Ялгаш

Пинзә өлкәсендәге татар авылы

Ялгаш (рус. Большой Труев) — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы. Күзнәй районның өч зур татар авылы бер-берсенә орынып тора: Дәхтәрни, Ялгаш, Татар Кынадысы. Әле көнбатыштан Сембер өлкәсе ягында Курмаевка белән Черкели авыллары башлана.

Ялгаш
Карта
Ил Россия
Өлкә Пенза өлкәсе
Район Күзнәй районы
Координатлар 53°6'тн, 46°49'кнч
Халык саны 1775 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Рәсми сайт btruev01.narod.ru
Русча атама Бол. Труев

Ялгашта 2004 елда 506 йортта 1775 кеше яшәгән.

Авылны 1701 елда татарлар нигезләгән була.

Ялгаш Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ында тасвирлана.

Ялгаш урта мәктәбе 1971 елда төзелгән бинада эшли. Укучылар саны - 429, шул исәптән башлангыч сыйныфларда - 107, уртанчыларда - 220, өлкән сыйныфларда - 99 бала укый.[1]. Беренче сыйныфтан башлап татар теле укытыла.

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү