Орхан Вәли Канык
Орхан Вәли Канык (төр. Orhan Veli Kanık; 1914 елның 13 апреле, Госман империясе, Истанбул, Бейкоз ― 1950 елның 14 ноябре, Истанбул[1][2]) ― төрек шагыйре, тәрҗемәче. Мәлих Җәүдәт Андай һәм Рифат Октай белән бергә яңа төрек поэзиясенә нигез салучы булып санала.
Орхан Вәли Канык | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | төр. Orhan Veli Kanık |
Туу датасы: | 13 апрель 1914 |
Туу урыны: | Госман империясе, Истанбул, Бейкоз |
Үлем датасы: | 14 ноябрь 1950 (36 яшь) |
Үлем урыны: | Төркия, Истанбул |
Ватандашлык: | Госман империясе Төркия |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, язучы |
Иҗат итү еллары: | 1936 |
Юнәлеш: | шигърият, тәрҗемә |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | төрек, француз |
Имза: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1914 елның 13 апрелендә Истанбулның Бейкоз районында туган. Истанбулда Галатасарай лицеен тәмамлаган. Берничә ел Истанбул университетының фәлсәфә һәм әдәбият факультетларында лекцияләр тыңлаган.
Әнкарада Төркия почта администрациясендә эшли (1936―1942). 1942―1945 елларда төрек армиясендә запастагы офицер булып хезмәт итә. Француз телен яхшы белгәнгә күрә, ике ел мәгариф министрлыгында тәрҗемәләр бюросында эшли.
Танылган француз шагыйрьләре һәм драматурглары әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 1950 елда «Япрак» әдәби күзәтү журналы редакторы була.
Иҗаты
үзгәртүӘдәбият белән кызыксынуы башлангыч мәктәптә үк башлана. Бу чорда аның бер хикәясе «Çocuk Dünyası» (Балалар дөньясы) журналында басылып чыга.
«Гарип» (1941), «Баш тарта алмаганнарым» (1945), «Дастан кебек» (1945), «Каршы» (1949) һ. б. җыентыклар авторы. Еш кына традицион әдәби юнәлешләр кысаларыннан чыгып яза, шигъриятне демократияләштерергә омтыла, гади кешенең көндәлек тормышына һәм эчке дөньясына мөрәҗәгать итә.
Мәлих Җәүдәт Андай һәм Октай Рифат белән бергә Төркиядә яңа шигърияткә нигез салучыларның берсе[3].
Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналының 2022 елның декабрь санында «Тугандаш әдәбият» бүлегендә Орхан Вәли Каныкның «Уйланма, бары теләк телә..» исемле шигырьләр циклы басылган (Гөлназ Нуриева тәрҗемәсендә).
Китаплары
үзгәртү- Garip (Р. Октай һәм М. Җ. Андай белән бергә, 1941)
- Garip (1945)
- Vazgeçemediğim (1945)
- Destan Gibi (1946)
- Yenisi (1947)
- Karşı (1949)
- Сайланма әсәрләр (1951, 1975)
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- KANIK'sadýðým biri ORHAN VELÝ.. 2024 елның 9 август көнендә архивланган.
- I, Orhan Veli
- KANIK'sadığım biri ORHAN VELİ.. 2024 елның 25 август көнендә архивланган.