Митрофан Борисович Греков (1911 елга кадәр — Митрофан Павлович Мартынщенко) (1882 елның 3 (15) июне, Шарпаевка утары, Дон гаскәре өлкәсе1934 елның 27 ноябре, Акъяр, ССРБ) — рус совет рәссамы-баталист.

Митрофан Греков
Туган телдә исем рус. Митрофан Борисович Греков
Туган 3 (15) июнь 1882
Шарпаевка[d], Колушкинское сельское поселение[d], Тарасовский район[d], Ростов өлкәсе, СССР
Үлгән 27 ноябрь 1934(1934-11-27)[1][2] (52 яшь)
Акъяр, Кырым АССР, РСФСР, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам

 Митрофан Греков Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Митрофан Греков 1882 елның 3 (15) июнендә Дон гаскәре өлкәсенең Донецк өлкәсе Янов волосте Шарпаевка хуторында казак гаиләсендә туа. Чын исеме — Митрофан Павлович Мартынщенко.

15 яшендә башта Одесса сәнгать училищесына (Кирияк Костандида) рәсем ясарга өйрәнергә керә, аннары 5 елдан соң, имтиханны уңышлы тапшырганнан соң, Петербург сәнгать академиясенә эләгә, анда баталь жанр классигы Илья Репин һәм Франц Рубода белем ала. Уку вакытында Рубоның «Акъярны саклау» һәм «Бородин сугышы» панорамалары өстендә эшли.

1911 елда «Волы в плугу» конкурс эше өчен рәссам исеме бирелә.

1912 елдан Атаман полкының лейб-гвардиясендә хезмәт итә.

Беренче бөтендөнья сугышында өч ел фронтта сугышкан, аннан бик күп рәсемнәр алып кайткан. 1917 елда авыр яралану һәм сәламәтлек белән бәйле мәсьәләләр нәтиҗәсендә демобилизацияләнә.

 
Эшче-крестьян Кызыл Армиясе юбилеена багышланган күргәзмәдә

Ватандашлар сугышында Кызыл Армия составында сугыша, 1920 елда үз теләге белән китә. 1920 елларда Будённыйның Беренче ат армиясен ясый һәм Кызылларның Ак гвардиячеләрне җиңүгә багышланган баталь картиналар сериясен оештыра.

1927 елда Новочеркасскта Митрофан Грековның беренче шәхси күргәзмәсе уза.

1930 елда Революцион Россия рәссамнар ассоциациясе әгъзасы була.

1931 елда Мәскәүгә күчеп килә.

Иң танылган картиналар: «Беренче ат армиясе торбачылары», «Тачанка», «Егорлык сугышы», «Шайтан күпере», «Кызылларның Баклановская станицасына керүе», «Генерал Павловның туңган казаклары», «Царицын оборонасы». 1934 елда «Перекоп һөҗүме» панорамасын ясаучы коллективны җитәкли.

1934 елның 27 ноябрендә Акъярда «Перекоп» панорамасы өстендә эшләгәндә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән[3].

Хәтер үзгәртү

 
ССРБ почта маркасы, 1959 ел: Беренче ат армиясенә 40 ел
  • Митрофан Греков исеме белән Ростов-на-Дону һәм Одесса сәнгать училищелары, Мәскәүдә хәрби рәссамнар студиясе (1934 елдан бирле эшли) атала.
  • Новочеркасскта Митрофан Греков музей-йорты эшли.
  • Митрофан Греков исемендәге медаль 1966 елда ССРБ Мәдәният министрлыгы, ССРБ Рәссамнар берлеге, Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флотының Баш сәяси идарәсе тарафыннан хәрби-патриотик темага рәсем сәнгатенең иң яхшы әсәрләре өчен гамәлгә куелган. 1967 елдан 1991 елга кадәр Җиңү Көнендә бер алтын һәм өч көмеш Греков исемендәге медаль бирелгән..
  • Минскта Греков урамы.
  • Рәссамның хезмәләре Музей-йорт, Третьяков дәүләт галереясе һ. б. коллекцияләрдә саклана.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sokolov M. N. Grekov, Mitrofan // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2018. — ISBN 978-1-884446-05-4doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T034845
  2. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  3. Греков Митрофан Борисович // Донская энциклопедия: персоналии, населённые пункты. Таганрог: Айкен, 2015. Т. 1. С. 185—186. тираж 1000 экз. ISBN 978-5-900948-17-1

Әдәбият үзгәртү

  • Грекова Т. Т. Певец подвига М. Греков. Изд. 2-е. — М.: Воениздат, 1973. — 125 с.
  • М. Б. Греков в воспоминаниях современников. — Л.: Художник РСФСР, 1966. — 136 с.
  • Тимошин Г. А. Митрофан Борисович Греков. Жизнь и творчество. — М.: Советский художник, 1961. — 358 с.
  • Лапунова Н. Ф. Митрофан Борисович Греков. Монография. — М.: Изобр. ис-во, 1982. — 248 с.
  • Лазарев С. Е. Между белыми и красными: судьба военного художника М. Б. Грекова (к 135-летию со дня рождения) // Преподавание истории в школе, 2017, № 7. — С. 43-49.
  • Халаминский Ю. Митрофан Борисович Греков. М.: Искусство. 1956г. 140 с.

Сылтамалар үзгәртү