Миякә районы татар авыллары
Миякә районы (рус. Миякинский район, баш. Миәкә районы) — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан район.
Районда барлыгы 96 авыл бар, шуларның 37-се татар авылы.[1][2]
Районда татар авыллары: Байтимер, Өршәкбашкарамалы, Өршәк, Чишмә, Зәйпекүл, Таукай-Гәйнә, Яңа Ишле, Илчегол, Баязит, Богдан, Канбәк, Җилдәр, Уман, Чулпан, Чияле, Тимәш, Кыргыз-Миякә, Акъяр, Кәчегән, Яшьләр, Олы Кәркәле, Кече Кәркәле, Җидегән, Сатый, Тамьян-Таймас, Зиреклекүл, Миякәбаш, Үрнәк, Ярлекәү, Чытырбаш, Кызыл Чишмә, Кече Гәйнә, Мәнәүзтамак, Миякәтамак, Икътисад, Родниковка, Корманайбаш. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]
Байтимер, Өршәкбашкарамалы, Өршәк, Чишмә, Зәйпекүл авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Бирегә XVIII–XIX гасырларда күчеп килгәннәр, чыгышлары белән төмәннәр: Пенза, Тамбов губерналарыннан.[4]
Кыргыз-Миякә, Акъяр, Кәчегән, Яшьләр, Олы Кәркәле, Кече Кәркәле, Җидегән, Сатый, Тамьян-Таймас, Зиреклекүл, Үрнәк, Ярлекәү, Чытырбаш, Кызыл Чишмә, Кече Гәйнә, Мәнәүзтамак, Миякәтамак, Икътисад, Родниковка, Корманайбаш авылларында казан татарлары яши. Бу авылларны Бөгелмә, Минзәлә өязе (күберәк хәзерге Сарман районы) татарлары, Таукай-Гәйнә авылын пермь, Яңа Ишлене авыргазы татарлары нигезләгән, шул ук вакытта Илчегол, Баязит, Богдан, Канбәк, Җилдәр, Чияле, Тимәш Әнәч, Уман, Чулпан авыларына казан татарлары белән бергә мишәрләр дә яшәргә күченгән.
Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралган.[5] Казан татарлары авылларында минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре юкка чыккан диярлек, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә, шул ук вакытта стәрлетамак сөйләше йогынтысы бар.[6] Мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.[7]
Юкка чыккан татар авыллары: Тамурб, Салосино, Тукмак Чишмә, Яшәсен.[8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Миякинскийский район.
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк. – Казан, 2019. – 440 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап).
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4-43.
- ↑ Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.