Югары Әләзән

Пинзә өлкәсендәге татар авылы

Югары Әләзән (рус. Верхний Елюзань) — Пенза өлкәсенең Городище районына керүче зур татар авылы. Городищедан 34 км ераклыкта урнашкан. Биредә авылны Аймбура дип йөриләр.

Югары Әләзән
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Верхнеелюзанский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Верхнеелюзанский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 3034 (2018)[2]
Почта индексы 442328
Карта

Авылда 2004 елда 819 йортта 3248 кеше яшәгән.

Югары Әләзәнне 1648 елда "чирек" татарлары нигезләгән. Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо – «түбән үзән каберлеге»н аңлата.

Авылда мәктәп, амбулатория, китапханә һәм тарихи мәчет бар (19 гасырда корылган).

Мәктәптә 2010/11 уку елында 378, 2012/13 уку елында - 354 бала укыды. Укыту рус телендә алып барыла, татар теле дәрес буларак кына керә. Башлангыч сыйныфларда уку-укыту бик авыр бара, чөнки балалар мәктәпкә бер сүз русча белмичә киләләр.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү