Мөгълифә (бию)

бию
(Мәгълифә (бию) битеннән юнәлтелде)

Мөгълифә[1] — шул ук исемле җыр көенә салынган ялгыз хатын-кыз башкаруындагы милли бию.

Мөгълифә
Нигезләнү датасы 1939
Чыгыш иле  Баймак районы
Баймак районы Темәс Башпедучилищесында укучы Н. Ибраһимова һәм Р. Хәйбуллина иптәшләр «Мөгълифә» көенә бииләр. «Кызыл Башкортстан» гәзите, 1941 елның 20 феврале.

Тарихы

үзгәртү

«Мәгълифә» җырын беренче тапкыр татар композиторы Солтан Габәши 1932-34 елларда Баймак районы Темәс авылында Сөембикә Кулибаевадан язып алган һәм 1935 елда «Башкорт халык җырлары» дигән җыентыкта бастырып чыгарган. Җырның көе моңлы биюгә туры килә. Бу бию кулларның сыгылмалы хәрәкәтләре белән йомшак адымнар, җиңел әйләнүләр һәм тыпырдаулар белән башкарыла.

Бию фольклор вариантында профессиональ сәхнәдә беренче тапкыр ХХ гасырның 40нчы еллары башында Бәдәр Йосыпова башкаруында күрсәтелә.

Фәйзи Гаскәров 1939 елда Хәзинә Магазова өчен шул ук исемле йон иләгән кыз образында бию иҗат итә.

1945 елда хореограф Тамара Ходайбирдина биюне классик хореография элементы белән үзгәртә. Бу биюне иң билгеле башкаручылары булып Фая Гәрәева, Тамара Ходайбирдина, Рәвилә Хаҗиева торалар.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 1‑се кит. Өфө, 1974.
  • Нагаева Л. Н. Танцы восточных башкир. М., 1981.
  • Мөғлифә (йыр) // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.