Муса Җәлил бюсты (Бәгәрәктамак)
Муса Җәлил бюсты (рус. Бюст Мусы Джалиля) ― Россия Федерациясенең Чиләбе өлкәсе Коншак районы Бәгәрәктамак авылында 2024 елның 1 ноябрендә урнаштырылган һәйкәл-бюст. Татар патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906―1944) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган[1].
Һәйкәл | |
Муса Җәлил бюсты
| |
Урын | Чиләбе өлкәсе, Коншак районы, Бәгәрәктамак, мәктәп (Базар ур., 1А) яны скверы |
Сынчы | Винера Абдуллина, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе |
Төзелеш | 2024, май—2024, ноябрь |
Материал | бронза, мәрмәр |
Тарих
үзгәртү2024 елның 1 ноябрендә Коншак районы Бәгәрәктамак авылында ачылган һәйкәл-бюст Татарстан Республикасы Хөкүмәте, җирле иганәчеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ярдәмендә эшләнгән һәм урнаштырылган [2]. Әлеге проектның инициаторы һәм төп тормышка ашыручысы ― Эльза Рәхим кызы Газизова[3]. Постамент Бәгәрәктамактан чыккан эшмәкәрләр хисабына сатып алынган һәм урнаштырылган. Бөтендөнья татар конгрессы акчасына әзерләнгән бюстның авторы ― Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт Кино һәм телевидение институты доценты Винера Абдуллина.
Һәйкәл-бюстны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Чиләбе өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Маргарита Павлова, Коншак районы башлыгы Рамил Вәкилов, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Ринат хәзрәт Раев, Бәгәрәктамак тумасы тарихчы галим Альберт Борһанов һәм башка кунаклар катнашкан[4].
Тасвирлама
үзгәртүҺәйкәл Бәгәрәктамак урта гомуми белем бирү мәктәбе[5] янындагы скверда урнашкан.
Постаментның алгы ягында татар (өстә) һәм рус (аста) телләрендә язылган:
Муса Җәлил
(1906―1944)
Бөек татар шагыйре
Советлар Союзы Герое
Ленин премиясе
лауреатыМуса Джалиль
(1906―1944)
Великий татарский поэт
Герой Советского Союза
Лауреат Ленинской
премии
Постаментның ике ягына русча (сулда) һәм татарча (уңда) Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән[6] юллар язылган:
Гомерем минем
моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар
җыр булып.
Муса ҖәлилЖизнь моя песней
звенела в народе,
Смерть моя
песней борьбы прозвучит!
Муса Джалиль
Постаментның арткы ягында рус телендә язылган:
В дар жителям села
Усть-Багаряк от
республики Татарстан.
Город Казань
Автор бюста:
Скульптор
Винера Абдуллина
Город
Санкт-Петербург,
Заслуженный деятель
искусств Республики
Татарстан, 2024 год.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст ачылды. Татар-информ, 1.11.2024
- ↑ В Кунашакском районе откроют памятник поэту-герою Мусе Джалилю.(үле сылтама) Правительство Челябинской области, 31.10.2024(рус.)
- ↑ Новый памятник появился в с. Усть-Багаряк – бюст поэта Мусы Джалиля. Тюльпан.ку ВКонтакте, 26.10.2024(рус.)
- ↑ Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст ачылды. Всемирный конгресс татар, 01.11.2024
- ↑ МКОУ «Усть - Багарякская средняя общеобразовательная школа»(үле сылтама)
- ↑ Татар электрон китапханәсе
Сылтамалар
үзгәртү- Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст ачылды. Всемирный конгресс татар, 01.11.2024
- В южноуральском татарском селе Усть-Багаряк торжественно откроется памятник – бюст Герою Советского Союза Мусе Джалилю. Центр татарской культуры города Томска, 29.10.2024(рус.)
- Памятник поэту-герою Мусе Джалилю открыли в селе Усть-Багаряк.(үле сылтама) Правительство Челябинской области, 1.11.2024(рус.)