Мәкки Бәдретдинов
Абыйсы Макфи белән бутамагыз.
Мәкки Бәдретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәкки Вәҗетдин улы Бәдретдинов |
Туган | 1 март 1944 (80 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Югары Яхшый |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | инженер-технолог |
Бүләк һәм премияләре |
Мәкки Бәдретдинов, Мәкки Вәҗетдин улы Бәдретдинов (Макки Вазетдинович Бадретдинов; 1944 елның 1 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Югары Яхшый) ― инженер-технолог, 1978―1985 елларда Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы («Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте) генераль директоры урынбасары, завод парткомы секретаре. ТР атказанган сәүдә хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1944 елның 1 мартында[1] Татарстан АССР Актаныш районы Югары Яхшый авылында туган. Әтисе Вәҗетдин Әкмал улы ― фронтта аягын югалткан сугыш инвалиды булган, колхоз рәисе булып, аннары «Татпотребсоюз»да эшләгән. Әнисе Гөлсем Гани кызы төбәктә динне яхшы белүчеләрнең берсе саналган. Әтисенең эше буенча гаиләгә еш күчеп йөрергә туры килү сәбәпле, дүрт мәктәптә укыган. Иске Байсар урта мәктәбен тәмамлаган. Кыш көннәрендә югары сыйныфларда һәр көнне иртән мәктәпкә кадәр сигез километр һәм дәресләрдән соң өйгә кайтканда шуның хәтле үк юлны чаңгыда уза торган булган. Хезмәт юлын Казанда 4нче төзелеш-монтажлау идарәсе (СМУ) эшчесе буларак башлап җибәргән[2].
1961 елда Казан дәүләт химия-технология институтына укырга кергән, спорт белән җитди шөгыльләнгән. Ил буенча югары уку йортларында хәрби кафедралар ябылу башлангач, икенче курстан соң армиягә алынган. Балтика флотында су асты көймәсендә (Су асты көймәләренең 25-нче бригадасының борт номеры 131 булган 641-нче проект дизель көймәсе) радиометрист-акустиклар командасының старшинасы булып хезмәт иткән. 1967 елда хәрби хезмәттән кайткач, КХТИның читтән торып уку бүлегенә күчкән[2].
Түбән Камага Бөтенсоюз комсомол төзелешенә киткән[2]. Комсомолның Түбән Кама шәһәр комитетында ике ел оештыру бүлеге мөдире, аннары икенче секретарь, 1972―1976 елларда беренче секретарь булып эшләгән[3]. 1976 елда «Татэнергострой» төзелеш идарәсе башлыгы[4] Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971) Евгений Никифор улы Королёв (1913―2001) ярдәме белән партия эшеннән производствога күчүгә ирешә һәм Түбәнкаманефтехимның «Химстрой» тресты идарәчесенең нефть химиясе комплексын төзү эшен субподрядчылар белән координацияләү буенча урынбасары булып эшли[2].
Аннары гаиләсе белән Түбән Камадан Яшел Үзәнгә күчеп килә, 1978 елдан Горький исемендәге заводның («Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе»нә[5]) директор урынбасары була, бу урында җиде ел эшли. Алты ел завод партия комитеты секретаре итеп сайланган[2].
Шәһәр сәүдә идарәсе директоры, Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы башлыгы, ТР сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе булып хезмәт иткән. 2004 елның декабреннән (пенсиягә чыгуының икенче көнендә үк) Яшел Үзәндә «“Талисман” иминият җәмгыяте» ААҖ филиалын булдырган, алга таба шул эш белән шөгыльләнгән[2].
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- Беренче чакырылыш (1994―1999) ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланган[2].
- Минтимер Шәрип улы Шәймиевның сайлауларда ике тапкыр ышанычлы кешесе булган.
- Биш елдан артык «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Яшел Үзән территориаль бүлеге җитәкчесе булган[6].
- Яшел Үзән шәһәре һәм районы Волейбол федерациясе рәисе (2021 елдан)[7]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Хөрмәт Билгесе ордены
- Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре
- 2011 ― ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты ― Яшел Үзән районында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлеген җитәкләгән өчен
- 2019 ― ТР Президенты (2010-2023) Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте[8]
- өч медаль
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Зөлфирә (Иске Байсардан), 1973 елда өйләнешкәннәр; уллары Рөстәм, Азат[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Макки Бадретдинов. Календарь знаменательных дат. Центральная библиотека
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Рустам Сабитов. «Самая большая ценность – это семья»: Зеленодолец Макки Бадретдинов отмечает 75-летний юбилей. «Зеленодольская правда», 1.03.2019(рус.)
- ↑ Памятнику ударникам-комсомольцам - быть! Казань – БезФормата, 13.10.2019(рус.)
- ↑ Евгений Никифорович Королев
- ↑ О компании АО «ПОЗиС», archived from the original on 2023-03-29, retrieved 2024-09-29
- ↑ Макки Бадретдинов получил благодарственное письмо Председателя Госсовета РТ. Татар-информ, 10.05.2011
- ↑ Федерация волейбола г. Зеленодольска и Зеленодольского района
- ↑ Рустам Минниханов объявил благодарность ветерану труда, зеленодольцу Макки Вазетдиновичу Бадретдинову. zpravda.ru, 6.02.2019
Әдәбият
үзгәртү- Бәдретдинов Мәкки Вәҗетдин улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 454нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Рустам Сабитов. «Самая большая ценность – это семья»: Зеленодолец Макки Бадретдинов отмечает 75-летний юбилей. «Зеленодольская правда», 1.03.2019(рус.)