Югары ЯхшыйТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Югары Яхшый
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°28'тн, 53°43'кнч
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 203 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423765
Автомобиль коды 16, 116
Икенче исеме Югары Яхшый

Халык саны — 203 тирәсе. Почта индексы — 423765.

Тарих үзгәртү

Югары Яхшый авылы 1735 елдан билгеле. 1762 елда үткәрелгән Өченче ревизия материалларында старшина Минәй Бикбауыв командасына караган авыллар арасында Яхшый авылындагы 22 ир-ат типтәр күрсәтелгән[1]. Дүртенче ревизия (1782 ел) материалларына караганда, аларның саны 38 гә җиткән[2]. XVIII гасыр ахырыннан ревизия документларында башкорт сословиесендәге кешеләр дә исәпкә алына башлый. 1795 елда Югары Яхшый авылында 12 хуҗалыкта бу катламга караган 89 кеше, 2 хуҗалыкта “типтәр” сословиесендәге 15 кеше теркәлгән[3]. Югары Яхшый авылы халкының төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек булган. Шулай ук умартачылык, тукучылык та таралган була. Мәчет турында беренче тапкыр 1854 елда искә алына, 1867 елдан мәчет каршында мәктәп эшли[4]. 20 гасыр башында авылда икмәк саклау кибете булган. Бу чорда крестьян җәмәгатенең җир биләмәләре 2174,5 дисәтинә була. 1920 елга кадәр Югары Яхшый авылы Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена караган. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 – 1935, 1959 – 1963, 1965 елдан соң Актаныш районында, 1935 – 1959 елларда Калинин, 1963 – 1965 елларда Минзәлә районы составына карый. Хәзерге вакытта Югары Яхшый авыл җирлеге үзәге. 1931 елда авылда «Эконом» колхозы оештырыла, соңыннан аның исеме берничә тапкыр үзгәртелә. 1994 - 2002 елларда "Яхшый" кооперативлар берләшмәсе. 2003 - 2006 елларда "Яхшый" авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы. 2006 елдан "Эконом" ҖЧБ. Авыл халкы нигездә "Эконом" ҖЧБдә эшлиләр. 1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда ул җидеееллык, 1961 елда сигезъеллык, 1965 елда урта, 1989 елда тулы булмаган урта, 2002 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина салына). 2003 елдан – тулы булмаган урта мәктәп. Авылда мәдәният йорты (1976 елда төзелә), китапханә, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты эшли.

Демография үзгәртү

Халык саны
1795 1859 1870 1884 1906 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
128 304 341 509 759 545 528 473 465 527 322 361 280 203 186 203

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Мәгариф үзгәртү

  Төп мәкалә: Югары Яхшый мәктәбе

Авылда туган шәхесләр үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020, 2020. — С. 94. — ISBN 978-5-94981-351-5
  2. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020, 2020. — С. 171, 174. — ISBN 978-5-94981-351-5
  3. Западные башкиры по переписям 1795–1917 гг. / Асфандияров А.З., Абсалямов Ю.М., Роднов М.И.. — Уфа: Китап, 2001. — С. 75. ISBN 5-295-02548-9
  4. Татарская энциклопедия: В 5 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – Т. 1. С. 566
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия: В 5 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – Т. 1. 672 с. ISBN 5-85247-035-Х.
  • Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020, 2020. — 192 с. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5