Маячный (Башкортстан)

авыл (Күмертау шәһәр округы, Башкортстан, Россия)

Маячный, Маяклы (баш.  Маячный, Маяҡлы , рус. Маячный) ― Башкортстанның Күмертау шәһәре шәһәр округы составына керүче торак пункт, авыл (1954―2004 елларда шәһәр тибындагы бистә). 1949 елда нигез салынган. 1953 елдан алып Күмертау шәһәре составында. Торак пунктта 2010 елда 3 075 кеше, 2002 елда 3 499 кеше, 1959 елда 5 023 кеше яшәгән.
ОКАТО коды — 80423804001. Торак пунктны формалаштыручы предприятие булып Маячный күмер разрезы тора.

Маячный
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Маячный авыл советы[d]
Административ-территориаль берәмлек Күмертау шәһәре шәһәр округы[d][2]
Халык саны 3075 (2010)
Карта

Топоним үзгәртү

Үз исемен торак пункт маяклар арасында урнашуы аркасында алган (маяклар ― күмер ятмалары нокталарының түбәләрендә торган корылмалар).

Тарих үзгәртү

Маячный төзелеше Куергазы районында соры күмер ятмасын үзләштерүгә бәйле 1949 елда башлана. Беренче төзүчеләр Николаевка[d] авылы янында, чишмә янында палаткаларда яшәгәннәр. Авыл идарәчесе вазифасында Д. К. Середа, төзелешнең баш инженеры вазифасында А. Шкловер була. Торак пунктны нигезләүнең сәбәбе ― Маячный күмер разрезын эшкәртә башлау.

Беренче кешеләр эшчеләр өчен махсус төзелгән баракларда яшәгәннәр.

1953 елдан алып Куергазы районы Күмертау шәһәр советына караган. 1954 елда шәһәр тибындагы бистә (эшчеләр бистәсе) статусын ала.

Бистәдә азык-төлек, хуҗалык, китап кибетләре, шулай ук клуб ачылган. Аннары котельная, балалар бакчасы һәм башка кибетләр төзелә. 1964 елда урта мәктәп бинасы сафка баса. Бистәдә хастаханә шәһәрчеге төзелә, анда хәтта күрше шәһәрләрдән дә дәвалану өчен киләләр.

1972 елда бистәдә Күмертау психоневрологик интернаты ачыла, бистә хатын-кызларының күбесе шунда эшли. 1975 елда элеватор төзелеше башлана. 1нче балалар йорты, 100нче СПТУ (хәзерге 100нче ПУ) ачыла, анда 20дән артык төрле һөнәргә өйрәтәләр.

2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ - территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә Маячный штб авыл торак пункты категориясенә кертелә.[3]. Әлеге закон нигезендә Маячный торак пункты чикләренә Николаевка авылы кертелгән.

1 нче маддә, 138 нче пункт.

Күмертау шәһәренең Маячный эшчеләр бистәсен һәм Күмертау шәһәренең Николаевка авылын бердәм торак пунктка берләштерергә. Маячный эшчеләр бистәсе исемен саклап калып, Николаевка авылын исәп мәгълүматларыннан чыгарырга.

Күмертау шәһәренең Маячный поссоветының Маячный эшчеләр бистәсен авыл торак пункты категориясенә кертергә, авыл тибындагы торак пункт дип билгеләргә. Маячный поссоветын «Маячный» атамасын саклап, авыл советы категориясенә кертергә.

Торак пункт 2006 елның 1 гыйнварында гамәлдән чыгарылган Маячный авыл советының админитратив үзәге булып торган.

Географик урыны үзгәртү

Күмертау шәһәреннән көньяк‑көнбатышта 18 км һәм Ермолаевка тимер юл станциясеннән көнбатышка таба 8 км ераклыкта урнашкан.

Ара [4]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]2010[10]
502346004744340134993075

Торак пунктта руслар, башкортлар, татарлар, чуашлар, мордвалар һәм башка милләт вәкилләре яши.

Дин үзгәртү

  • Чиркәү
  • Мәчет

Инфраструктура үзгәртү

  • 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • катнаш төрдәге «Маячок» 15нче балалар бакчасы
  • «Маячок» балалар клубы
  • «Калипсо» яшьләр ял үзәге
  • Балалар сәнгать мәктәбе
  • 1нче балалар музыка мәктәбе
  • Авыл китапханәсе
  • 7 кибет
  • «МАЯК ТВ» телекомпаниясе

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. ОКТМО
  3. Закон Республики Башкортостан от 21.06.2006 № 329-з «О внесении изменений в административно-территориальное устройство Республики Башкортостан в связи с образованием, объединением, упразднением и изменением статуса населенных пунктов, переносом административных центров».
  4. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  5. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  6. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  7. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  8. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  10. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү