Мөдәрис Мөсифуллин

Мөдәрис Мөсифуллин, Мөдәрис Гайнелгыйлем улы Мөсифуллин (1957 елның 25 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Әлкәш) — язучы, драматург, шагыйрь, балалар язучысы. РФ һәм БР язучылар берлекләре әгъзасы (1995).

Мөдәрис Мөсифуллин

Тугач бирелгән исеме: Мөдәрис Гайнелгыйлем улы Мөсифуллин
Туу датасы: 25 март 1957(1957-03-25) (66 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Әлкәш
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, драматург
Юнәлеш: проза, драматургия
Жанр: повесть. пьеса
Иҗат итү теле: татар теле

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Туфан Миңнуллин (с) белән. 2008

1957 елның 25 мартында Башкортстан АССР Дүртөйле районы Түбән Әлкәш авылында туган. Әтисе — Гайнелгыйлем, әнисе — Фәүзия[1]. Исмаел урта мәктәбен (1974), Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты режиссура бүлеген (1982) тәмамлаган. Хәрби хезмәттә була.

19821984 елларда Дүртөйле районы мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссеры.

19842005 елларда Дүртөйле шәһәр һәм район хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгы.

2006 елдан Дүртөйле районы мәдәният йорты директоры, 2018 елдан Башкортостан Республикасы Милли музее - Дүртөйле тарих һәм туган-якны өйрәнү филиалы мөдире.

Иҗаты үзгәртү

Беренче очерк, нәсер, хикәяләрен хәрби хезмәттә чагында яза. 1987 елда үзенең беренче сәхнә әсәрен иҗат итә. Сәхнә өчен язылган әсәрләре- комедияләре («Рәхимҗанның сәер капкасы», «Кемгә акча кирәкми») Дүртөйле, Яңавыл, Белорет, Бүздәк, Нефтекамск, Мәскәү халык театрларында, "Акча кемгә кирәкми" әсәре Татарстанның Минзәлә, «Гомергә тиң булган төн» әсәре Туймазы дәүләт татар театрларында, «Тискәре ир, «начар» хатыннар» комедиясе 1996 елда Уфаның Гафури театрында сәхнәләштерелә[2]. М.Мөсифуллинның драма әсәрләре РБ, РТ, Чиләбе өлкәсендә дүрт профессиональ, 65 тән артык үзэшчән драма коллективлары һәм халык театрлары сәхнәсендә куелган. Ул көйләр дә иҗат итә: «Әнкәй», «Көзге җыр», «Туган көнең белән, дускай», «Фәүзия каеннары» һ. б. җырлары билгеле җырчыларның (Фнүнә Сиражетдинова, Радик Динәхмәтов, Ратмир Вәлиев, Гөлназ Латыйпова, Вәкил Мурзин) репертуарына кергән.

«Урман баһадиры—95», «Алтын Урал», М. Акмулла, Н. Нәҗми (2018) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Республика сценаристлар конкурсында Гран-при, Р. Солтангәреев исемендәге хикәяләр бәйгесендә диплом яулый.

Китаплары үзгәртү

  1. Пьесалар. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1992
  2. Кош йөрәге. Уфа: Китап, 1995.
  3. Аучы Мәргән маҗаралары. Казан: ТКН, 1999. - 32 б.
  4. Аучы Мәргән мажаралары; әкиятләр; Уфа, 2006. - 144 б.
  5. Акча кемгә кирәкми?! Уфа: Китап, 2010. ISBN 978-5-295-05516-4.
  6. Курай иле. Уфа: Китап, 2017. ISBN 978-5-295-06769-3 (башк.)

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Әсма, 1980 елда өйләнешкәннәр, уллары Рөстәм, Илдар, оныклары Таһир, Тимур, Дамир.

Әдәбият үзгәртү

  1. Мөдәрис Мөсифуллинга багышланган махсус сан. «Мәйдан», 2016 ел, июль.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Фәүзия каеннары» җырын әнисе Фәүзиягә багышлаган
  2. М. Г. Мөсифуллин 2019 елның 3 апрель көнендә архивланган.. nauka.ru(рус.)