Николай Носков, Николай Иван улы Носков, рус. Носков Николай Иванович (1956 елның 12 гыйнвары, РСФСР, Смоленск өлкәсе, Гжатск шәһәре) — музыкант, рок-җырчы һәм композитор, «Алтын граммофон» премиясе лауреаты (1996-2015). РФ атказанган артисты (2018).

Николай Носков

Николай Носков. Северодвинск, 2009
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Николай Иван улы Носков

Туу көне

12 гыйнвар 1956(1956-01-12) (68 яшь)

Туу урыны

Гжатск, Смоленск өлкәсе, РСФСР, ССРБ

Эшчәнлек еллары

1981-хәзергәчә

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Русия Русия

Һөнәрләр

җырчы, композитор, музыкант

Моң

тенор

Кораллар

гитара, фортепиано, бәрмә кораллар, торба, курай

Жанрлар

прог-рок, хард-рок, глэм-метал, поп-музыка, романс, поп-фолк, соул

Коллективлар

«Москва»
«Поющие сердца»
«Gorky Park»
«Николай»

Лейбллар

«Мелодия» һ.б., NOX Music, Мистерия Звука, HOFA, Creative Media

Бүләкләр

РФ атказанган артисты
«Алтын граммофон» (1996-2015)

http://nnoskov.ru/

Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты үзгәртү

 
Афишасы. Мәскәү, 2016

1956 елның 12 гыйнварында Смоленск өлкәсенең Гжатск (хәзерге Гагарин) шәһәрендә биш балалы чегән гаиләсендә туган. Әтисе Иван Александр улы ит комбинатында эшче булып, әнисе Екатерина Константин кызы сыер савучы булып, соңрак төзелештә эшләгән.

  • 1964 елда гаиләсе белән Череповец шәһәренә күченә. Махсус музыка белеме алмаган. Үзлегеннән төрле уен коралларында (фортепиано, гитара, бәрмә коралларда) уйнарга өйрәнә. Хәрби хезмәттә вакытта торбада уйный[1].
  • Балачактан мәктәп үзешчән сәнгатендә, төрле бәйгеләрдә катнашып килә. Ундүрт яшендә Төньяк-көнбатыш регион бәйгесендә «Иң яхшы җырчы» номинациясендә җиңүче була.
  • 1981 елдан «Москва» ансамблендә (җитәкчесе Давид Тухманов) эшли башлый. «Мелодия» фирмасында «Н.Л.О» альбомын яздыра.
  • 1984 елдан «Поющие сердца» ансамблендә (җитәкчесе Виктор Векштейн) җырлый.
  • 1987 елдан Gorky Park (тат. Горький паркы) рок-төркеменең (җитәкчесе Стас Намин) композиторы һәм җырчысы. Рок-төркем белән АКШта гастрольләрдә була һәм Мәскәү рок-фестивалендә катнаша. Америкада рок мэтрлары Джон Бон Джови (1989) һәм Scorpions төркеме җырчысы Клаус Майне (1990) белән парлап җырлый, шулай ук альбом яздыра.
  • 1993 елда АКШтан кайта, «Николай» төркеме оештыра. 1994 елда «Николай» төркеме белән инглиз телендә «Mother Russia» альбомы яздыра, ләкин альбом уңышка ирешми.
  • 1996-2000 елларда продюсер Иосиф Пригожин белән хезмәттәшлек итә.
  • 2002 елда «Дикий мед» (тат. Кыргый бал) исемле этник музыкага ярдәм итүче фонд оештыра.
  • Мәскәү кирмәнендә 3 концерт програмасы («Дышу тишиной» (тат. Тынлыкны сулыйм), «Ра-Дуга» (тат. Салават күпере), «По пояс в небе» (тат. Билдән өстә күктә) белән чыгыш ясый.
  • «Дышу тишиной» (тат. Тынлыкны сулыйм) (2000), «По пояс в небе» (тат. Билдән өстә күктә) (2006), «Без названия» (тат. Исемсез) (2012, Алмания, Хорст Шнебель студиясе), Живой (2019), «Паранойя» (II чыгарылышта «Я тебя люблю» (тат. Мин сине яратам), «Блажь» (II чыгарылышта «Стекла и Бетон» (тат. Пыяла һәм Бетон) альбомнары дөнья күрә.
  • 2017 елның 28 мартында, муенында тромб барлыкка килү сәбәпле, авыр хәлдә «Лапино» хастаханәсенә салына, шунда көчәйтелгән дәвалану курсы үтә[2][3].

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны Марина

кызы Екатерина (1990/1991 ?)
оныгы Мирослава (28.10.2015)[4]
оныгы Валерия (26.12.2017)

Уңышлары үзгәртү

  • Н. Носковның «Bang» җыры Америка радио хит-парадларында беренче урыннарда, видеоклибы MTV чартында өченче урында, «Gorky Park» альбомы атналык Billboard журналының (АКШ) «200 иң яхшы альбом» исемлегендә 81 нче урында тора.
  • 2011 елда «Мелодия» җыры белән (Николай Добронравов-Александра Пахмутова) «Достояние республики» телепрограммасында беренче урын ала.

Фильмография үзгәртү

  • 1987 «Һәлак булган караблар утравы» фильмында берничә җыр башкара.
  • 1987 «Ул кәләпүш белән, ул кара шляпада» фильмында берничә җыр башкара.

Бүләкләре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. А. С. Алексеев. Кто есть кто в российской рок-музыке. М.: АСТ : Астрель : Харвест, 2009. — С. 365, 366. — ISBN 978-5-17-048654-0 (АСТ). — ISBN 978-5-271-24160-4 (Астрель). — ISBN 978-985-16-7343-4 (Харвест).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү