Портал:Кайбыч районы/Ә сез беләсезме
- Иске Чәчкаб авылының кайчандыр Олы Кайбыч авылы урынында булуы ихтимал.
- Габдулла Тукайның Җаектагы укытучысы Кече Кайбыч авылыннан.
- Урсак урманчылыгы урманында 500 еллык имән үсә.
- Этнограф Дамир Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный.
- Габделлатыйф Алкинның ике еллык эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам диненә кайта.
- Мәлки керәшеннәре - Тау ягындагы бердән-бер керәшен татарлары төркеме.
- Турминский авылы чиркәвенә йөрүчеләрнең абсолют күпчелеген татарлар алып тора.