Минзия Насыйбуллина

Минзия Биктимер кызы Насыйбуллина (20 июнь 1948, БАССР, Бишбүләк районы – 5 апрель 2021, Башкортстан, Уфа) – биюче, Башкортстанның атказанган артисты.

Минзия Насыйбуллина
Туган 20 июнь 1948(1948-06-20)
Бишбүләк районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 5 апрель 2021(2021-04-05) (72 яшь)
Уфа, Россия
Һөнәре биюче
Эш бирүче Фәйзи Гаскәров ансамбле, Башкорт дәүләт филармониясе һәм Башкорт дәүләт академия драма театры

Биографиясе үзгәртү

Минзия Биктимер кызы Насыйбуллина (Ханнанова) 1948 елның 20 июнендә Башкортстанның Бишбүләк районы Чакмагыш авылында (хәзер ул авыл юк) дөньяга килгән. Кызга биш яшь тулганда, әтисе вафат була. Әнисе ике бала белән тол кала, шуңа карамастан, ул балалар йортыннан иренең беренче никахтан туган улын да тәрбиягә ала.

Минзия Насыйбуллина туган авылында 8нче класны тәмамлаганнан соң, күрше Ает мәктәбендә урта белем ала. Ары үзе укыган мәктәптә башлангыч класлар укытучысы булып эшли. Артист булырга хыялланган Минзия Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесына укырга керә, әммә матди сәбәпләр аркасында, ул читтән торып укуга күчә.

Эшчәнлеге үзгәртү

1965 елда Минзия Насыйбуллина Ает авылында клуб мөдире булып эшли башлый, ә 1966 елда район Мәдәният сараена методист һәм директор итеп тәгаенләнә. Сәләтле кыз үзешчәнлек түгәрәгендә шөгелләнүчеләр белән бик күп фестивальләрдә катнаша. Талантлы коллектив Самар, Чиләбе, Сембер шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясый.

1967 елда Уфада ике айлык курсларда укый һәм "Бию коллективының җитәкчесе" дигән таныклык ала. 1970 елда Минзия Насыйбуллина Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә, чөнки анда профессиональ артист булу хыялы шул кадәр көчле була. Сәләтле кыз театр факультетында укый башлаганда ук, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленә конкурс баруын ишетә һәм үзен сынап карый. Минзия Насыйбуллина комиссия карамагына башкорт халык биюе "Заһидә"не тәкъдим итә, ә аның өстендә Фәйзи Гаскәровның китабы буенча үзе теккән милли кием була. Кызның үзен ышанычлы тотуын, түземлеген һәм чибәрлеген кебек, Хашим Мостаев аны данлыклы ансамбльгә чакыра.

1971 елның 20 мартында, ВЛКСМ-ның 40-еллыгы исемендәге Мәдәният йортында ул беренче тапкыр самавыр белән «Шаян кыз» биюен башкара. 18 елдан артык биюче Минзия Биктимер кызының репертуарында «Килен», «Димче», «Кичен капкасы янында», «Ана образы» һ.б. биюләр бар.

Ф.Гаскәров исемендәге бию ансамбленең Советлар Союзында да, чит илләрдә дә уңыш һәм дан казануына Минзия Биктимер кызы да зур шактый зур өлеш кертә. «Килен», «Димче», «Бөрҗән кызлары», «Шаян кыз», «Курай моңы чакыра» кебек биюләрен Франция һәм Италиядә, Финляндия һәм Швейцариядә, Һиндстан һәм Маҗарстанда һәм башка илләрдә көчле алкышларга күмәләр.[1]

Минзия Насыйбуллина-Ханнанова 51 яшендә ансамбльдә биүдән туктый, әммә мәдәният өлкәсеннән читләшми. 1989-2002 елларда – филармонияда, 2002-2008 елларда М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында, ә 2008 елдан Ф.Гаскәров исемендәге дәүләт академиягә халык биюләре ансамблендә баш администратор булып эшли.

Казанышлары үзгәртү

Минзия Насыйбуллина-Ханнанованың ачык таланты союздаш республикалар дуслыгы фестивалләрендә берничә тапкыр билгеләп үтелә. 1989 елда Башкортстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.

Минзия Насыйбуллина-Ханнанова 2021 елның 5 апрелендә вафат була. Уфада Мөселманнар зыяратында җирләнә.[2] Балалары – кызы Чулпан Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, дизайнер. Улы Руслан да югары белемле - Уфа техник нефть университетын тәмамлаган, бокс буенча тренер.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-05-03, retrieved 2021-05-08 
  2. Дим буйҙары. Бишбүләк муниципаль районы гәзите. 29.04.2021, archived from the original on 2021-05-03, retrieved 2021-05-08