Орешник (ракета)

уртача ераклыкка очучы Россия баллистик ракетасы

«Оре́шник» ― Россия эксперименталь хәрәкәтчән грунт ракета комплексы һәм шул ук исемдәге уртача ераклыктагы баллистик ракета, аның исемен беренче тапкыр 2024 елның 21 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин әлеге ракетаны Украинага Россия бәреп керүе барышында сынау-хәрби кулланудан соң әйткән. Дөньяда сугышчан шартларда кулланылган, аерыла торган башлы уртача ераклыкка очучы беренче ракета булуы ихтимал[1]. Экспертлар бәяләвенчә, «Рубеж» РС-26 комплексының модификациясе булып тора[2].

Орешник
рус. Орешник
Сугыш Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
... хөрмәтенә аталган чикләвек куагы[d]
Нәрсә нигезендә эшләнгән Авангард[d]
Чыгыш иле  Россия
21 ноябрьдә Россия авиаһөҗүменнән соң Днипродагы йорт

Эшләү һәм тасвирлама

үзгәртү

РВСН командующие Сергей Каракаев[d] белдергәнчә, «Орешник» тәҗрибә-конструкторлык эшенең уртача ераклыктагы ракета комплексы Россия сәнәгате кооперациясе тарафыннан Россия Президентының 2023 елның июлендәге карары нигезендә эшләнгән. Аның сүзләренчә, комплекс хәрәкәтчән грунтлы булып тора[3].

Ракетаның тасвирламасы нигездә Владимир Путин сүзләреннән билгеле, ләкин ул әйткән комплексның тасвирламасы буталчык булып тора. Аерым алганда, ул белдергәнчә, «Орешник» ― уртача ераклыктагы иң яңа Россия ракета системаларының берсе булып тора, хәрби куллану барышында ул атом-төш булмаган гипертавыш җиһазлануында баллистик ракета белән кулланылган. Хәрби аналитик Сергей Ауслендер сүзләренчә, ракеталарның бернинди «гипертавышлы җиһазлануы» булмый — алар йә гипертавышлы була, йә гипертавышлы булмыйлар. Эксперт фикеренчә, «Орешник» гипертавыш тизлегендә маневрларга сәләтле түгел, димәк ул гадәти баллистик ракета булып тора[4]. Хәер, «гипертавышлы җиһазлану» термины элегрәк аерым журналистлар тарафыннан «Авангард» МБР һәм аның белән бәйле «Сармат» ракета комплексына карата кулланылган[5]. Фаразланганча, бу кыскарту «Орешник»ның «Сармат»тагы кебек гипертавышлы хәрби блоклары булуын аңлата.

Путин сүзләренчә, Орешник «халыкны күпләп кыру чарасы» булып тормый[3], бу атом-төш боеголовкаларын йөртергә сәләтле РС-26 «Рубеж» комплексы модификациясе дип санаган экспертлар бәяләвенә каршы килә.

Шулай ук Россия Президенты сүзләренчә, «Орешник» стратегик корал түгел, шул исәптән континенталь баллистик ракета түгел, ә югары төгәллекле корал булып тора, аны массакүләм кулланганда һәм башка югары төгәллекле еракка сугышу системалары белән ярашканда стратегик билгеләнештәге корал белән чагыштырырлык булачак[3] Шул ук вакытта комплекс Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә кораллануга куелган[3]

Интернетта бастырылган төнге һөҗүм видеосына караганда, индивидуаль юнәлтеп була һәм аерыла торган баш өлеше белән җиһазландырылган[6].

Ракетаны СССР «Пионер» РСД-10 кергән һәм гипертавышлы «Авангард» аркасында 2027 елга кадәр дәүләт кораллану программасына эләкмәгән перспективалы «Рубеж» РС-26 керүче бер үк типка кертәләр, Нәкъ менә Россиянең Капустин Яр[d] ракета полигоны территориясеннән «Рубеж»ны кулланырга ниятләве турында Украина экспертлары һәм түрәләре Днипрога һөҗүмгә бер көн кала ук кисәткәннәр, шулай ук һөҗүмнән соң ук аның кулланылуын раслаганнар[7][6]. Һөҗүмнән соң икенче көнне Пентагон һөҗүмнең РС-26 «Рубеж» базасында төзелгән ракета белән башкарылуын белдергән[8].

