Наил Касыймов

шагыйрь
(Наил Касыйм битеннән юнәлтелде)

Наил Касыймов, Наил Васыйл улы Касыймов (Наил Касыйм, 1955 елның 18 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Ашытбаш) – шагыйрь, җырлар авторы, 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), ТР Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты (2017). Татарстан Республикасының халык шагыйре (2023).

Наил Касыймов
Наил Касыйм

Тугач бирелгән исеме: Наил Васыйл улы Касыймов
Псевдонимнар: Наил Касыйм
Туу датасы: 18 август 1955(1955-08-18) (68 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Ашытбаш
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1990-елларх. в.
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Ак яулыклы әнием»
Премияләр: Татарстан Республикасының халык шагыйре - 2023
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Һади Такташ премиясе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1955 елның 18 августында Арча районы Ашытбаш аваылында биш балалы гаиләдә туган. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай-Кырлай урта мәктәбен, 1977 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган [1].

Хезмәт юлы

үзгәртү

1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшләгән.

1992–1997 елларда Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор вазыйфасында.

1997–1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшли.

1999 елдан Казан шәһәр хакимиятенең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара.

Пенсиягә киткәнче Татарстанның мәдәният министрлыгында бүлек мөдире вазыйфасында.

Н. Касыймовның шулкадәр нечкә күңелле, шигъри җанлы булуы гаҗәп тә түгел ― татарның олы әдипләре туып-үскән Арча районы егете ул. Кечкенә чагында әнисенең туган авылы ― Кырлай белән тоташкан Иябаш авылына әбиләренә кунакка барганда, Тукай йөргән сукмаклардан йөргән, Тукай коенган инештә су коенып үскән[2].

 

Бәлки шул инешнең суы бераз сеңеп калгандыр, шигырь язу теләге шул чакта уянмады микән, дип уйлап куям... Алтмышка җиткәч кенә шигырь яза башлап, үзеңне шагыйрьгә санау дөрес хәл түгел, теләсә нинди сәләт тумыштан килә һәм бала вакытта, яшь чакта бәреп чыга [2]

 
 
«Су буенда учак яна» китабы

«Авылым тавышлары»

Җырлый чишмә, сайрый кошлар,
Җырлыйлар арышларым.
Һава сыман кирәк миңа
Авылым тавышлары...

«Су буенда учак яна»

Су буенда учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны...

Мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кырлай мәктәбендә югары классларда укыганда мәктәпкә килгән әдипләрдән хуплау алган Наилнең кайбер шигырьләре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) басылып чыга.

Татар шигъриятендә Наил Касыймов җырчы шагыйрь буларак билгеле. Әнисе Фәүзия апага багышлап язылган «Ак яулыклы әнием» дигән җырдан соң танылу ала (көй авторы Луиза Батыр-Болгари). Шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары көй язган. Җырларын үзешчән һәм профессиональ җырчылар репертуарларына алган: «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р. Әхиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р. Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З. Хәйретдинов көе) һ. б. Венера Ганиева «Туй күлмәге» җырын, Зөһрә Шәрифуллина «Су буенда учак яна» җырын башкара.

Төрле елларда иҗат ителгән җырларын, шигырьләрен «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына урнаштырган, «Су буенда учак яна» (1993; 2020), «Күңелем каршыңда тезләнде» (1996), «Күңелем кояшы» (2013), «Тыңлар идем тавышыңны» дигән китапларга туплап чыгарган [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

«Туй күлмәге»

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек.
Туй күлмәге бер көнлекме?
Туй күлмәге ― гомерлек!..

«Ак яулыклы әнием»

Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә ―
Чәчәләрең дә бүген ак синең.
Күңел күгемдә син ― якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем!..

«Әнкәм сүзе»

Бала өчен гомерләрен биргән
Күпме җирдә газиз аналар.
Нинди төшләр әнкәм күрә икән?
Балалар, ди үзе, балалар!..

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Гөлсинә Чирмешән районы Керкәле авылыннан. Уллары Айдар.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү