Парагвайда ислам

Парагвайда азчылык дине

Парагвайда ислам (исп. Islam en Paraguay, гарәп. الإسلام في باراغواي‎ ) ― азчылык дине. Парагвайда Ислам турында соңгы статистик мәгълүматларга караганда, мөселманнарның гомуми саны 1000 кешедән ким, бу ил халкының (7,3 млн кеше, 2021 елга) 0,02 % ын тәшкил итә. Башка бәяләүләр буенча, Парагвайда мөселманнар саны 35 000 кеше тәшкил итә[1].

Парагвайда ислам
Дәүләт  Парагвай
 Парагвайда ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Энкарнасьон шәһәре мәчете (Ислам хәйрия мәдәни үзәге, Centro Benéfico Cultural Islámico de Encarnación)
Әлхәүләфә Әр-Рәшдин мәчете (Mezquita Alkhaulafa Al-Rashdeen). Сьюдад-дел-Эсте шәһәре

Парагвайда ислам дине XX гасыр ахырында гарәп мөһаҗирләре белән тарала башлый. Парагвайда Ислам азчылык дине булып тора, чөнки халыкның 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип саный (89 % католиклар һәм 8 % протестантлар) [2]. Азчылык диннәргә мормоннар, Бәһаи, Ислам, Буддачылык, Яһүд дине һ. б. керә [3].

Парагвай мөселманнарының күбесе – Якын Көнчыгыш илләреннән (Сирия, Ливан һәм Фәлистыйннан) күчеп килгән гарәп мөһаҗирләре һәм аларның нәселе. 1970-еллардан башлап, бигрәк тә Бразилия белән чиктә урнашкан, урманчылык, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре зур булган Сьюдад-дел-Эсте шәһәренә, сөнни мөселман гарәпләр күчеп килә башлый. Сөнни мөселманнарның саны көньяк Ливаннан элегрәк күчеп килгән шигый мөселманнар саныннан артып китә [4].

1992 елгы халык санын алу мәгълүматлары Парагвайда 872 мөселман кешесен теркәгән, аларның 486 сы Альто-Парана департаментында һәм аның үзәге Сьюдад-дел-Эстеда яшәгән.

2005 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Парагвайда 507 граждан ― ислам дине тарафдары яки Парагвай халкының 0,008 % ы гына ислам динен тота [5].

Шулай ук илнең башкаласы Асунсьонда һәм төрле милләттән (шул исәптән сирияле, ливанлы) мөһаҗирләр күпләп килеп урнашканга, «эретү казаны» дип аталган Итапуа департаментында(ингл.) (үзәге – Энкарнасьон) мөселман җәмгыятьләре бар.

Парагвайда Ислам оешмаларын булдыру Парагвайда ислам үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Ислам динен җирле аборигеннар (шул исәптән, җирле хатын-кызлар, мөселман ир-атлары ― гарәп мөһаҗирләре белән никахлашу нәтиҗәсендә) кабул итә башлаган. [5].

Ислам оешмалары

үзгәртү

Парагвайдагы иң зур Ислам оешмасы – Асунсьонның Ислам хәйрия мәдәни үзәге (Centro Benéfico Cultural Islámico Asunción), 1990 елда ачылган, җитәкчесе ― Фаози Мөхәммәд Омайри (Faozi Mohamed Omairi). Җәмгыять вәкилләре илнең башкаласы Асунсьонда һәм аның тирә-юнендә, шулай ук илнең икенче зур шәһәре, Альто-Парана департаменты(ингл.) үзәге Сьюдад-дел-Эстеда урнашкан.

1988 елда Альто-Парана департаментында шигый мөселманнар җәмгыяте – Парагвайның гарәп-ислам үзәге (Centro Árabe Islámico Paraguayo) төзелә, җитәкчесе – ливанлы эшмәкәр Хөсәен Тайҗен (Hussein Taijen).

Мәчетләр

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  1994 елда төзелгән Мөхәммәд Пәйгамбәр мәчете (Mezquita Del La Profeta Muhammed) фотосурәте.

Әлхәүләфә Әр-Рәшдин мәчете (Mezquita Alkhaulafa Al-Rashdeen), шулай ук Көнчыгыш мәчет буларак танылган, Сьюдад-дел-Эсте шәһәренең читендәге Үзәк районда урнашкан. Бу ― гөмбәзле зур корылма, гөмбәзе аңа шәһәрдә булган биналар арасында аерым төсмер бирә. Мәчет бинасының террасасыннан Бразилиянең Фос-ду-Игуасу шәһәрен күрергә мөмкин, чөнки ул Парана елгасыннан нибары берничә метр ераклыкта гына урнашкан.

Илнең башкаласы Асунсьонда ике мәчет ачылган, берсе ― Ислам хәйрия мәдәни үзәгендә (Centro Benéfico Cultural Islámico Asunción) Халид бин Әл-Вәлид мәчете (Masjid Khalid bin Al Walid) Согуд Гарәбстаны карамагындагы Бөтендөнья ислам лигасы акчасына төзелгән.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  2. The Latin American Socio-Religious Studies Program/ Programa Latinoamericano de Estudios Sociorreligiosos (PROLADES) 2018 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. PROLADES Religion in America by country
  3. Paraguay religion. State.gov (14 September 2007).
  4. John Tofik Karam, (Un)covering Islam and Its Fifty-Year History in a South American Frontier Region 2011 елның 7 гыйнвар көнендә архивланган. (2011), Florida International University.
  5. 5,0 5,1 Rindu Masjid: Islam di Paraguay (Bagian 1)