Николай Боголюбов (академик)

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Николай Николаевич Боголюбов (1909-1992) — совет математигы һәм физик-теоретигы , Россия Фәннәр академиясе академигы (1991 елдан); ССРБ Фәннәр академиясе (1953 елдан) һәм Украина ССР Фәннәр академиясе (1948 елдан) академигы, сызыклы булмаган механика һәм теоретик физика фәнни мәктәпләренә нигез салучы. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1969, 1979).

Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
 Россия
Туу датасы 8 (21) август 1909[2][3][4]
Туу урыны Түбән Новгород, Россия империясе[5]
Үлем датасы 13 февраль 1992(1992-02-13)[2][4][6] (82 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия[7]
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Ата Николай Михайлович Боголюбов[d]
Кардәш Алексей Николаевич Боголюбов[d] һәм Михаил Николаевич Боголюбов[d]
Балалар Николай Николаевич Боголюбов[d] һәм Павел Николаевич Боголюбов[d]
Һөнәр төре математик, физик-назарияче, уйлап табучы, фәнни хезмәткәр, язучы-документалист, сәясәтче
Эшчәнлек өлкәсе математика, Төш физикасы һәм Теоретик физика
Эш урыны Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d], РФА Математика институты[d], Мәскәү дәүләт университеты, Объединённый институт ядерных исследований[d] һәм Институт теоретической физики имени Н. Н. Боголюбова НАН Украины[d]
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d], директор[d] һәм директор[d]
Әлма-матер Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор[d], академик АН СССР[d] һәм РФА академигы[d]
Академик дәрәҗә физика-математика фәннәре докторы[d] (1930)
Фәнни җитәкче Крылов, Николай Митрофанович[d]
Аспирант яки докторантлары Альберт Никифорович Тавхелидзе[d][8], Анатолий Логунов[8], Селим Григорьевич Крейн[d][8], Зубарёв, Дмитрий Николаевич[d][8], Кукин, Валерий Дмитриевич[d], Naftul Iosifovich Polsky[d][8], Galina Iosifovna Biryuk[d][8], Georgiy Isaakovich Kats[d][8], E. R. Velibekov[d][8], Boris Isakovich Khatset[d][8], Vsevolod Anatolievich Moskalenko[d][8], Виктор Матвеев[d][8], Струминский, Борис Владимирович[d][8], Свидзинский Анатолий Вадимович[d], Сисакян, Алексей Норайрович[d], Остап Степанович Парасюк[d], Шелест Виталий Петрович[d], Дмитрий Ширков, Тябликов, Сергей Владимирович[d], Юрий Алексеевич Митропольский[d][8], Михаил Константинович Поливанов[d], Медведев, Борис Валентинович[d], Юрий Львович Климонтович[d][8] һәм Владимиров, Василий Сергеевич[d][8]
Шәкертләр Зубарёв, Дмитрий Николаевич[d], Селим Григорьевич Крейн[d], Анатолий Логунов, Медведев, Борис Валентинович[d], Юрий Алексеевич Митропольский[d], Михаил Константинович Поливанов[d], Тябликов, Сергей Владимирович[d], Дмитрий Ширков һәм Виктор Матвеев[d]
Активлык урыны Киев[7] һәм Мәскәү[7]
Әгъзалык Берлин фәннәр академиясе[d], Украина милли фәннәр академиясе[d], АКШ милли фәннәр академиясе[d], Рәсәй фәннәр әкәдимиясе, ССҖБ Фәннәр академиясе[d][9], Һайделберг фәннәр академиясе[d], Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d], Болгарская академия наук[d], Пүлшә фәннәр академиясе[d], Маҗарстан фәннәр академиясе[d] һәм Һиндстан милли фәннәр академиясе[d]
Бүләкләр
Нинди веб-биттә тасвирланган mi.ras.ru/index.php?c=inmemoriapage&id=21693&l=1
Изображение памятной доски
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]
 Николай Боголюбов Викиҗыентыкта

Дубнадагы Атом тикшеренүләре Берләшкән институтының (АТБИ)теоретик физика лабораториясе директоры (1956 елдан), МИАН директоры (1965–1988), Мәскәү дәүләт университеты физика факультетының квант статистикасы һәм кыр теориясе кафедрасы мөдире (1966-1992).

Биографиясе үзгәртү

Николай Боголюбов 1909 елда Түбән Новгородта, теология, фәлсәфә һәм психология укытучысы, рухани язучы һәм Россия православие чиркәвенең баш рухание Николай Михайлович Боголюбов (1872-1934) гаиләсендә туган [13] . Булачак галимнең әнисе Ольга Николаевна (кыз фамилиясе Люминарская) музыка укытучысы булып эшләгән. Гаиләдә өч ул үсә: Николай Николаевич Боголюбов (баш бала), Алексей Николаевич Боголюбов (1911-2004) — математик, фән тарихчысы, Украина Милли Фәннәр Академиясе әгъзасы, Михаил Николаевич Боголюбов (1918-2010) — лингвист, РФА академигы.

Әтисе Николайны дүрт яшеннән укырга һәм язырга, биш яшеннән — алман, аннары француз һәм инглиз телләренә өйрәтә башлый. Боголюбов телләр үзләштерүгә гаҗәеп сәләткә ия булган, лингвистика һәм тарихны тирәнтен белгән. Ул инглиз, алман һәм француз телләреннән кала дистәгә якын — итальян, венгр, фин, швед, поляк, чех һ.б. телләрне белгән.

1913 елда гаилә Киевка күченә, анда әтиләре Владимир университетында теология профессоры булып эшли . Гражданнар сугышы вакытында ул эшсез кала һәм шәһәрдә эш таба алмыйча, авылга күченә. Җиде еллык мәктәпне Николай шунда тәмамлый [14] .

1925 елда турыдан-туры УССР Фәннәр академиясе аспирантурасына кабул ителә һәм аннан соң УССР һәм ССРБ Фәннәр академияләрендә эшли.

1963 елдан СССР Фәннәр академиясенең математика бүлеге секретаре. 1965 елдан Дубнадагы Атом-төш тикшеренүләре Берләшкән институты директоры.

Төп эшләре — математика анализы, математика физикасы, сызыклы булмаган механиканың асимптотик ысуллары, динамик системалар теориясе, статистик физика һәм кырның квант теориясе.

Күп кенә чит ил Академияләре әгъзасы (Болгария, ГДР, Польша, АКШ һ.б.), фәнни учреждениеләр һәм җәмгыятьләр, Пагуош хәрәкәтендә катнашучы. 7-8 нче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.

1937 елда Евгения Александровна Пирашковага өйләнгән. Никахта ике улы туган. Олы улы Николай — математика физикасы һәм статистика механикасы белгече, В. А. Стеклов исемендәге Математик институтының баш гыйльми хезмәткәре, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

 
Мәскәүнең Новодевичье зыяратында Н.Н. Боголюбов кабере

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #108163897 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. http://www.mi.ras.ru/index.php?c=inmemoriapage&id=21693&l=1
  4. 4,0 4,1 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  5. Боголюбов Николай Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  6. Брокгауз энциклопедиясе
  7. 7,0 7,1 7,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #11906703X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  8. 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 8,11 8,12 8,13 8,14 математика гаиләбелеме — 1997.
  9. http://www.ras.ru/win/db/show_per.asp?P=.id-53167.ln-ru.dl-.pr-inf.uk-12
  10. http://www.ras.ru/win/db/award_dsc.asp?P=id-1.ln-ru
  11. http://www.aps.org/programs/honors/prizes/heineman.cfm
  12. https://www.ictp.it/prize/dirac-medal
  13. Николай Михайлович Боголюбов в Православной энциклопедии
  14. О людях Московского университета, 2019: «Аттестат об окончании семи классов деревенской школы был единственным документом об образовании, который Боголюбов получил за всю свою жизнь. Следующим документом стал диплом доктора математики»

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү