Пушкарда Брахма Гыйбадәтханәсе

Дҗагатпита Брахма Мандир ул Һиндстанның Раджастхан штатында Пушкарда урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе, ул изге Пушкар Күле янында, аңа бәйле риваятьләр бар. Гыйбадәтханә Һиндстанда Һинд дине барлыкка китерүче Ходае Брахмага багышланган берничә сакланып калган гыйбадәтханәләрнең берсе булып һәм алар арасында иң әһәмиятлесе булып тора.
Гыйбадәтханә структурасы 14-енче гасырга карый, ул өлешчә соңрак янә төзекләндерелгән булган. Гыйбадәтханә мәрмәр һәм таш плиталарыннан ясалган. Аның аерылып торган түбәсе (шихара) һәм "һамса" кош мотивы бар. Гыйбадәтханә sanctum sanctorum-ында дүрт башлы Брахма һәм аның хатыны Гаятриның (сөт Алиһәсе) сурәте бар. Гыйбадәтханә саньяси (аскетик) сектасы каһиннәре тарафыннан идарә ителә.[1] Брахмага багышланган фестиваль Картик Пурнима, күпсанлы дини сәфәр кылучылар изге күлдә коенганнан соң гыбатханәгә килгәндә уздырыла.

Пушкарда Брахма Гыйбадәтханәсе
Урнашу урыны Һиндстан, Раджастхан, Аджмер, Пушкар
Координатлары 26°29′14″ т. к. 74°33′15″ кч. о.HGЯO
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Брахма Ходаена табыну
Төзелеш еллары ???—14-енче гасырда тәмамланган

Тарихы үзгәртү

 
Брахма гыйбадәтханәсенең мандапамы.

Пушкарда 500-дән артык гыйбадәтханә бар дип әйтелә (80-е зур һәм калганнары кечкенә); боларның күбесе тузганнар яки Могол Империясе императоры Аурангзебның (1658-1707) хөкем сөргән вакытында талаулар вакытында җимерелгән яки мыскыллап пычратылган булган, әмма шуннаң соң янә төзекләндерелгән булган, боларның иң әһәмиятлесе булып Брахма гыйбадәтханәсе тора. Структура 14-енче гасыр белән даталана.[2] Гыйбадәтханә олы хәким Вишвамитра тарафыннан Брахманың яджнасы (ритуалыннан) соң төзелгән булган дип тасвирлана.[1] Шулай ук Брахма бу гыйбадәтханә өчен урынны үзе сайлаган дип ышаныла. 8-енче гасыр Һинд дине фәлсәфәчесе Ади Шанкара гыйбадәтханәне яңарткан, шул ук вакытта хәзерге урта гасыр структурасы Ратламның Маһараджа Джават Радж дәверенә карый, ул гыйбадәтханәгә өстәүләр һәм төзекләндерүләр ясаган, гәрчә гыйбадәтханәнең баштагы структурасы калдырылган булган.[1]

Пушкер еш язмаларда дөньяда Савитри каргышына күрә бердәнбер Брахма гыйбадәтханәсе булып тора, һәм шулай ук "Һиндуларның изге урыннарының Патшасы" буларак билгеле.[3] Гәрчә хәзерге вакытта Пушкар гыйбадәтханәсе бердәнбер Брахма гыйбадәтханәсе булып тормаса да, ул һаман да Һиндстанда Брахмага багышланган бик аз булган гыйбадәтханәләренең берсе һәм Брахмага багышланган иң әһәмиятле гыйбадәтханә булып тора.[1] International Business Times газетасы Пушкар Күлен һәм Брахма гыйбадәтханәсен дөньяда ун иң дини урыннарның берсе дип таныган һәм Һиндстанда Һиндулар өчен биш изге дини кылу урыны булып тора.[4]

Килеп чыгулар

Һинд дине изге язмасы Падма Пурана буенча, Брахма балаларын үтерергә һәм кешеләргә бәйләнә торган Ваджранабһа шәйтанын күргән (башка юрамада Ваджранаш). Ул шунда ук шәйтанны үзенең коралы лотос чәчәге белән үтергән. Бу процесста, лотос таҗ яфраклары җиргә 3 урында төшкән һәм 3 күл барлыкка килгән: Пушкар Күле яки Джйетиша Пушкар (беренче Пушкарның иң бөеге), Мадья Пушкар (урта Пушкар) Күле, һәм Каништа Пушкар (иң түбән яки иң яшь Пушкар) күле.
Брахма җиргә төшкәч, ул Брахманың кулыннан ("кар") төшкән чәчәкне ("пушпа") "Пушкар" дип атаган. Брахма шуннан соң төп Пушкар Күлендә яджнаны (ут корбанын) башкарырга карар кылган. Шәйтаннар тарафыннан һөҗүм ителмичә яджнаны башкарыр өчен ул Пушкар тирәли калкулыкларны барлыкка китергән - көньякта Ратнагири, төньякта - Нилгири, көнбатышта Санчура, һәм көнчыгышта Сурьягири һәм шунда яджна башкаруын яклар өчен Илаһларны урнаштырган. Шулай да, тиеш вакытта аның хатыны Савитри (Сарасвати) яджнаның әһәмиятле өлешен башкарыр өчен булмаган, чөнки ул юлдаш Алиһәләрен Лакшмины, Парватины һәм Индранины көткән.
Борчылып Брахма Индра Ходаен (күк патшасын) яджнаны башкарыр өчен өйләнергә яраклы кызны табарга сорган. Индра бары тик Гуджарның кызын (савучы кызны) таба алган ул тәне сыер аша уздырылып изгеләштерелгән булган. Вишну, Шива Ходайлары һәм каһиннәр аның сафлыгын әйткәннәр, чөнки ул сыер аша уздырылган булган, бу аның икенче тууы булган һәм аның исеме Гаятри булган. Брахма шуннан соң Гаятрига өйләнгән һәм яджнаны аның янында яңа хатыны утырган килеш һәм ул башында амрита (тормыш эликсирын) тоткан итеп һәм аһутины (изге утка тәкъдим итүне) бирә торган итеп уздырган. Әмма Савитри соңыннан җыелу урынына килгәч, Гаятри Брахма янында тиешле урынында утырган булган. Дулкынланып ул Брахманы ул беркайчанд да табынылмаячак дип каргыш салган, әмма шуннан соң каргышны киметкән һәм Пушкарда табынырга рөхсәт иткән. Савитри шулай ук Индраны сугышта җиңел җиңелсен итеп каргаган, Вишнуны кеше буларак хатыныннан аерылудан газаплансын дип каргаган, яджнаны шуңа тәкъдим иткән Агнины (ут Ходаен) бөтен нәрсәне ашасын итәрлек итеп һәм яджнаны башкарган каһиннәрне ярлы итеп каргаган.
Яджна куәтләре белән Гаятри Савитриның каргышын киметкән, һәм Пушкарга дини сәфәрләр патшасы алкышын, Индрага һаман күктә калырга, Вишнуга кеше формасында Рама итеп туарга һәм хатыны белән калырга һәм каһиннәргә галимнәр булып калырга һәм хөрмәт ителергә дип булырга кушкан. Шулай итеп, Пушкар гыйбадәтханәсе Брахмага багышланган бердәнбер гыйбадәтханә булып тора. Шуннан соң, Савитри Ратнагири калкулыгына күчкән һәм Савитри Җһарна (агымы) дип аталган чишмә буларак пәйда булган; биредә аның хөрмәтенә гыйбадәтханә бар.

Архитектурасы үзгәртү

Югары плинтуста куелган гыйбадәтханәгә берничә мәрмәр баскычтан менәргә була, шуннан соң керү капкалары арка юлы, ул баганалы япма формалар белщн бизәлгән. Капкадан керү баганалы тышкы ишек залына илтә һәм шуннан соң sanctum sanctorum-га (Гарбһагриһа)га. Гыйбадәтханә шулай ук таш плиталар һәм блоклар белән төзелгән, алар бергә тоташтырылган. Гыйбадәтханәнең хасиятләре булып кызыл шпиль һәм Брахма шуңа атланган вахана - каз яки аккош булып тора. Шпильнең биеклеге 70 фут (21 м). Һамса мотивы төп керү капкасын бизи. Мәрмәр идән (кара һәм ак шакмаклар белән) һәм гыйбадәтханә эчендә стеналар тугърылар тарафыннан Брахмага тәкъдим билгесе буларак көмеш тәңкәләр белән капланган булган. Мандапта көмеш Курма ташбакасы бар, ул гыйбадәтханәнең идәнендә Гарбһагриһага юнәлгән итеп күрсәтелә, ул шулай ук мәрмәрдән төзелгән. Мәрмәр идән вакыты белән алыштырылган булган.[1][5][6][7]

Үзәк Брахманың (муртисы) мәрмәрдән эшләнгән булган һәм гарбһагриһа буларак Ади Шанкара тарафыннан безнең эраның 718 елында изгеләштерелгән булган. Мурти Брахманы сурәтли, ул Галәмне барлыкка китерү аспектында аякларын кисештергә килеш утыра (Вишвакарма формасы). Үзәк пот чаумурти дип атала ("дүрт йөзле пот"). Ул чын үлчәмнәрдә дүрт кул һәм дүрт йөз белән төп юнәлештә төбәлгән. Дүрт кулда ул акшамала (тәсбих), пустака (китап), һәм курка (куса үләне) һәм камандалу (су чүлмәген) тота. Брахма һамсада атланган. Брахманың кулларында дүрт символ (тәсбих, "Камандалу", китап һәм корбан коралы куша үләне) вакыт, шуннан килеп чыккан сәбәп суларын, белемне һәм Галәмдә төрле тормыш формалары тарафыннан кабул ителергә тиеш корбаннарны чагылдыра. Гаятриның сурәте Брахманыкы белән аның сулында утыра. Саватри, яки Савитри Брахманың уң ягында Һинд дине пантеонының башка Илаһлары белән бергә утыра. Сарасвати утыра торган тавис сурәтләре шулай ук гыйбадәтханә стеналарын бизиләр. Яклаучы Ходай Вишнуның, тормыш үлчәмендәге дварапалаларның (капка сакчыларның) һәм алтын йөгертелгән Гаруданың (Вишну атланган бөркет кеше)нең гыйбадәтханәдә шулай ук күренеше бар.[1][6][7]

Табыну үзгәртү

 
Арткы планда Савитри гыйбадәтханәсе белән Пушкар Күлендә коенучы дини сәфәр кылучылар.

Гыйбадәтханәгә дини сәфәр кылучылар, шулай ук изге кешеләр һәм олы фикер ияләре Пушкар Күлендә церемониаль коенудан соң зиярәт кылалар.[8] Шулай ук практика булып Брахма гыйбадәтханәсенә зиярәт кылганнан соң аның хатыны Гаятрига зиярәт кылалалар һәм шулай ук шул уңайдан башка гыйбадәтханәгә зиярәт кылалар.
Гыйбадәтханә табыну өчен кыш көне иртәнге 6:30 һәм кичке 8:30 вакытында ачык, көндез төштән соң 1:30-дан 3:00 гә кадәр гыйбадәтханә ябылып тора.[1][9] Гыйбадәтханәдә өч арати башкарыла: кич белән Кояш батканнан соң якынча 40 минут узгач Сандһья арати, Кояш батканнан соң якынча узгач Ратри Шаян арати (төнге йокы аратисы) һәм иртә белән Кояш батканнан соң якынча 5 сәгать узгач Мангала арати, таң атканчы якынча 2 сәгать калгач.[9]

Брахма гыйбадәтханәсендә каһиннәр дини практиканы кырыс үтиләр. Йорт хуҗалары (өйләнгән ир кешеләргә) sanctum sanctorum-га Илаһка табыну өчен керергә рөхсәт ителми. Илаһка пуджаны бары тик аскетиклар (саньясилар) башкарырга мөмкин. Шулай итеп дини сәфәр кылучылар тарафыннан барлык тәкъдим ителгәннәр саньяси булган каһин аша гыйбадәтханәнең тышкы залыннан бирелә. Гомумән Пушкарда гыйбадәтханә каһиннәре Парашар готрасына (сызыгына) карыйлар.

Елына бер мәртәбә, Картик Пурнимада, the full moon night of the Һинд дине ай календареның тулы ай төнендә (Октябрь – Ноябрь), Брахма хөрмәтенә дини фестиваль уздырыла. Меңнәрчә дини сәфәр кылучылар гыйбадәтханә янында изге Пушкар Күленә коену өчен киләләр. Фестиваль вакытында гыйбадәтханәдә шулай ук төрле ритуаллар уздырыла. Көн шулай ук якында уздырыла торган мәшһүр Пушкар Дөяләр Бәйрәме белән билгеләнә.[1][10][11][12] Пурнима (тулы ай көннәрендә) һәм амавасья көннәрендә (яңа ай көннәрендә) махсус ритуаллар башкарыла.[1]

Башка шуңа бәйле булган гыйбадәтханәләр үзгәртү

 
Савитри гыйбадәтханәсеннән Ратнагири калкуларына Пушкар Күле өсте аша манзара
Хатыннары гыйбадәтханәләре

Брахманың ике хатыны Савитри һәм Гаятри риваятьтә искә алына һәм алар өчен Пушкарда ике аерым гыйбадәтханә төзелгән, алар күлнең капма-каршы яклардагы калкулыкларда урнашкан. Брахмага каргыш салган беренче хатын Савитри, Пушкарда иң биек калкулыкта гыйбадәтханәдә һаман борчылган һәм ярсуланган килеш утырган итеп тасвирлана, шул ук вакытта Гаятри Саватриның ярсуыннан куркып башка якта, күлнең көнчыгыш ягында утыра.[13][14]

Савитри гыйбадәтханәсе Ратнагири калкулыгында, Брахма гыйбадәтханәсе артында урнашкан, аның көнбатыш ягында Пушкар Күле һәм ком дюналары күренә. Аңа калкулыкның берничә баскычларыннан бер сәгать тректа барып җитеп була. (Шулай ук мәрмәрдән ясалган) гыйбадәтханәдә Савитри Алиһәсе поты бар. Гыйбадәтханәгә бик иртә зиярәт кылганда күлнең яхшы манзарасын күрергә була.[15]

Атпатешвар яки Аптешвар гыйбадәтханәсе

Брахма янында мәгарәдә урнашкан Атпатешвар гыйбадәтханәсе Шива Ходаена багышланган. Бу гыйбадәтханә Шива баш сөяген тоткан килеш тантрик хәерче киемен кигән килеш Яджна башкарганда Брахма шуны күргәч башкарылган булган. Шивага кыяфәтен гаеп итеп әйткәндә, ул рәнҗегән һәм бөтен яджна урынын баш сөякләре белән тутырган. Дулкынланган Брахма шул ситуациянең сәбәбен белер өчен медитацияләгән, шуннан соң ул хәерченең Шивадан башка шәхес булырга мөмкин түгеллеген аңлаган. Үзенең акылсыз гамәлен аңлагач Брахма Шивадан яджнага килергә сораган. Шива шуннан соң яджнага баш сөяген тотып килгән һәм Брахма шуны танып "Атпатешвар" буларак Шива хөрмәтенә үзенең гыйбадәтханәсе янында гыйбадәтханә төзегән. Шиваның Лингасы зур һәм аның тирәли бакырдан ясалган елан уралып ята. Шиваратри фестивале гыйбадәтханәгә зиярәт кылу өчен махсус чара булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Temple Profile: Mandir Shri Brahma Ji. Devasthan Department, Govt of Rajasthan (2001–2002). әлеге чыганактан 13 February 2011 архивланды. 31 January 2010 тикшерелгән.
  2. Brahma Temple. Rajasthan Tourism- The Official website of Rajasthan. Government of Rajasthan. әлеге чыганактан 3 January 2010 архивланды. 30 January 2010 тикшерелгән.
  3. Travel and Geography:Pushkar. Encyclopædia Britannica. 2010-01-24 тикшерелгән.
  4. Ten of the World's Most Religious Cities. Pushkar. International Business Times. әлеге чыганактан 30 March 2009 архивланды. 2010-01-24 тикшерелгән.
  5. City Development Plan for Ajmer and Pushkar p. 215
  6. 6,0 6,1 Deshpande, Aruna (2005). India: A Divine Destination. Crest Lublishing House. pp. 152–153. ISBN 978-81-242-0556-3. 
  7. 7,0 7,1 A visit to Pushkar (2009-01-17). 27 гыйнвар 2010 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2012-11-07, retrieved 2019-12-03 
  8. Bhalla, Kartar Singh (2005). Let's Know Festivals of India. Star Publications. ISBN 81-7650-165-4. https://books.google.com/books?id=WORYY5Vl0ygC&pg=PA17&dq=Legends+of+Pushkar&lr=&cd=38#v=onepage&q=&f=false. Retrieved 2010-01-25. 
  9. 9,0 9,1 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок board не указан текст
  10. Pushkar Lake. Eco India. 2010-01-23 тикшерелгән.
  11. City Development Plan for Ajmer and Pushkar pp. 208, 219
  12. Rajasthan Infrastructure Agenda "2025". Pushkar. Price Waterhouse Cooper. әлеге чыганактан 2011-07-21 архивланды.
  13. Pippa de Bruyn; Keith Bain; Niloufer Venkatraman; Shonar Joshi. Frommer's India. Frommer's. Frommer's. pp. 437, 440. ISBN 978-0-470-16908-7. https://books.google.com/books?id=qMqBvtL_nI0C&pg=PA437&dq=brahma+temple+pushkar&client=firefox-a&cd=1#v=onepage&q=brahma%20temple%20pushkar&f=false. 
  14. Kayita Rani. Royal Rajasthan. New Holland Publishers. pp. 126. ISBN 978-1-84773-091-6. https://books.google.com/books?id=lELRo9xARHEC&pg=PA126&dq=gayatri+temple+pushkar&as_brr=3&client=firefox-a&cd=7#v=onepage&q=gayatri%20temple%20pushkar&f=false. (үле сылтама)
  15. Pushkar. әлеге чыганактан 2010-02-08 архивланды. 2010-01-26 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү