Мәҗит Әлмөхәммәтов

математик, профессор

Мәҗит Әлмөхәммәтов, Мәҗит Ифат улы Әлмөхәммәтов (1904 елның 22 сентябре (4 октябре), РИ, Дала генерал-губернаторлыгы, Җаек өлкәсе1971 елның 13 июле, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1950), професссор (1950). 1937—1971 елларда Казан дәүләт педагогия институтының математик анализ кафедрасы мөдире, 1943—1956 елларда КДПИ физика-математика факультеты деканы. ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1967). Төп хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләр теориясенә, тирбәнешләр теориясе проблемаларына, хәрәкәт тотрыклыгы мәсьәләләренә багышланган. Математика буенча татар телендә язылган уку-укыту кулланмалары һәм фәнни-методик хезмәтләр авторы[1].

Мәҗит Әлмөхәммәтов
М.И.Әлмөхәммәтов.jpg
Туган телдә исем Мәҗит Ифат улы Әлмөхәммәтов
Туган 4 октябрь 1904(1904-10-04)
Дала губернаторлыгы, Җаек өлкәсе (Русия империясе)
Үлгән 13 июль 1971(1971-07-13) (66 яшь)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре математик, профессор
Балалар кызлары Илфә, Зөлфә
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
ТАССР атказанган фән эшлеклесе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1904 елның 22 сентябрендә (4 октябрендә) Дала генерал-губернаторлыгы Җаек өлкәсендә (хәзерге Казакъстан) крестьян гаиләсендә (вариант: Җаекта[2]) туган. 3 сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаган. 16 яшеннән Җаек шәһәре басмаханәсендә хәреф җыючы, 1921—1922 елларда итек басу остаханәсендә — эшче, 1923—1924 елларда мәгариф бүлеге хезмәткәре булып эшли.

КазанҮзгәртү

1924 елда Казанга килә, индустриаль техникумның химия бүлегенә укырга керә. Үзлегеннән укып, урта мәктәп тәмамлый. 1927—1929 елларда Казанның 12нче мәктәбендә математика һәм физика, 1929—1931 елларда авыл хуҗалыгы техникумында математика укыта. 1931—1932 елларда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтының сызма геометрия кафедрасында, 1932—1935 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының математика кафедрасында ассистент вазифаларын башкара.

1931 елда читтән торып Казан дәүләт университетына укырга керә. 1933 елда «Бер гамәли мәсьәләне чишү өчен интерполяция формулалары төзүдә П. Л. Чебышев ысулын куллану» дигән фәнни хезмәт яза. 1934 елда «КДУ гыйльми язмалары»нда дөнья күргән әлеге хезмәткә профессор Н. Н. Парфентьев (1877—1943) югары бәя бирә, авторны аспирантурага тәкъдим итә. 1934 елдан фәнни хезмәтләре, шул исәптән математика буенча урта һәм югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре басыла башлый. «Сызма геометрия» (2 кисәктән), «Анализ» (М. Я. Выгодскийдан тәрҗемә), «Кызыклы математика», «Яшь землемер» китаплары басылмый кала.

1935 елның 1 сентябреннән — Казан дәүләт педагогия институты доценты в. б. 1935 елның маенда «Дифференциаль тигезләмәләр системаларының үзенчәлекле нокталары» темасына кандидатлык, 1949 елның 20 июнендә «Тотрыклы һәм тотрыксыз үзәкләр» темасына докторлык диссертацияләре яклый[3]. 1950 елда физика-математика фәннәре докторы итеп раслана, шул ук елда профессор дәрәҗәсе бирелә.

1937 елның 1 сентябреннән Казан дәүләт педагогия институтының югары математика, 1943 елның ноябреннән 1971 елга кадәр — математик анализ кафедралары мөдире, 1943—1956 елларда КДПИ физика-математика факультеты деканы[4]. Математик анализ, функцияләр теориясе, дифференциаль тигезләмәләр буенча лекцияләр укый. КДПИ физика-математика факультетында аспирантура белән җитәкчелек итә.

1971 елның 13 июлендә Ташкентта вафат, Казанда җирләнгән.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсеҮзгәртү

Дифференциаль тигезләмәләрнең сыйфат теориясе буенча 30 дан артык хезмәт яза. Фәнни-методик проблемалар белән шөгыльләнә, мәктәптә математика укыту методикасын үстерүгә әһәмият бирә. Ул төзегән «функцияләрнең максимумнарын һәм минимумнарын гади юллар белән табу» методы игътибарга лаек. 1947 елда «КДПИ гыйльми язмалары»нда басылган «Урта мәктәптә максимум һәм минимум мәсьәләләре» хезмәте әлеге проблемага багышлана һәм зур бәягә лаек була.

  Автор бары тик элементар математика куллануга нигезләнгән максимумнарны һәм минимумнарны билгеләүнең үзе эшләгән методларын бәян иткән.
Бу мәкаләдә күрсәтелгән биремнәр геометриядән, физикадан, техникадан һәм практик тормыштан алынган төшенчәләргә таяна
 

1954—1962 елларда «Совет мәктәбе» журналында методик мәкаләләр бастырып килә.

Математикада классик проблема булган Үзәкләр мәсьәләсен чишүнең рус математигы А. М. Ляпунов(рус.) билгеләгән гомуми ысулы идеясен үстереп, М. И. Әлмөхәммәтов әлеге проблеманы поляр координатларда чишү ысулын бирә («Үзәк проблемасы турында», «Тотрыклы һәм тотрыксыз үзәкләр турында» һ. б. хезмәтләрендә).

Фәннең практика белән тыгыз бәйләнеше юнәлешендә эзләнүләр алып бара («Җир астында нефть һәм су хәрәкәте тигезләмәләрен сыйфатый өйрәнү»). 1960-елларда сыйфатый теориянең кире мәсьәләләрен, ягъни яссылыкта һәм фазада үзенчәлекле нокталары һәм кәкреләре бирелгән дифференциаль тигезләмәләр системасын төзү мәсьәләләрен билгели һәм чишә. Бу хезмәтләрендә дифференциаль тигезләмәләр теориясенең яңа юнәлеше күрсәтелә. Математика, механика, информатика, идарә итү теориясе, фән һәм техниканың башка өлкәләрендәге мәсьәләләр — бирелгән сыйфатлардан чыгып дифференциаль тигезләмәләр системасынт төзүгә бәйле[6]. Урта мәктәпләр өчен математика программасын камилләштерү өлкәсендә эшли. 1951 елда аның редакциясендә «Математика укытучыларына ярдәмгә» җыентыгы нәшер ителгән.

ХезмәтләреҮзгәртү

  • Об условиях наличия особой точки типа центр // Известия Казанского физико-математического общества. 1937. Т.9.
  • Полупериодические функции с конечным базисом // Известия вузов. Математика. 1959. № 5.
  • Обратная задача качественной теории дифференциальных уравнений // Известия вузов. Математика. 1963. №4.
  • О конструировании дифференциального уравнения, имеющего своими предельными циклами заданные кривые // Известия вузов. Математика. 1965. № 1.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ГаиләсеҮзгәртү

Олы кызы Илфә, Ильфа (Кутасова, 13.02.1930)[7]Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган, философия фәннәре докторы; кече кызы Зөлфә — КДУ тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Мазит Ифатович Альмухамедов // Дифференциальные уравнения. Минск, 1972. Т. 8, № 3.
  • Васыйл Закиров. Саф күңелле галим. // Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр, истәлекләр (төзүчеләр Р. Ә. Шакирҗанов, А. И. Нарбеков, Ф. Р. Шакирҗанов). Казан: ТКН, 2011, 186-190нчы бит. ISBN 978-5298-02090-9

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. И. Х. Мөдәррисов. Әлмөхәммәдов Мәҗит Ифат улы. tatarica.org
  2. Альмухамедов Мазит Ифатович. Большая биографическая энциклопедия
  3. Альмухамедов, Мазит Ифатович - Об устойчивых и неустойчивых центрах. Российская государственная библиотека(рус.)
  4. Л. И. Галиева, И. Г. Галяутдинов. Научные исследования на математических кафедрах(рус.)
  5. Роза Вәлиева. Олы шәхес. // Мәшһүр татар галимнәре. К.: ТКН, 2011, 190-191нче бит. ISBN 978-5298-02090-9
  6. Роза Вәлиева. Олы шәхес. // Мәшһүр татар галимнәре. К.: ТКН, 2011, 190-191нче бит. ISBN 978-5298-02090-9
  7. Кутасова, Ильфа Мазитовна. Большая биографическая энциклопедия