Гөлбаһар Сәмигуллина

Гөлбаһар Сәмигуллина (18 август 1925, Казиле, Мәмсә волосте, Арча кантоны, ТАССР, РСФСР, ССРБ ) — колхозчы.

Гөлбаһар Сәмигуллина
Туган 18 август 1926(1926-08-18) (97 яшь)
Казиле, Арча волосте, Арча кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Ата-ана
  • Сафиулла (әти)
  • Гайшәбикә (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сәмигуллина Гөлбаһар Сафиулла кызы 1926 нчы елның 18 нче августында Арча районы  Казиле авылында Сафиулла белән Гайшәбикә гаиләсендә 10 бала булып дөньяга килә. Вәзыйха апасының тамагына чыгып 8 яшьтә, Гөлчирә дигән апасы 7 яшьтә кызамыктан, Котдус абыйсы шулай ук кечкенә яшьтә авырып үлеп китә. Хәбибулла, Сөнгатулла абыйлары Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалалар. Мәрьям, Хәтимә, Хәтирә, Фәриха апалары белән бергәләп авыр хәсрәтләрне күрә-күрә үсәләр. Казиле мәктәбендә 4 сыйныфка кадәр укый, аннан соң яна алфавитка күчкәч, уку авырлаша, хәрефләр танып-уку алмый башлагач, мәктәпне ташлый. Шуннан соң күрше әбиемнең авыр хезмәт юлы башлана. “4 нче сыйныфтан соң колхозда хезмәт итә башладым: ат җиктем, 8 ел сугышка җибәрә торган тайлар карадым, Арча станциясенә ат белән ашлык ташыдым, шул ашлыкны берүзем күтәреп бушата идем” – дип елый- елый сөйли иде күрше  әбием. Тырыш хезмәте өчен бер тай бирәләр, шул тайны сатып сыер алалар, гаилә өчен авыр заманда зур куаныч була, сыер сөтен бәрәңгеләре беткәч, бәрәңгегә алмаштыралар. Шулай ук Арча зиратында үз яшьтәшләре белән кабер казып немецлар күмеп йөриләр. Әбием ул авыр вакытларны  бик дулкынланып искә ала: “Станциядән немецларны атка өчәрне салып ташыйбыз, араларында исәннәре дә була, аларны Арча госпиталенә кертәбез. Аякта йөри алганнары җәяүләп, көчкә өстерәлеп Арчага менәләр иде. Бервакыт бер немецны жәлләп ярдәм итмәкче идем, милиционер: “Кемгә булышканыңны беләсенме?”, - дип кычкырганга сискәнеп киттем. Авыр, бик авыр хәлләр, алар да кеше бит инде... Үлгән немецларны Арча эвакогоспиталеннән немецлар зиратына ташып күмдек. Начарракларын, үлә алмаганнарын госпитальдә алып калмыйлар, кайсы салганда, кайсы зиратка барганда үлә иде. Бу 1943 елда иде, ул елны кыш бик салкын килде. Бервакыт  кабер эчендә ышыкланып,  өйлә вакытында дус кызым белән каткан ипи белән кәбестә суы ашап утыра идек, шунда 2 немец (йөри алганнары, хәлләре булганнары немецларны күмәргә булышкан)  безне мыскыл итеп, көлеп өстебезгә үлгән немец солдатын атып бәрде, минем аркага килеп төште. Шулкадәр курыктык... Хәтта мин берничә көн авырып яттым, әнием әби алып килеп өшкертеп йөргәне әле дә исемдә. Икенче көнне больницага да алып менделәр. Шул вакыйгадан соң йөрәгем уңайсызланып калды. Эштән сон һәркөнне эссе мунчада юына идек. Атларны да авылга кергәндә зур чокыр аша дезинфикция ясап чыгаралар иде. Куркыныч авырулар эләкмәсен өчен, көндә шулай эшләнә иде.” Бу вакыта күрше әбиемә бары 17 яшь була.

    Гөлбаһарны сугыш вакытында урман кисәргә дә җибәрәләр. Анда окоп ясау өчен 2 метрлы агачлар әзерлиләр, шул агачларны станциягә ат белән ташыйлар.  Шулай ук көз көне арыш чәчүдә катнаша. Арчада юл төзелешендә катнаша, носилка белән  балчык ташыйлар. Сугыш вакытында кычыткан ашлары, бәрәңге сабагы ашыйлар, утыртырга дигән бәрәңге дә бетә; сыер асрыйлар, сыер сөтен ялгыз әбиләрдән бәрәңгегә алмаштырып алалар, менә шулай көнне көнгә ялгап гомер итәләр. Күрше әбиемнең яшьлеге авыр хезмәттә, ачлыкта үтә.

Гаилә хәле үзгәртү

Арча районы Кысна авылының сугыштан гарипләнеп кайткан Муллагали Сәмигуллин абый кунакка килгән Гөлбаһар апаны ошатып йөри, шуннан соң тота да урлый . Ул вакытта Сәмигуллиннарда да бик авыр хәлләр: ачлык, хәерчелек, җимерек өй, тәрәзә пәрдәләре урынына гәҗит ябыштырылган, бүрәнә араларыннан мүкләре асылынып тора. Гөлбаһар апа Кыснада да авыр эшләрдә эшли: фермада сарык карый, бәрәңге базы төзегәндә кирпеч сала, язын-җәен яшелчә бакчасында эшли.

Пенсиягә чыккач, эшләгән күрше кызының балаларын үстерә.  

Чыганаклар үзгәртү