Россия атом-төш сәясәте буенча эксперт Максим Старчак «Рубеж»ның очыш ераклыгы 6000 километрга кадәр җитәргә тиешлегенә игътибар иткән, ул һәркайсы 0,3 мегатонна дип фаразланган дүрт атом-төш боеголовкасы белән җиһазландырылырга тиеш булган, ләкин Днепрга һөҗүм вакытында видеода җиде шартлаган боеголовка сизелгән, гәрчә, мөгаен, алар сигез булгандыр. Шулай ук эксперт белдергәнчә, Владимир Путинның ракетаның 10 мах тизлеге турындагы сүзләре арттыру булырга мөмкин, ә заманча ПРО/ПВО системаларының ракетаны юк итә алмавы турындагы раслау аны бәреп төшерергә реаль хәрби омтылышлар булмаган вакытта буш сүз булырга мөмкин[2]. Би-би-синың рус хезмәте әйтелгән 10 махның баллистик ракета блоклары төшүнең гадәти тизлеге булуына күрсәтә[9].

Хәрби куллану

үзгәртү

20 ноябрьдә АКШ Украинаны һәм башка союздашларны «потенциаль көчле һава һөҗүме»турында кисәткән[10]. Шул ук көнне АКШ һәм башка илләр Киевтагы илчелекләрен япкан[11].

2024 елның 21 ноябрендә атом-төш коралсыз «Орешник» ракетасы Россия тарафыннан Украинаның Днепр шәһәрендәге «Южмаш» заводына һөҗүмдә кулланылган[6][12]. Фаразланганча, ракетаны җибәрү «Капустин Яр полигоныннан башкарылган, ягъни ракетаның очыш ераклыгы якынча 800-850 километр тәшкил иткән[9].

Владимир Путин сүзләренчә, бу хәрби шартларда җибәреп-сынап карау булган, ул Украина союздашларының Россия территориясендәге хәрби объектлар буенча ATACMS һәм Storm Shadow ракеталарын кулланырга рөхсәт итүенә җавап итеп үткәрелгән. Җибәрер алдыннан, Россия АКШны атом-төш конфликты куркынычын киметү каналлары аша җибәрүгә 30 минут кала ракета җибәрү турында кисәткән[13][8].

Ракета калдыклары фотосурәтләрен CNN бастырып чыгарган[14]. Сурәтләрнең берсендә күренгән серия номеры буенча журналистлар бәрелү урынында 1998 елдан бирле эшләнә торган Р-30 «Булава» континенталь баллистик ракетасының детале табылганын ачыклаган[15].

Хәрби кулланышка мөнәсәбәт

үзгәртү

Экспертлар һәм журналистлар 2024 елның 21 ноябрендә «Орешник» ракетасы белән һөҗүмне «атом-төш шантажы» дип кабул иткән. Аерым алганда, The Economist «Vladimir Putin fires a new missile to amplify his nuclear threats» («Владимир Путин үзенең атом-төш янауларын көчәйтү өчен яңа ракета җибәрде») исеме астында мәкалә чыгарган[1], ә Сугышны өйрәнү институты Владимир Путин, көнбатыш дәүләтләрен Украинага ярдәм итүдән тотып калу максатыннан, 21 ноябрьдәге һөҗүмне риторик рәвештә Россия атом-төш потенциалы белән белән бәйләде дип санаган[16]. Коралларны контрольдә тоту ассоциациясенең башкарма директоры Дэрил Кимболл яңа ракетаның куркыныч дәрәҗәсен арттырмаска чакырган, чөнки Россия даими рәвештә Украинага атом-төш заряды йөртергә сәләтле башка боеприпаслар белән һөҗүм итә[17]. Россия атом-төш сәясәте буенча эксперт Максим Старчак бәяләвенчә, әгәр «Орешник» чыннан да «Рубеж» модификациясе булса, Россия гамәлдәге СНВ-3 килешүен бозган[2].

Украина Президенты Владимир Зеленский һөҗүмне «бу сугышның масштабын һәм рәхимсезлеген җитди арттыру, Россиянең БМО уставын оятсыз рәвештә бозуы» дип атаган, шулай ук дөнья сугышны киңәйтүгә рәхимсез җавап бирергә тиеш, әмма «хәзер дөньяның көчле реакциясе юк» дип белдергән[18]. Украина Россия тарафыннан «Орешник» ракетасын куллануга бәйле рәвештә шулай ук 26 ноябрьдә Брюссельдәге НАТО штаб-фатирында Украина–НАТО Советы кысаларында ашыгыч утырыш үткәрү инициаторы булган[19].

Германия канцлеры Олаф Шольц вәзгыятьне «коточкыч эскалация» дип атаган һәм Россия белән НАТО арасындагы конфронтациянең көчәюен булдырмас өчен аның иле Украинага «Taurus» канатлы ракеталарын җибәрергә җыенмый, дип белдергән[20].

БМО Генераль секретаре матбугат сәркатибе Стефан Дюжаррик Россия һөҗүмен «борчулы һәм куркыныч үсеш» дип атаган һәм вәзгыятьне йомшартырга чакырган[21].

2024 елның 22 ноябрендә Владимир Путин РФ Саклану министрлыгы җитәкчелеге, ВПК вәкилләре һәм ракета системаларын эшләүчеләр белән киңәшмә үткәргән, анда стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә кораллануга «Орешник» комплексын кабул итәргә һәм аны серияле җитештерүне җайга салырга карар кылынган. Шул ук киңәшмәдә Россия Президенты әлеге ракета комплексын хәрби шартларда сынауларны дәвам итәргә вәгъдә иткән[3].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Vladimir Putin fires a new missile to amplify his nuclear threats (2024-11-21).
  2. 2,0 2,1 2,2 «Выглядит грозно. Но ничего не меняет» Что мы знаем о новой ракете, которой РФ ударила по Днепру? (2024-11-22).
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Совещание с руководством Минобороны, представителями ВПК и разработчиками ракетных систем (2024-11-22).
  4. Массированные атаки Украины «Орешником» невозможны из-за дороговизны и низкой точности ракеты — военный аналитик Сергей Ауслендер (2024-11-22).
  5. Пентагон беспокоит российское тактическое ядерное оружие (2019-06-18).
  6. 6,0 6,1 6,2 Ядерный ответ Путина : Россия провела испытания новой ракеты «Орешник»: обстреляла украинский завод «Южмаш» в Днепре. Это оружие создано для доставки ядерного заряда (2024-11-21).
  7. Ракета для ядерки: РФ может применить новое оружие по Украине, сколько есть времени, чтобы укрыться (карта) (2024-11-20).
  8. 8,0 8,1 Deputy Pentagon Press Secretary Sabrina Singh Holds a Press Briefing (2024-11-21).
  9. 9,0 9,1 Что известно о ракете «Орешник», которую Россия запустила по Днепру? (2024-11-22).
  10. Ukraine says Russia spread “fake” warning of massive looming airstrike, adding to fears (2024-11-20).
  11. МИД Украины попросил иностранные посольства в Киеве, закрывшиеся из опасений воздушной атаки, обойтись без «информационного нагнетания» (2024-11-20).
  12. Путин рассказал об ударе по Днепру новой баллистической ракетой «Орешник». Он заявил, что это ответ на атаки ATACMS и Storm Shadow (2024-11-21).
  13. Песков: РФ автоматически предупредила США до пуска "Орешника" (2024-11-21).
  14. Ukraine shares pictures of missile debris after overnight Russian strike (2024-11-21).
  15. На месте падения «новейшей» ракеты Путина нашли деталь от разрабатываемой с 1990-х «Булавы» (2024-11-21).
  16. Russian offensive campaign assessment, 21 november 2024 (2024-11-21).
  17. Russia debuts new missile in Ukraine strike as Putin threatens West (2024-11-21).
  18. «Его надо остановить. Путин должен чувствовать, чего стоят его больные амбиции». Зеленский — об ударе баллистической ракетой по Днепру (2024-11-21).
  19. AFP: Совет Украина—НАТО проведет заседание в связи с пуском «Орешника» (2024-11-22).
  20. NATO befasst sich mit russischer Rakete (2024-11-22).
  21. ООН обеспокоена ударом РФ баллистической ракетой по Днепру (2024-11-21).

Сылтамалар

үзгәртү