Олаф Шольц

алман сәясәтчесе (АСДФ)

О́лаф Шольц (алман. Olaf Scholz; 1958 елның 14 июне, Көнбатыш Алмания, Түбән Саксония, Оснабрюк) — алман сәясәтчесе, 2021 елның 24 ноябрендә Алмания дәүләт флагы Алмания федераль канцлеры итеп сайланган, 8 декабрендә федераль канцлер вазифасына керешкән. 2018 елның 14 мартыннан Алманиянең вице-канцлеры һәм финас министры. АСДФ әгъзасы[1].

Олаф Шольц
Алмания федераль канцлеры
Вазыйфага керешкән
2021 елның 8 декабре
Президент Франк-Вальтер Штайнмаер
Аңа кадәр Ангела Меркель
Алмания вице-канцлеры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 14 марты
Алмания финанс министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 14 марты
Аңа кадәр Вольфганг Шойбле
Гамбургның беренче бургомистры
Вазыйфада
2011 елның 7 марты – 2018 елның 13 марты
Аңа кадәр Кристоф Альхаус
Дәвамчысы Петер Ченчер
Шәхси мәгълүмат
Туган 14 июнь 1958(1958-06-14) (65 яшь)
Көнбатыш Алмания Түбән Саксония, Оснабрюк
Сәяси фирка АСДФ
Җефет Бритта Эрнст[d]
Әни Кристель Шольц[d]
Әти Герхард Шольц[d]
Белем Гамбург университеты (1985)
Култамга

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Шольц 1984 елда
 
2021 елның 6 июле
 
Шольц 2021 елның августында

1958 елның 14 июнендә Көнбатыш Алманиянең Түбән Саксония җире Оснабрюк шәһәрендә туган.

1985 елда Гамбург университетын хезмәт хокукы буенча белгеч буларак тәмамлаган.

2007 елның ноябреннән 2009 елның октябренә кадәр Алманиянең хезмәт һәм җәмәгать эшләре министры вазыйфасын башкара.

2009-2011 елларда ― Алманиянең социаль-демократик партиясенең парламент фракциясе рәисе урынбасары.

2011 елның 20 февралендә Гамбургта АСДФ бүлеге рәисе буларак, төбәк сайлауларында җиңеп, Гамбургның бургомистры була. Бу Ганза шәһәре аерым дәүләт―федераль җир булып торганга күрә, әлеге вазифа Алманиянең башка дәүләтләрендәге (федераль җирләрдә) премьер-министр вазыйфасына туры килә.

2018 елның 13 февралендә АСДФ президиумы һәм идарәсе Олаф Шольцны партия рәисе в.в.б. итеп билгели.

2018 елның 13 мартында Гамбург бургомистры вазифасыннан отставкага китә.

2018 елның 14 мартыннан ― Алмания вице-канцлеры һәм финанслар министры.

2021 елның 24 ноябрендә Алмания федераль канцлеры итеп сайланган[2].

2021 елның 8 декабрендә федераль канцлер вазифасына керешкән[3].

Фирка карьерасы үзгәртү

1975 елдан, өлкән мәктәп укучысы буларак, Алмания социаль-демократик партиясенең Jusos («Яшь социалистлар»дан кыскартылган) яшьләр оешмасы эшендә катнаша башлый. 1982 елдан 1988 елга кадәр – Jusos федераль рәисе урынбасары, 1987 елдан 1989 елга кадәр – Халыкара социалистик яшьләр берлеге вице-президенты.

Jusos –та эшләгән вакытта, Freudenberger Kreis (Jusos университет төркемнәренең Stamokap канаты), шулай ук spw журналына теләктәшлек күрсәтә, мәкаләләрендә «капиталистик икътисадны җиңү»не пропагандалый. Шольц «»агрессив-империалистик НАТО оешмасы»н, «зур бизнесның Аурупадагы тоткасы» буларак Федератив Алмания Җөмһүриятен тәнкыйтьли.

Фиркадә җитәкче урыннарда үзгәртү

Алмания социаль-демократик партиясенең башкарма директоры (2001 елдан 2019 елга кадәр) һәм генераль секретаре (2002 елдан 2004 елга кадәр). 2001 елдан 2019 елга кадәр ул төрле вазыйфаларда АСДФ партиясенең башкарма органы әгъзасы була. Федераль рәис урынбасары (2009 елдан 2019 елга кадәр). 2019 елда АСДФ рәисе сайлауларында җиңелгәч, федераль рәис урынбасары вазыйфасына башка сайланмый.

2018 елның 13 февралендә АСДФ президиумы карары нигезендә Шольц партия рәисе итеп билгеләнә [4]. 2018 елның 22 апрелендә фирканең парламент фракциясе лидеры Андреа Налес(алм.) фирка лидеры итеп сайлангач, Шольц рәис вазифаларын башкарудан туктый.

Бундесканцлерлыкка кандидат (2021 ел) үзгәртү

2020 елның 10 августында АСДФ җитәкчесе Шольцны 2021 елгы парламент сайлаулары(алм.) бундесканцлерлыкка кандидат итеп тәкъдим итә. Ул вакытта Шольц сорашып белешүләрдә иң популяр сәясәтче булып тора, әмма партиянең сул канатында бәхәсләр уята. 2021 елның 9 маенда, федераль канцлер вазыйфасына кандидат буларак, 96,2 процент тавыш белән расланган.

2021 елның 26 сентябрендә Алманиядә узган парламент сайлауларында Олаф Шольц фиркасе өчен алманнарның 25,7 % ы тавыш биргән. Лидеры гамәлдәге канцлер Ангела Меркель булган Христиан-демократик һәм Христиан-социаль берлек 24,1 % кына тавыш җыйган. АСДФ бундестагта 206 урын алачак [5].

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны (1998 елдан) ― Бритта Эрнст (алман. Britta Ernst, 1961 елгы), АСДФ сәясәтчесе, Бранденбургның мәгариф, яшьләр һәм спорт министры (2014 елдан). Балалары юк.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү