Дрейк бугазы (ингл. Drake Passage исп. Pasaje de Drake) — Утлы Җир архипелагы һәм Көньяк Шетланд утраулары арасында урнашкан бугаз. Җир шарында исеме булган бугазалар арасында иң киңе (820—1120 километр). Атлантик океанын Тын океан белән бәйли. Озынлыгы 460 км. Тирәнлеге 5249 метрга кадәр (иң сай урыны — 276 м). Көчле бураннар була. Кышын көньяк өлеше боз белән каплана; җәен бозтаулар күп. Бугаз шул юлдан 1578 елда йөзеп үткән инглиз диңгезче һәм пират Френсис Дрейк исеме белән аталган.

Дрейк бугазы
ингл. Drake Passage, исп. Pasaje de Drake
Дрейк бугазы Горн борыны күренеше.
Дрейк бугазы Горн борыны күренеше.
58°34′49″ ю. к. 62°54'34" кб. о. (G) (T)
Бәйләп тораТын океан, Скош диңгезе
ИлләрАргентина Аргентина
Чили Чили
Антарктида Антарктида
Киңлек800 км
Иң зур тирәнлек5249 м
Дрейк бугазы (Көньяк океан)
[[commons:Category: Drake Passage Викиҗыентыкта|Дрейк бугазы]] Викиҗыентыкта

Чыганаклар үзгәртү