Мөслим районы гербы

Мөслим районы гербы (рус. Герб Муслюмовского района) — Татарстанның Мөслим районы рәсми символларының берсе (герб). Район гербы турында нигезләмә һәм гербның тасвирламасы 2006 елның 22 ноябрендә Мөслим муниципаль районы район шурасының XI сессиясе карары белән раслана[1].
Россия байрагы РФ дәүләт геральдика регистрына 2873 нче сан белән теркәлгән.
Татарстан байрагы Татарстанның геральдика реестрына 88 нче сан белән теркәлгән.

Мөслим районы гербы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

22 ноябрь 2006

Дәүләт геральдик регистрында номер

2873

Герб авторлары

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Герб идеясе

Р. Хантимеров, Р. Хәбипов, Ә.Салихов

Тасвирлама үзгәртү

Герб яшел төстәге җирлектән гыйбарәт, аскы өлеше зәңгәр төстәге буй; төп яшел төстәге өлешне зәңгәр төстәге аскы өлештән ак төстәге (көмеш төстәге) дулкынлы сызык аера. Уртада (үзәктә, алга чыгып тора) — сары, кара, алтын төстәге киемнәр (кәләпүш, күлмәк, татар орнаментлы камзул, чалбар, татар орнаментлы читек) кигән, уңга каратып курайда уйнаучы егет (малай); егетнең ике ягында аста уңда – алтын сары төстәге (кишер сары төстәге детальләр кертеп) ук очы һәм сулда - сөңге очы ясалган

Символлар нигезләмәсе үзгәртү

Герб символлар һәм аллегория аша районның тарихы, сәнгате һәм табигатен тасвирлый.

Гербтагы төп сурәт — егет — яшьлекне, чәчәк атуны, алга баруны, матурлыкка омтылуны гәүдәләндерә, шулай ук районда үсеш өчен югары мөмкинлек булуның күрсәткече.

Милли кием һәм курайрайонның тарихка һәм сәнгатькә бәйле үзенчәлекләре, районда күпчелек татар милләтеннән булган халык яшәве күрсәткече.

Ук һәм сөңге очлыклары — халыкның үзен яклап, каршы торуга сәләтле булуы, районның бай тарихы, мирасы, табигый үзенчәлекләре күрсәткече. Мөслим районы файдалы казылмаларга бай, электән үк биредә бакыр игътибар үзәгендә булган. XVIII гасырда Ольгино авылы янында бакыр эретү заводы булган. Бакырдан ук, сөңге очлары, төрле эш коралы һәм көнкүреш өчен кирәкле җиһазлар җитештерелгән.

Гербның аскы (кечерәк) ягындагы көмеш төс белән чикләнгән зәңгәр дулкын — районның табигый байлыгын — Ырынбур өлкәсеннән башланып, БР һәм ТР буенча агучы Ык елгасын аңлата. Ык елгасы Баулы, Азнакай районнары аша үтеп, Мөслим районын икегә бүлә, елга — тирә-якта тормыш итү чыганагы.

Гербның өске (зуррак) ягындагы яшел төсавыл хуҗалыгы, уңыш, табигать, тормыш күрсәткече.

Зәңгәр төс (лазурь) — намуслылык, зәвыклылык, рухи байлык күрсәткече.

Сары төс(алтын төс) — байлык, уңыш, кояш энергиясе һәм җылылык, хөрмәт, интеллект күрсәткече.

Авторлар үзгәртү

Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.

Идея авторлары үзгәртү

Геральдик яктан төгәлләү төркеме үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 236—239. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү