Павал Абрамов
(Павел Абрамов битеннән юнәлтелде)
Павал Абрамов (Павал Бәчели улы Абрамов, рус. Абрамов Павел Васильевич, 23 февраль 1914, Шомырбаш, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 22 сентябрь 1992 (78 яшь), Казан, Татарстан) — икътисадчы-географ, география фәннәре нәмзәте (1953), профессор (1968), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1969).
Павал Абрамов | |
---|---|
Туган | 23 февраль 1914 Шомырбаш, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 22 сентябрь 1992 (78 яшь) Казан, Татарстан |
Милләт | керәшен татары[1] |
Әлма-матер | В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты[2] |
Эш бирүче | Татарстан китап нәшрияты һәм Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1937-1939 — Татарстан китап нәшриятында мөхәррир-картограф.
- 1945-1956 — СБКФнең Татарстан өлкә комитеты каршындагы җөмһүрият фирка мәктәбендә укытучы.
- 1957-1988 — Казан финанс-икътисад институтында: ректор (1957-1962), икътисади география һәм планлаштыру кафедрасы мөдире (1962-1988).