Макфи Бәдретдинов

инженер-технолог

Энесе Мәкки белән бутамагыз.

Макфи Бәдретдинов
Туган телдә исем Макфи Вәҗетдин улы Бәдретдинов
Туган 1 ноябрь 1940(1940-11-01) (84 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Югары Яхшый
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре инженер-технолог
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган машина төзүчесе

Макфи Бәдретдинов, Макфи Вәҗетдин улы Бәдретдинов (1940 елның 1 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Югары Яхшый) ― инженер-технолог, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте баш инженеры ― генераль директорның беренче урынбасары, ТР атказанган машина төзүчесе. Халыкара Суык академиясе академигы.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1940 елның 1 ноябрендә Татарстан АССР Актаныш районы Югары Яхшый авылында туган. Әтисе Вәҗетдин Әкмал улы ― фронтта аягын югалткан сугыш инвалиды булган, колхоз рәисе булып, аннары «Татпотребсоюз»да эшләгән. Әнисе Гөлсем Гани кызы төбәктә динне яхшы белүчеләрнең берсе саналган. Әтисенең эше буенча гаиләгә еш күчеп йөрергә туры килү сәбәпле, дүрт мәктәптә укыган[1]. Иске Байсар авылы урта мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт юлын Казанда 4нче төзелеш-монтажлау идарәсе (СМУ) эшчесе буларак башлап җибәргән.

1967 елда Казан дәүләт химия-технология институтының (2011 елдан милли тикшеренү технология университеты) суыткыч һәм компрессор машиналары һәм җайланмалары факультетын тәмамлаган. Әлеге югары уку йорты юлламасы белән Чиләбе өлкәсе Йөрүзән шәһәре механика заводына[2] килеп, 12 ел инженер-технолог, өлкән инженер-технолог, өлкән технолог урынбасары, өлкән технолог, баш инженер урынбасары вазыйфаларын башкарган.

1979 елда Горький исемендәге заводка («Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе»нә[3]) башлык урынбасары итеп күчерелгән һәм 43 еллык хезмәт стажының 28 елын әлеге заводка багышлаган[4]. Биредә эшли башлаган беренче көннәреннән үк көнкүреш суыткычларына игътибар биргән. Аның турыдан-туры катнашы белән «Юрюзань» (1968 елның 12 августында 500 меңенче суыткыч чыгарылган[5]), «Свияга», «Мир», «Позис» суыткычларының модельләре эшләнгән һәм үзләштерелгән. Әлеге заводның баш инженер урынбасары, соңрак баш инженеры ― генераль директорның беренче урынбасары булып эшләү чорында суыткыч техниканың башка төрле яңа модельләрен, термоэлектрик суыткыч приборларны камилләштерү өлкәсенә зур өлеш керткән. Үзе уйлап тапкан 7 рационализаторлык тәкъдиме авторы. 1998 елда ― Каһирәдә (Мисыр), 2000 елда Женевада (Швейцария) үз белгечлеге буенча үткәрелгән киңәшмәләрдә Россия делегациясе вәкиле буларак катнашкан. 2001 елның гыйнварыннан пенсиягә киткәнче Серго исемендәге заводның хезмәтне саклау бүлеге башлыгы булып эшләгән[6].

Фәнни-педагогик эшкә күп вакытын биргән. Яшел Үзән механика көллиятендә суыткычлар эшчәнлеге буенча диплом язучы студентлар аның җитәкчелегендә шөгыльләнгән. Әлеге көллияттә «Компрессор һәм суыткыч машиналарны, җайланмаларны монтажлау, файдалануга бирү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча дәүләт имтихан комиссиясе рәисе булып торган.

Санкт-Петербург түбән температуралы һәм азык-төлек технологияләре дәүләт университеты базасында 1995 елда теркәлгән Халыкара салкын академиясе (МАХ) академигы[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Бәдретдинов Макфи Вәҗетдин улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 454нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү