Морат Әвәзов (Морат Мохтар улы Әвәзов, каз. Murat Muhtaruly A'y'ezov, 1943 елның 1 гыйнвары, Казакъ ССР, Җамбыл өлкәсе, Мерке) — кытай теле белгече, 1нче класслы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илче (1992), бәйсез Казакъстанның Кытайдагы беренче илчесе (1992-1995), «Мохтар Әвәзов фонды» иҗтимагый фонды президенты (2008 елдан). Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2001). Казакъстан язучылар берлеге, Казакъстан кинематографистрар берлеге әгъзасы. Казакъстанның ПЕН-клубы әгъзасы. Мәдәният, тарих, сәясәткә багышланган 300дән артык хезмәте басылган.

Морат Әвәзов
каз. Мұрат Әуезов
Туган телдә исем Морат Мохтар улы Әвәзов
Туган 1 гыйнвар 1943(1943-01-01) (81 яшь)
Казакъ ССР, Җамбыл өлкәсе, Мерке
Милләт чала казакъ[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Институт стран Азии и Африки[d]
Һөнәре кытай теле белгече, илче
Балалар улы Магҗан,
кызы Зифа
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2001)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1943 елның 1 гыйнварында Казакъ ССР Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәрендә туган. Әтисе Мохтар Әвәзов (1897-1961), казакъ әдәбияты классигы, әнисе Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә. Ата-анасы сәяси золымга эләгеп, аларга карата репрессияләр башлангач, әнисе, балаларын алып, Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәренә күчеп китә. Шунда сөргендә вакытта Морат туа. 1949 елда гаилә Алматыга кайта.
Мәскәү дәүләт университеты каршындагы көнчыгыш телләре институтының кытай филологиясе бүлеген (1965), ССРБ ФА дөнья әдәбияты институтында аспирантура (1969) тәмамлый. «Хәзерге казакъ әдәбиятының милли үзенчәлек проблемалары» (рус. Проблемы национального своеобразия современной казахской литературы) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1969).

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • 1963-1969 «Жас Тұлпар» (тат. Яшь тулпар) яшьләрнең формаль булмаган хәрәкәтен оештыручы һәм лидерларының берсе.
  • 2001 «Иҗтимагый яклау» иҗтимагый фонды учредительләренең берсе.
  • 2003 «Планетарное око» фестивале (Бишкәк) президенты.
  • «Рух-Мирас» иҗтимагый берләшмәсе президенты.
  • 2005 Алматы культурологлары форумы рәисе.
  • 1990-1991 Казакъ ССР югары шурасы депутаты.
  • 1991-1992 Казакъстан югары шурасы комитеты рәисе.
  • 1996-1999 «Азамат» фиркасенең рәистәше.

Гаилә хәле үзгәртү

  • Беренче хатыны Хорлан Рәхимбәк кызы (МДУда укыганда танышалар). Кызлары Зифа.
  • Икенче хатыны Зөһрә (Зауре). Улы Магҗан
  • Өченче хатыны Тамара.
  Мин әле дә әниемнең мәхәббәтен тоям, аның җылысын сизәм. Әни турында уйлау да, йөрәк хәтере белән хәтерләү дә миңа көч бирә
М.М. Әвәзов әнисе Ф. Габитова турында
 

Бүләкләре,мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. М.М. Ауэзов. Уйти, чтобы вернуться. Алматы: Жибек жолы, 2011[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әнисе Фатыйма Габитова татар милләтеннән
  2. ТheNews.kz сайтында(үле сылтама)
  3. IPPOKRENA фәнни-популяр онлайн-басмасы, archived from the original on 2019-02-07, retrieved 2016-11-12 
  4. http://almaty-lit.ucoz.ru/news/2011-03-18-770