Мәнәүзтамак

МәнәүзтамакБашкортстанның Миякә районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 878 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Авыл советы үзәге.

Мәнәүтамак
Ил Русия
Регион Башкортстан
Район Миякә районы
Координатлар 53°42'16"N, 54°31'27"E
Халык саны 878 кеше
Милли состав татарлар
Почта индексы 452082

ДемографияҮзгәртү

2002 елда 1006 кеше яши, 2010 елда – 878, хуҗалыклар саны – 372. 2002 елгы сан алу буенча татарлар – 60%, “башкортлар” – 38%.

Социаль тармакҮзгәртү

• Мәдәният-мәгариф-медицина объектлары – Мәнәүзтамак урта мәктәбе, балалар бакчасы, Мәнәүзтамак авыл табиплык амбулаториясе.

• Заманча АТС (300 номерлы), абонент булырга теләгәннәр телефон челтәренә тоташкан. Авыл тулысынча газлашкан, электрлашкан, суүткәргеч бар. Үзәк урамнары (Шоссейная, Әхмәдуллин урамнары) каты өслекле, әсфәлт белән капланган.

• Сәүдә эше нык монопольләшкән: “Селена” ҖЧҖ өч кибете (хуҗасы – Гарифуллин Ф.Н.), “Нур” ҖЧҖ ике кибете (хуҗасы Шагапова Р.З.)

Җитештерү тармагыҮзгәртү

• “Дим” күмәк хуҗалыгы (банкрот), ҖЧҖ “Мәнәүз”, он тарту тегермәне (Кадыйров И.З.), Миякә урман хуҗалыгының Дим буе участогы. Авыл җирлеге территориясендә ААҖ “НГДУ Ишембайнефть”нең Сатай нефть һәм газ чыгару цехы.[2]

Тарихи фактларҮзгәртү

1746 елның 26 августында типтәрләр тарафынна нигезләнгән. 1917 елда – 1870 типтәр, 307 татар, 15 урыс исәпләнгән, 1920 елда – 1794 татар һәм типтәр.[3]

• XIX гасыр ахарында Мәнәүзтамакта 2 мәчет, 3 тегермән, 11 сәүдә лавкасы була.

Географик урынлашуҮзгәртү

  • район үзәгенә кадәр (Кыргыз-Миякә): 28 км
  • тимер юл станциясенә (Аксеново): 35 км

Авыл белән бәйле шәхесләрҮзгәртү


ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү