Рәвилә Хаҗиева
Хаҗиева Рәвилә Миңлегали кызы (15 август 1930 ел) — биюче. 1952-1972 елларда хәзерге Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академиягә халык биюләре ансамбле биючесе, 1972 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты. 1975-1985 елларда Әбҗәлил районы хуҗалыкларының бию ансамбльләре җитәкчесе. Башкорт АССРның халык артисты (1967). Яшьләр һәм студентларның VII бөтендөнья фестивале лауреаты (Вена, 1959).
Рәвилә Хаҗиева | |
---|---|
Туган | 15 август 1930 Ибраһим, Өфә кантуны, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 18 август 2021 (91 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | актёр |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт филармониясе |
Биографиясе
үзгәртүРәвилә Миңлегали кызы Хаҗиева 1930 елның 15 августында Башкорт АССРның Кырмыскалы районы Ибраһим авылында туган.
1952 елда Уфа театр-сәнгать училищесын (1952; педагогы Х.Бухарский) тәмамлый.
Шушы елдан Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык биюләре ансамблендә бии, 1972 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә, 1975-1985 елларда Әбҗәлил районында эшли, С. М. Киров исемендәге колхоз, «Красная Башкирия» һәм «Җаек» совхозлары бию ансамбльләре җитәкчесе була.Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, Башкортстан Республикасының Композиторлар берлеге белән хезмәттәшлек итә[1].
СССРның халык артисты Мәхмүт Эсамбаев белән бергә чыгыш ясый. Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында (Мәскәү, 1955), БАССРның мәдәният көннәрендә (Сембер, 1968; Ленинград, 1969) катнаша.
СССР буйлап һәм дөньяның 30 илендә гастрольләрдә чыгыш ясый.
Биюләре
үзгәртүРәвилә Хаҗиеваның таланты башкорт кызларының романтик һәм тәэсирле образларын тудыруда ачыла, аның биюләренә виртуозлык һәм ачык темперамент хас була. Үзе куйган «Озон сэс» биюендә Рәвилә Миңлегали кызы бу сыйфатларын тулысынча күрсәтә[2].
«Чиләк белән бию», «Дуслык», «Зарифа»,«Шаян кыз» һәм башка башкорт биюләрендә соло партияләрен башкара;
СССР халыклары биюләрен, көнчыгыш биюләрен башкара.
Равилә Хаҗиева «Озын чәч», «Солдат кайтты» (А. Н. Фәхретдинов белән бергә) соло биюләрен; «Илгәзәк», «Хәерниса-Гөлниса», «Себер татарлары» күмәк биюләрен сәхнәгә куя.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкорт АССРның халык артисты (1967)
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1955)
- Яшьләр һәм студентларның VII бөтендөнья фестивале лауреаты (Вена, 1959).
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- ЭНЦИКЛОПЕДИЯ БАШКИРИИ → ХАЗИЕВА РАВИЛЯ МИНГАЛЕЕВНА
- ХАЗИЕВА Равиля Минигалеевна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.