Дама Һелен Миррен, тугандагы исеме Елена Лидия Василий кызы Миронова (рус. Еле́на Ли́дия Васи́льевна Миро́нова, Һелен Лидия Миронофф, ингл. Dame Helen Mirren, Helen Lydia Mironoff, 1945 елның 26 июле, Англия, Лондон, Чизуик) — рус тамырлы инглиз кино актрисасы. «Оскар», «Эмми», Канн кинофестивале премияләре лауреаты. Британия Империясе орденының дама-командоры.

Һелен Миррен
Helen Mirren
Фото
Һелен Миррен. Берлин, 2011
Туган исеме:

рус. Елена Лидия Васильевна Миронова

Туган көне:

26 июль 1945(1945-07-26) (78 яшь)

Туу җире:

Англия, Лондон

Гражданлыгы:

Бөекбритания Бөекбритания

Һөнәр:

киноактриса, режиссер, продюсер

Карьера:

1966х. в.

Бүләкләр:

Британия империясе ордены командоры«Алтын глобус» премиясе«Эмми» премиясе
Оскар премиясе
Канн фестивале премиясе һ. б.

IMDb:

ID 0000545

helenmirren.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1945 елның 26 июлендә Англиянең башкаласы Лондон шәһәренең Чизуик бистәсендә эшче гаиләсендә туган. Әтисе — рус, әнисе инглиз милләтеннән. 1950 еллар ахырында әтисе үзенең исеме — Василий Мироновны «Бэзил Миррен», кызының исемен «Һелен Миррен» итеп үзгәрткән. Һелен Саутенд-он-Си шәһәрендә кызлар мәктәбен, педагогика көллиятен, Лондонда драма көллиятен тәмамлаган.

1960 еллар ахырыннан сәхнәдә. Лондонның Король Шекспир труппасында Уильям Шекспир трагедияләре буенча куелган спектакльләрдә уйный. Репертуарында шулай ук Максим Горький, Антон Чехов, Иван Тургенев пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге рольләре дә бар. 2009 елда Майкл Һоффманның «Соңгы якшәмбе» фильмында Лев Толстойның хатыны Софья Андреевна Толстая ролен башкара.

Кино тамашачысына «The Queen» (тат. Корольбикә, 2007), «Caligula» (тат. Калигула), «The Cook, The Thief, His Wife & Her Lover» (тат. Ашчы, карак, аның хатыны һәм сөяркәсе, 1989) һ. б. фильмнардагы рольләре аша таныш. Яшьрәк вакытта ярым-порно фильмнарда да уйнарга туры килә.

1972 елда ел буе инглиз режиссеры Питер Брук белән дөньяның күп кенә үсеп килүче илләрендә яшәүче җирле халык, җиләк-җимеш җыючылар каршында чыгыш сый.

1984 елда Ирландия кинорежиссёры Пэт О'Коннорның «Cal» (тат. Кэл, Террорист көндәлеге) драмасында башкарган Марселла роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Канн фестивалендә җиңүче була.

2005 елда режиссёр Том Һуперның «Elizabeth I» (Елизавета I) фильмында башкарган Елизавета I роле өчен «Эмми» кинопремиясе ала.

2007 елда Англия кинорежиссеры Стивен Фрирзның «The Queen» (тат. Корольбикә, 2007) картинасында Елизавета II ролен башкарган өчен Оскар премиясе ала, шулай ук Венеция кинофестивале призына лаек була.

2012 елда European Film Awards (Европа киноакадемиясе призы) ала.

2013 елда Һолливудның Дан аллеясында шәхси йолдызы ачыла.

2013 елда Бөекбританиянең иң югары театр бүләге Laurence Olivier Award (Лоуренс Оливье премиясе) белән бүләкләнә.

Гаилә хәле үзгәртү

Ире (1997 елдан) — АКШ кинорежиссёры Тэйлор Һекворд (1944). Балалары юк[1].

Кызыклы факт үзгәртү

Британия Империясе орденының дама-командоры буларак, дэйм (сэр титулының хатын-кызларга карата әйтелә торган аналогы) титулына ия.

Әдәбият үзгәртү

  1. Июльдә кабынган йолдызлар. Һелен Миррен (Елена Миронова). «Сөембикә», 2010 ел, июль, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү