Төп менюны ачу

Сергей Виктор улы Лавров (рус. Серге́й Ви́кторович Лавро́в; 21 март, 1950 , Мәскәү, ССРБ) - Русия дәүләт эшлеклесе, Русия Федерациясе Чит ил эшләре министры (2004 елдан), Русия Иминлек Шурасының даими әгъзасы. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче.

Сергей Виктор улы Лавров
Sergey Lavrov 2016.jpg
Туган телдә исем Серге́й Ви́кторович Лавро́в
Туган 21 март 1950(1950-03-21) (69 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм 1414 санлы мәктәп[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, Чит ил эшләре министры (2004 елдан)
Эш бирүче Русия Федерациясе чит ил эшләре министрлыгы һәм АКШ һәм Канада: икътисад, сәясәт, мәдәният[d]
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Мария Лаврова[d]
Балалар Екатерина Сергеевна Лаврова[d]
Signature of Sergey Lavrov.png

Commons-logo.svg Сергей Виктор улы Лавров Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

1950 елда Мәскәүдә туган. Әтисе - Тбилисилы әрмән (Калантаров), әнисе - рус.

1972 елда Халыкара мөнәсәбәтләр буенча Мәскәү дәүләт институтын (МГИМО) тәмамлаган.

Инглиз, француз һәм сингал (Шри-Ланка) телен белә.

1972-1976 елда Шри-Ланкада ССРБ илчелегендә стажер булып эшләгән.

1981-1988 - БМОда ССРБ даими вәкиллегенең олы киңәшчесе һәм беренче сәркәтибе булып эшләгән.

1994-2004 елларда БМОда Русия Федерациясенең даими вәкиле.

2004 елдан - Русиянең Чит ил эшләре министры.

Русия Чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән АКШ Дәүләт сәркәтибе Джон Керри авыр сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2013 елның 14 сентябрендә Сүрия турында (химик коралны юк итү) килешүне төзиләр.

ӘдәбиятҮзгәртү