Нәзир әд-Дин яки Нәзир әд-Дин хәлиф, Әтәк Җәңге Шамгын улы (ﻧﻪﺯﻳﺭ ﺋﻪﺩ-ﺩﻳن, tat.lat. Näzir äd-Din(үле сылтама)) (1180-1225) — Идел буе Болгары хәкиме.

Нәзир әд-Дин
ﻧﻪﺯﻳﺭ ﺋﻪﺩ-ﺩﻳن
Туган телдә исем Галимбәк
Туган 1180 ел
Болгар шәһәре
Үлгән 1225 ел
Болгар шәһәре
Милләт болгар
Ватандашлыгы Идел буе Болгары
Һөнәре сәясәтче, гаскәри

Нәзир әд-Дин хәлиф исеме белән болгар дирһәмнәре табылган. Рус кулъязмаларында Нәзирны - Отяк патша булып аталган. Бүтән чыганакларда аны Әтәк Җәңге Шамгын улы атыйлар.

Сарык сугышы үзгәртү

1223 елда Чыңгызхан гаскәр башлыклары - Субудай батыр һәм Җәбә нойон Рус-Кимәк бердәм гаскәрләрен Калка елгасында тар мар иткән. 1223 елның көзендә маңгул армиясе Идел буе Болгары дәүләтенә юнәлгән. Идел болгарлары Нәзир әд-Дин һәм аның улы Мустансир (Габдулла Чәлбер) җитәкчелегендә Җигүле таулары янында махсус ныгытмалар әзерләгән һәм маңгулларны тулысынча чолгап күбесе маңгул гаскәриләре әсирлекккә алган. Мәшһүр җиңелми торган Субудай һәм Җәбә нойон үз әсир гаскәриләр азат иткәне өчен сарыклар белән түләгәннәр (бер гаскәри - бер сарык тәкәсе). Кимсетелгән маңгуллар болгарларга үч алырга ант биргәннәр, шулай итеп Бату хан беренче төп һөҗүме 1236 елда ягъни Идел буе Болгары дәүләтенә каршы оештырган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү