Муллагали Сәмигуллин

Муллагали Сәмигуллин (1925, Кысна, Мәмсә волосте, Арча кантоны, ТАССР, РСФСР, ССРБ ) — Бөек Ватан сугышы ветераны, бригадир, ферма мөдире.

Галләм Саттаров
Туган 1925(1925)
Кысна, Мәмсә волосте, Арча кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Җефет Гөлбаһар Сәмигуллина

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сәмигуллин Муллагали 1925нче елда Арча районы Кысна авылында туа. Әтисе үлгәндә аңа 13 яшь була. Әтисе ачлы-туклы тормышка түзә алмыйча 1938нче елда ,60 яшендә үлеп китә. Гаиләдә 4 бала ятим кала ,иң кечкенәсенә бары тик 1 яшь була.

1939нчы елда Ашытбаш тулы булмаган урта мәктәбенең 7 нче классын тәмамлый,мәктәптән соң ат белән төрле эшләрдә эшли.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Сугыш турында сүз чыкса,йә сугышка багышланган кино караса,Муллагали абыйның күзе ирексездән сул беләгенә төшә.Беләкнең өске ягында ярылып яткан эзе Кенигсберг шәһәренә,шундагы өйләрнең берссндә дүрт немец солдаты белән күзгә-күз очрашкан вакыттагы вакыйгага алып кайта аны.

Шушы  шәәһәрне фашистлардан чистарта-чистарта өйдән-өйгә.урамнан-урамга күчә-күчә алга  бара торган булалар алар.

Чираттагы өйнең бер фатирына килеп кергәч,өстәл артында  утырган немецларның берсе,пычак тоткан хәлдә,Муллагалигә ташлана. Шул чакта, үзенә юнәлгән пычактан котылу өчен сул кулы белән фашистны этеп җибәрә ул. Күкрәккә төбәлгән хәнҗәр беләкне генә яралап кала. Ул арада иптәшләре кереп тә җитә...

1925 елда туган Кысна егетен армиягә,дөресрәге фронтка 18 яше дә тулмаган килеш алалар. Чувашиядә винтовканы автоматтан,автоматны пулеметтан аерырга өйрәткәннән соң,Горький өлкәсенең Гороховец өйрәтү лагерена кече командирлар хәзерли торган курста 6 ай укыталар аны.

Сержант погоны киеп Калинин шәһәренә килеп төшкәндә шәһәрдә хәрәкәт башланган була инде. Трамвайларны да маршрутларына җибәргән булалар.Немецтан азат ителгәннән соң шәһәрне рәткә китерә башлау һәр адымда диярлек сизелә..

Хәтта Великие Лукига кадәр поезд белән үтәләр алар. Ә менә аннан соң 200 чакрымны  ярым ач килеш(4 көнгә дип биргән ризыкларны 2 көндә ашап  бетерәләр) җәяү үтеп сортировочный пунктка килеп җиткәндә җеп өзәрлек хәлләре дә калмаган була аларның. Бу полкта  Муллагалигә ,аныңча итеп әйтсәк,  “2 метрлы  хәрбигә охшаган  ПТРны” һәм карабин тоттыралар аларга.. Алар дигәне 2 кеше инде анда. Әнә шул ПТР 200 метрга кадәр атып, танкның чылбырын өзәргә сәләтле коралда  бик төз ата торган була Муллагали Сәмигуллин. “Безгә бер биеклекне алырга приказ булды.Фашистлар оборонага бик ныклап хәзерләнгәннәр. 12 метр озынлыктагы  бүрәнәләрдән түшәм корып, ут чәчү ноктасы ясаганнар.. Немец ягында  аралары 200-300 метр калдырып  ясалган шундый 4 нокта бар иде. 45 кешедән торганрасчеттан берничә генә солдат исән калган иде безгә кадәр. Без дә беренче көнне бу биеклекне ала алмадык,бары тик икенче көнне генә алдык.

Минем   ПТР да яхшы эшләде ул көнне”,-дип искә ала Муллагали абый,фронттагы бер эпизодны искә алып.

Ә меңнәрчә чакрымга сузылган фронт юлында мондый эпизодларга шактый очрый  ул.

     Әмма 1944 нче елның 17нче августы Сәмигуллинның фронт тормышына зур үзгәреш кертә. Снаряд кыйпылчыгы тиеп бик каты яралана ул. Әйтергә генә ансат,култык таягына таянып  туган авылы Кыснага юл тотар көнгә кадәр Вильнюс һәм Уфа госпитальләрендә 10 ай! ята ул. Әнә шулай II  группа авыруга әйләнеп кайта ул.

Туры мәгънәдә дә,күчерелмә мәгънәдә дә утлар –сулар (Неман елгасын кичеп ярга үрмәләгәндә пуля  бүрегендәге йолдызга тиеп кенә исән кала Муллагали абый.

Сугыштан соң үзгәртү

кичкән фронтавик бригадир булып эшләгәндә дә, ферма мөдире булганда да алдынгы рәтләрдә була ул. Халык хуҗалыгында ирешкән уңышлары  өчен аны хәтта Мәскәүгә: Бөтенсоюз халык хуҗалыгы  казанышлары күргәзмәсенә җибәрәләр.

Гаилә хәле үзгәртү

Арча районы Кысна авылының сугыштан гарипләнеп кайткан Сәмигуллин Муллагали абый кунакка килгән Гөлбаһар апаны ошатып йөри, шуннан соң тота да урлый .

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү