Габделлатыйф Алкин

Габделлатыйф АлкинТау ягында күренекле дин эшлеклесе, Зөя өязе Чәчкаб авылы мөәзине.[1]

Габделлатыйф Алкин
Туган телдә исем Габделлатыйф Алкин
Туган 1805(1805)
Иске Чәчкаб авылы, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлгән билгесез
Себер, Енисей губернасы
Милләт татар
Һөнәре татар дин көрәшчесе
Балалар Сибгатулла Алкин

Биографиясе үзгәртү

Габделлатыйф Алкин 1805 елда (кайсыбер чыганаклар буенча, 1817 елда[1]) Казан губернасы Зөя өязе Иске Чәчкаб авылында туган (бүгенге Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы). Зөя өязе Чәчкаб авылы мөәзине була, керәшеннәрне элекке диннәренә кире кайтырга үгетләгәне өчен 1856 елда эшеннән азат ителә.[1] Шуннан соң гаиләсе Казан шәһәренә күченә, Татар бистәсендә яши. 1898 елларда Иске Чәчкабта мәчет яңартылганда аның улы Сибгатулла Алкин оештырып йөрүче була.[2]

Татарларда исламны саклауны Цивиль, Зөя, Тәтеш, ә соңрак Чистай, Лаеш, Спас өязләрендә җәелдерә.[3]

XIX гасырның икенче яртысында Тау ягында бик көчле чукындырулар булган, татарның нинди газаплар күргәнлеген белми. Иске Чәчкаб авылы мулласы Габделлатыйф Алкин көчләп чукындырылган татарларны яңадан ислам диненә кайтару өчен Идел аръягында тиңе булмаган эшчәнлек алып бара — ул халык арасында эшли, рус һәм төрек патшаларына хатлар яза, мәчетләр таләп итеп, имзалар җыя.[4][5] Архив документларыннан күренгәнчә, аның 18651867 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам диненә кайта.[6]

Әлбәттә, аның мондый эшчәнлеге праваслау чиркәү әһелләрендә зур ризасызлык уята, алар Габделлатыйф Алкин өстеннән Казан губернаторына шикаять язып, аны 1867 елның маенда судсыз Себергә Енисей губернасына сөрдерүгә ирешәләр.[7][8][9]

Габделлатыйф хәзрәт Турухан краеннан үзен яклап рус хөкүмәтенә хатлар язса да, аны, дәүләт өчен аеруча куркыныч кеше, дип, яңадан туган якларына кайтармыйлар, аның соңгы язмышы билгесез.[10]

Гаиләсе үзгәртү

Габделлатыйф Алкинның ике хатыны булуы билгеле. Икенче хатыныннан улы Сибгатулла Алкин була. Оныгы - сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Шәйхулла Алкин.[11]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Онлайн - энциклопедия Tatarica.
  2. Д.Усманова. Татарстан журналы. № 9-10 1995 ел.
  3. Эзле Чәчкаб китабы, К.Галимов, Казан, 2004, 116—123 битләр.
  4. Фәүзия Бәйрәмова. Тарихи татар авылы.
  5. История татарских селений Горной стороны (Акзегитовская волость Цивильского уезда Казанской губернии): коллективная монография / отв. ред. А. И. Ногманов. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2018. — 348 с. + 20 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-301-0
  6. Эзле Чәчкаб китабы, К.Галимов, Казан, 2004, 118 бит.
  7. Татарская энциклопедия. Т. 1 — Казан, 2002, 111—112 битләр.
  8. От служилых татар к татарскому дворянству / И. Р. Габдуллин — М., 2006. — 320 с.
  9. Ф. Ә. Бәйрәмова. Дин өчен сөрелгән татарлар… Туган җир: Төбәк тарихы буенча журнал. № 1. Казан: Бөтендөнья татар конгрессы. 2022.
  10. Хәер, бу авыл гомер буе көрәшеп яшәгән, Фәүзия Бәйрәмова.
  11. Онлайн - энциклопедия Tatarica. Алкин Шәйхулла Сибгатулла улы.

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Загидуллин И.К. К вопросу об отпадении крещеных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990.