Муллаҗан Габдуллин

Бөек Ватан сугышында һәлак булган өлкән лейтенант, җәлилче

Муллаҗан Габдуллин, Муллаҗан (Муллаян, Ян[1]) Тимеркәй улы Габдуллин, документлары буенча Ян Тимеркеевич Габдуллин[2] (1906 елның 29 ноябре, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Яңа Арсланбәк1944 елның 5 марты, СССР, Украина ССР, Каменец-Подольский өлкәсе, Сосновка) ― Бөек Ватан сугышында һәлак булган өлкән лейтенант, ВКП (б) әгъзасы. 1939―1941 елларда БАССР Кандра районы башкарма комитеты рәисе. 1942―1943 елларда Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен каршылык төркемендә катнашучы. Совет хәрби әсирләре лагерьларында яшерен төркемнәр эшләве турында ВКП(б) Үзәк Комитетына беренче язма хәбәр җибәрүче.

Муллаҗан Габдуллин
Туган телдә исем Муллаҗан Тимеркәй улы Габдуллин
Туган 29 ноябрь 1906(1906-11-29)
РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе , Яңа Арсланбәк
Үлгән 5 март 1944(1944-03-05) (37 яшь)
СССР, Украина ССР, Каменец-Подольск өлкәсе, Сосновка
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РИ
Россия байрагы Россия республикасы
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре педагог

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1906 елның 29 ноябрендә[2] Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында туган (Гази Кашшафның авылдашы). 1921―1929 елларда Ленин комсомолы сафларында булган. Исеменнән «Мулла» өлешен кыскартып, Җан (Ян) гына булып калган. ВКП (б) әгъзасы. 1925 елда Бәләбәй педагогика техникумын тәмамлаганнан соң, ВЛКСМның Тук-Чуран волость комитеты секретаре, укытучы, район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән.

1933―1937 елларда Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. Лейтенант хәрби дәрәҗәсендә запаска җибәрелә[3]. 1939 елдан сугышка кадәр БАССР Кандра районы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән.

Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Мәскәү янында, Волхов фронтында сугыша. 2-нче удар армиянең 165-нче аерым чаңгы батальонында десант ротасы белән командалык итә[4]. 1942 елның 29 июнендә, фронтта десант булып төшкәндә каты яраланып, дошман кулына әсирлеккә эләгә. Нарва (хәзер Эстония шәһәре) хәрби әсирләр лагеренда, комсостав өчен лагерьда була. Литваның Көнчыгыш Пруссия белән чигендәге Калвария[d] шәһәрчегендәге хәрби әсирләр лагеренда тотыла, анда яшерен эш алып барган хәрби әсирләр белән таныша. 1942 елның 1 ноябрендә ул башка хәрби әсирләр арасында Седльце лагерена (Польша) күчерелә, биредә хәрби әсирләрнең яшерен оешмасы белән элемтәгә керә. Әсирләрнең яшерен оешмалары башка лагерьларда да оешкан һәм алар арасында бәйләнеш булган. Аерым алганда, Демблин[d], Едлино, Радом лагерьлары һәм Берлинның «Идел-Урал» газетасы редакциясе каршындагы Муса Җәлил эшләгән яшерен төркем белән элемтәдә торалар.

Яшерен үзәк кушуы буенча Габдуллин Кызыл Армия ягына чыгарга һәм яшерен оешма әгъзалары исемлеген командованиегә тапшырырга тиеш була, ләкин әләк буенча кулга алына. Яшерен оешма әгъзалары исемлеген юк итеп өлгерә.

1943 елның 19 сентябрендә Чернигов өлкәсенең Прилуки[d] шәһәре районында Кызыл Армия ягына чыга алган. Командованиегә сугыш әсирләре лагерьларында һәм милли легионнарда яшерен оешмалар булуы турында хәбәр итә һәм ВКП(б) Үзәк Комитетына донесение язып җибәрә. Аны гаскәри частьның махсус бүлегендә озаклап тикшерәләр, аның биографиясендәге һәм яшерен эшчәнлегендәге һәр нәрсәне энә күзеннән үткәрәләр. Язганнарның барысы да дөреслеккә туры килүенә инангач кына, хатны тиешле урынга юллыйлар. Җавап көтү озакка сузыла. Габдуллин сугышка омтыла, ниһаять, аңа укчылар подразделениесе белән командалык итүне ышанып тапшыралар. Сугыш вакытында орден һәм медальләр белән бүләкләнә[5].

Күпмедер вакыттан соң Мәскәүдән, Үзәк Комитеттан аңа чакыру килә. Әмма Габдуллинның 1944 елның 5 мартында[2] Каменец-Подольский (хәзерге Хмельницкий) өлкәсе Грицев[d] штб янындагы Сосновка авылында каты сугышта һәлак булуы ачыклана. 1944 елның апрелендә гаиләсенә фронтта батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.

Гаиләсе

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  Гаиләсенең фотосурәте.

Хатыны Әсма Афзал кызы, сугышка кадәр үк Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бедән бүләкләнгән укытучы. 1947 елда өч улы белән Үзбәкстанга күченгән, анда 40 ел башлангыч сыйныфларда укыткан.
Олы улы педагог, уртанчысы инженер-энергетик һөнәрен сайлаган, кечесе Риф нефть техникумын тәмамлаган. 1975 елда Риф Ян улы гаиләсе (хатыны Асия Кадыйр кызы, балалары) һәм әнисе Әсма Афзал кызы белән Болгарга күченеп кайткан[6].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Выдающиеся деятели. Габдуллин Ян Тимеркаевич. Межпоселенческая центральная библиотека муниципального района Туймазинский район(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 Габдуллин Ян Тимеркеевич. Память народа
  3. Архив Башкирского обкома КПСС, Ф.122, О.39. Д.289
  4. Ян Тимеркаевич Габдуллин. Республиканский Музей Боевой Славы(рус.)
  5. Эльза Валиахмет. Я горжусь своими дедами. Дзен(рус.)
  6. Карина Кострулева. «Он рвался в бой»: жизнь и судьба одного из соратников Джалиля. «Казанские ведомости», 9.05.2022(рус.)

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү