төркемнәре һәм катлаулары мәнфәгатләрен чагылдыру.
- Электорат – сайлау кампанияләрендә катнашу.
- Социальләштерү – тугрылыклы әгзалар тәрбияләү
- Рекруторлык – сәяси яктан белемле, кешеләрне парламентка һәм хөкүмәткә үткәрү өчен сайлап алу һәм тәкъдим итү.
Россиядә фиркаләрҮзгәртү
Хәзерге заманда Россиядә дистәләгән фиркаләр бар. Тик 2007 һәм 2011 елларда узган сайлауларда шуларның дүрте генә Дәүләт Думасына уза алды. Алар: ЛДПР, КПРФ, Бердәм Россия, Гадел Россия.