Пычас мәчете (Удмуртия)

ислам гыйбадәтханәсе (Пычас, Можга районы, Удмуртия, Россия)

Пычас мәчете (рус. Мечеть дер. Пычас) ― Удмуртиянең Можга районы Пычас авылында (1960―1997 елларда штб) урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Мәчет
Пычас мәчете
Ил Россия
Авыл 427780 Удмуртия,
Можга районы, Пычас, Совет ур., 33
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төп даталар:
1998 – мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Пычас авылында халыкның күпчелеген руслар тәшкил итә (2002 елда: руслар — 46,0%, арлар — 43,7%, татарлар — 8,1%[1]). Татарлар яши торган хуҗалыклар утызга якын. Авылда 1930-елларда төпләнгән беренче татар гаиләсе – Халиковлар гаиләсе. Ислам Шәймәрдан улы уллары Шәех һәм Сәгыйрь белән Красный Бор районы Варҗы авылыннан Лудзи-Шудзи[d] авылы янында ачылган известняк карьерында эшләү өчен күченеп килгән[2][3].

Ислам Шәймәрдан улы Халиков (1861―1948) инициативасы белән Пычас бистәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә 1940-елларда мөселман зираты ачылган. Дин тыелган елларда авыл мөселманнары намазны шунда барып укып йөргән (кыш көне дә)[2].

1990-елларда илдә үзгәртеп кору башлангач, бистә Советының иске бинасында урнашкан «Пионерлар йорты» ябыла, бина ташландык хәлгә килә. Рәдиф Муллашәех улы Халиков, Мәсхүд Хәтбулла улы Хәйруллин җитәкчелегендәге инициатив төркем, бинаны арендага бирүне сорап, Можга районы администрациясенә мөрәҗәгать итә. Район администрациясе бинаны юридик оешмага гына тапшырачагын әйткәч, юридик оешма ― Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең (ТОЦ) Можга бүлекчәсе (җитәкчесе Камил Гариф улы Кубашев) Пычаста үзенең филиалын ачу турында карар кабул итә һәм аренда килешүе төзи[2]. 1998 елның 28 августында бинаның 1нче катында Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге Можга бүлекчәсенең филиалы урнаша, 2нче катта мөселман мәчете ачыла. Әлеге мәчеттә беренче азанны Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимҗан хәзрәт Мөхәммәтҗанов укыган (картайгач, Рәхимҗан хәзрәт улы янына Әгерҗе шәһәренә күченеп киткән)[4]. Шул вакыттан алып, авылда җомга намазлары, Ураза, Корбан гаетләре, дини мәҗлесләр, шулай ук Ислам нигезләрен өйрәнү дәресләре даими үткәрелә[5].

Мәчет бинасы мәхәллә әгъзаларыннан җыелган акчага ремонтланган. Мәчетнең түбә калае алыштырылган, түбәгә җыйнак кына манара урнаштырылган, стеналар буялган, тәрәзәләрдә рамнар алыштырылган, идән паласлары сатып алынган[2].

Пычас авылы җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) 2006 елның 24 июлендә теркәлгән[6]. Әлеге мәхәллә Удмуртия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагындагы мәхәлләләрнең иң аз санлыларының берсе булып тора.

Пычаста мәчет булу күрше Горняк[d] һәм Черемушки[d] авылларында яшәүче мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия[4].

Мәчет Совет урамы, 33нче йорт адресы буенча урнашкан. Ике катлы агач бина 1939 елда төзелгән.

2006 елдан мәчет имамы булып Хәйдәр Билал улы Закиров эшли[7]. 1930 елда Можга районы Сосмак авылында туган, гомер буе шофер булып эшләгән). Дини белемне Ижевск Җәмигъ мәчетендә алган, имамнарның белемнәрен күтәрү буенча курсларда даими укый[8].

Можга шәһәре мәчете имамы Габдерәшит хәзрәт Газизуллин Пычаска мөселманнар белән очрашуга даими килеп тора.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-01-04 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Мусульмане села Пычас: наша история. Ижевск – БезФормата, 31.07.2018(рус.)
  3. Известняки в окрестностях села Горняк
  4. 4,0 4,1 Хузина Н. М. Мусульмане Можгинского района Удмуртии: «Спасибо за организацию Ифтара!» РДУМУ в составе ЦДУМР
  5. Мечеть в д. Пычас. Региональное Духовное Управление Мусульман Удмуртии в составе Центрального духовного управления мусульман России г. Ижевск, 23.07.2009
  6. ММРО Махалля села Пычас
  7. Мечеть поселка Пычас. HalalGuide.me Вконтакте, 17.06.2014
  8. Ильмир Касимов. Мечеть в д. Пычас. РДУМ УР в составе ЦДУМР(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү