Никишин Олег Геннадьевич (1965, Казан) — Россия фотографы, «Эпсилон» фотоагентлыгына нигез салучы, күп тапкырлар премияләр лауреаты: Россия «ПрессФотоРоссия» һәм Американың «Picture Of the Year» NPA/National Press Photographers Association.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 16 апрель 1965(1965-04-16) (59 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре фотограф
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]

Биографиясе үзгәртү

Олег Геннадьевич Никишин 1965 елда Казан шәһәрендә туа. 1985 елдан фотография белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый. Берничә ел Качалов исемендәге драма театрында эшли, актерларны, спектакльләрне төшерә. 1987 елдан «Вечерняя Казань» газетасында эшли. 1990 елдан Франс Пресс и Sygma агентлыгы белән хезмәттәшлек итә һәм Мәскәүгә күчеп килә. 1994 елдан ЕРА 2020 елның 19 февраль көнендә архивланган./AFP агентлыгының штатлы фотографы булып эшли. 1996 елда күпмедер вакыт «Известия» газетасында эшли һәм шул ук елны Associated Press агентлыкка күчә һәм 1999 елга кадәр эшли. 1999 елда ул фрилансер буларак эшли һәм, нигездә, TIME һәм LIFE журналлары белән хезмәттәшлек итә. Бу елларда Олег Азәрбайҗан, Грузия, Таулы Карабах, Приднестровье, Абхазия, Осетия, Югославия, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Чечняда эшләп өлгөрә. Югославиядә сугыштан соң Нью-Йоркка китә. 1999 елның кышында аңа яңа гына оешкан Getty Images агентлыгында штатлы фотограф булып эшләү өчен Мәскәүгә кайтырга тәкъдим ителә. Фотограф буларак, Getty Әфганстандагы сугышны 2001 елда һәм 2002-2003 елларда Гыйракта көндәлек тормышны яктырткан өчен халыкара танылу алган. 2005 елда «Прессфотос» шәхси Россия фотоагентлыгы оештыра, соңрак ул «Эпсилон» дип атала.

Конкурсларда бүләкләр үзгәртү

Басмалары үзгәртү

JQ, Русский Репортер, Glamour, Русский Newsweek, Pro Sport, Total Football, Time, Marie Clare, New York Time, Sunday Times, International Herald Tribune, Life, Los Angeles Times, Daily Telegraph, The New York Times, The Washington Post, The Boston Globe, NRC Handelsblad, Focus, Stern, Paris Match, Известия, Итоги, Огонек, Досуг, Le Monde, Le Figaro.

Күргәзмәләре үзгәртү

"Яшәү мохите - өлкәннәр. Россиядә балачак» (UNICEF/«Объектив чынбарлык» фонды, Мәскәү, Санкт-Петербург, 2001).

Сылтамалар үзгәртү