Мөгълифә (җыр)

(Мәгълифә (җыр) битеннән юнәлтелде)

Мөгълифә[1] — башкорт халык җыры, кыска көй, шул ук вакытта шушы ук көйгә салынган милли бию дә бар.

Мөгълифә
Сәнгать формасы халык җыры[d]
Жанр кыска көй
Баймак районы Темәс Башпедучилищесында укучы Н. Ибраһимова һәм Р. Хәйбуллина иптәшләр «Мөгълифә» биюен бииләр. «Кызыл Башкортстан» гәзите, 1941 елның 20 феврале.

Тарихы үзгәртү

«Мөгълифә» җырын беренче тапкыр татар композиторы Солтан Габәши 1932-34 елларда Баймак районы Темәс авылында Сөембикә Кулибаевадан язып алган һәм 1935 елда «Башкорт халык җырлары» дигән җыентыкта бастырып чыгарган.

Александр Ключарев, Лев Лебединский, Гата Сөләймәнов язып алган җырның башка вариантлары да бар. Җырның көе моңлы биюгә туры килә. Җыр кабатланып килгән ике музыкаль сөйләмнән торган периодик рәвештә кабатлана, җырда Мөглифә исемле кызның матур сыйфаттары мактала.[2]

Тексты үзгәртү

Мөгълифә
Су буйлары тирәктер,
Мөгълифә кыз зирәктер,
Йөзе нурлы, буе зифа,
Андый кызлар сирәктер.


Бакчасында түтәл-түтәл
Мөгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.


Кич бул дисә, сулар сибә
Мөгълифә түтәлләргә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Шул кыздан бүтәннәргә.


Бакчасында түтәл-түтәл
Мөгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.


Аргы яктан бирге якка
Камыштан басма салдым,
Мөгълифәне уйлый-уйлый,
Камыштан нечкә калдым.


Бакчасында түтәл-түтәл
Мөгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.


Гөлләреңә суларыңның
Сипмәче салкыннарын.
Суынды дип йөрәгемә,
Басмасмы ялкыннарын.


Бакчасында түтәл-түтәл
Мөгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.

Башкаручылар үзгәртү

Җыр Азат Гаеткулов, Ишмулла һәм Сәйфулла Дилмөхәмәтовлар репертуарында бар.

Эшкәртүчеләр үзгәртү

Җырны Камил Рәхимов хор һәм фортепьяно өчен, Фәрит Яруллин тавыш һәм фортепьяно өчен эшкәрткән.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 1‑се кит. Өфө, 1974.
  • Нагаева Л. Н. Танцы восточных башкир. М., 1981.
  • Мөғлифә (йыр) // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.