Мидхәт Яһудин
дәүләт, хуҗалык эшлеклесе
Мидхәт Яһудин (Мидхәт Гобәйдулла улы Яһудин яки Мигъдәт Яһүдин) – дәүләт, хуҗалык эшлеклесе, 1932-1937 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК / Тат ЦИК) президиумы рәисе.
Мидхәт Яһудин | |
---|---|
Туган телдә исем | Мидхәт Гобәйдулла улы Яһудин |
Туган | 1904 Сарытау өлкәсе, Яңа Әләзән авылы |
Үлгән | 1982 Ташкәнт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР ССРБ |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Мидхәт Яһудин | |
---|---|
ТатҮБК рәисе | |
Вазыйфада 1932 ел – 1934 ел | |
Аңа кадәр | Харис Моратхуҗин |
Дәвамчысы | Гомәр Байчурин |
Туган | 1904 Яңа Әләзән[d], Быково-Отрогское муниципальное образование[d], Балаково районы, Вольский округ[d], Түбән Идел крае, СССР |
Үлгән | 1982 Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1904 елда Сарытау өлкәсе Яңа Әләзән авылында туган. Казанда Кызыл гаскәрнең милли берәмлекләре өчен сәяси хезмәткәрләр әзерләүче Үзәк төрки хәрби-сәяси мәктәбен, Мәскәүдә ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм курсларын (1936), Кызыл профессура институтын (1938) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1927 елда Әгерҗе районы һөнәри берлекләренең район шурасы рәисе.
- 1928 Казанда 40- санлы (дары) завод фирка оешмасы комитеты сәркатибе.
- 1929-1932 ТАССР хезмәт халык комиссары.
- 1932-1934 Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе.
- 1935 елда Мәскәүгә чакыртып алалар.
- 1939 Мәскәүнең Дзержинский район мәгариф бүлеге уку комбинаты уку-укыту мөдире.
- 1939-1941 Дзержинский райкомы инструкторы
- 1941-1943 ВКП (б)ның Алдан округ комитеты бүлек мөдире урынбасары.
- 1943-1945 ВКП (б) Якутия өлкә комитеты лекторы.
- 1945-1947 Мәскәүдә читтән торып укулы югары фирка мәктәбе тарих укытучысы.
- 1947 елда Ташкәнткә китә. Лаеклы ялга киткәнче Ташкәнт югары уку йортларында укытучы булып эши. 1982 елда Ташкәнттә вафат.
Чыганаклар
үзгәртүТатарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
үзгәртү- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.